Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә беренче тапкыр халык мюзиклы куела

«Борынгы шәһәр турында сага» мюзиклында бары тик шәһәрнең талантлы үзешчәннәре генә катнаша.

Ни генә әйтсәң дә, Әлмәт бик үзенчәлекле шәһәр. Кара алтын башкаласы булудан тыш, Европа стандартларына тиңләшерлек велосипедчылар һәм зур мегашәһәрләрдән калышмыйча үткәрелә торган сәнгать чаралары шәһәренә әверелеп бара.

Атна башында озакламый куелачак «Борынгы шәһәр турында сага» мюзиклы буенча «Нефтьче» китапханәсендә матбугат конференциясе булды. Мюзикл «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә куела. Оештыручыларның, авторларның сөйләүләренә караганда, тамаша шактый мавыктыргыч һәм кызык булырга охшаган. Беренчедән, ул татар тарихы, фольклоры мюзикл форматына салынуы белән үзенчәлекле булса, икенчедән, әлеге мюзиклда катнашучы алтмышка якын артистның берсе дә профессионаллар түгел. Тагын шуны әйтергә кирәк, мюзиклның идея авторы рус милләтеннән Виктор Полуполтинов. Ул композитор, «Татнефть» Хәйрия фондының музыкаль проектлары һәм Әлмәттәге автор җыры клубы җитәкчесе. Мюзиклның сценариен Мәскәү драматургы Ирина Волковая язган.

  • Мин Татарстанда, Әлмәттә туган, шунда яшәгән кеше буларак, Шүрәле дә, Су анасы да, Бичура да таныш. Татар моңы, көе дә миңа ят түгел. Музыкант кешегә болар барысы да якын. Әлеге милли темага мюзикл эшләү идеясе инде күптәннән, 20172018 еллардан ук бар иде. Ләкин пандемия башлану сәбәпле әлеге эшне бераз туктатып торырга мәҗбүр булдык. Бу идея белән «Татнефть» ААҖ генераль директоры Н.Ө Магановка, ул вакыттагы Хәйрия фонды җитәкчесе Р.Р. Маминга мөрәҗәгать иттек һәм алардан зур яклау таптык. Аларның хуплавы әлеге эшне ахырына кадәр башкарып чыгарлык канат куйды. Аннан мин Казанга киттем, анда коллегалар, режиссерлар белән сөйләштем. Шулай башланып китте, һәм менә нәтиҗәсен ай ахырында күрәбез. Минем өчен бу шатлыклы да, дулкынландыргыч та вакыйга, - диде Виктор Полуполтинов.

Спектакльне Казан яшь тамашачы театры режиссеры Лилия Нурель куя. Вокал юнәлеше белән, вокал буенча педагог, «Голос» студиясе җитәкчесе Екатерина Александрова, бию юнәлешендә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Апраксин җитәкчелек итә. Проектның хореографлары - «Алтын битлек» театраль премиясе номинантлары Мария һәм Марсель Нуриевлар.

Оештыручылар сүзләренчә, алар тамашачыларны сөендерү, спектакльне балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы итү өчен барысын да эшлиләр.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса