Әлмәт артистларыннан башка була алмый
Әлмәт театрының атказанган артисты Илсур Хәертдинов һәм артист Ләйсән Әхмәдиева халык яратып укыган әсәр геройлары булып танылдылар.
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Ватан 21» кинокомпаниясе белән берлектә, Теләче, Питрәч, Арча районы авылларында, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп, «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшерә.
Була бит ул шундый язучы, шундый әсәр, аны һич укып туеп булмый. Эчең пошканда да, шатланганда да, тик торганнан да укыйсың. Син анда үзеңне табасың, авторы белән дә, язганы белән дә «җеннәр килешә». Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты минем өчен шулай. Анда минем җанымның, күңелемнең бер өлеше саклана кебек. Минем өчен генә алай түгелдер ул. Күпләр өчен шулайдыр. Татар теленең тәмен, авыл кешеләренең яшәвен, бар булмышын яратып, чын табигый итеп башка беркем дә яза алганы юк кебек.
Мөхәммәт абыйның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча фильм төшерелә икәнен, һәм анда төп геройларны үзебезнең Әлмәт театры артистлары уйнаганнарын белгәч эчке бер рәхәтлек, горурлык кичердем. Беренчедән, М. Мәһдиевнең әсәре экранлаштырып, тарихта калырга лаек. Икенчедән, безнең артистлар үзләренең табигыйлекләре, һөнәри осталыклары белән югары кимәлдә йөри икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.
Бүген кинода төшмәгән Әлмәт артисты калмагандыр инде. Калса да, бармак белән генә санаулыдыр. Ә менә татар әдәбияты классикасына әверелгән М. Мәһдиев әсәрендә кинога төшү үтә дә нык җаваплылык сорый. Чөнки анда татарның җаны, рухы яши.
Фильмның режиссеры А. Далматов Әлмәт театрында Р. Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәрен куйган иде. Әлбәттә инде, режиссер буларак, ул кайсы артистның нәрсәгә сәләтле, нинди типаж икәнен карап күреп, өйрәнеп китә. Спектакль чыгарганда ук Әлмәт артистларын кастингка чакыра.
Урак урырга да өйрәндем
Шактый усал телле, ирен үзенчә яраткан, тормышны тартып бара торган Васфикамалның чалымнарын режиссер Ләйсән Әхмәдиевада күрә. Зәһәрлеге булмаса да, үзенең төс-кыяфәте, җор, шаян теле белән ул чыннан да М. Мәһдиев героена аваздаш.
- Әсәр искиткеч. Әлбәттә, мәктәптә укыган вакытта танышкан булсак та, яңадан укып чыктым. Кайбер көннәрдә шулкадәр авыр була иде. Авырлык кинога төшү, психологик яктан яки рольгә керә алмаудан түгел, ә ул чор хатын-кызының шулкадәр авырлык күрүләреннән. Аңа түзеп, шул авырлыкны җиңеп яши белүләренә сокланып та, аларны кызганып та елый идем. Йөрәк сыкрый. Ничек яши алганнар алар, хәзер шулай түзеп, сабыр итеп яши алучы юктыр, дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Ләйсән Әхмәдиева.
Әлбәттә, сәхнәдә уйнау бер хәл, ә кинога төшү икенче әйбер. Монда кызып, рольгә кереп яши башлауга туктатырга мөмкиннәр. Яктылык дөрес булмаска, яки чит тавыш эләгергә мөмкин. Кояш болыт астына керсә дә, машина узып китсә дә төшерү туктала. «Мондый вакытларда ничек яңадан рольдә яши башлыйсың?» – дип кызыксынам Ләйсәннән.
- Эмоциональ яктан авыр, катлаулы урыннар булганда, алай бүленгән чакта башкалар белән сөйләшмим, бер читтәрәк Васфикамал булып калам. Аның уйларыннан, кичерешләреннән чыкмыйм. Әлбәттә, бу бик авыр. Кайбер эпизодларны төшергәндә көне буе еларга туры килә. Ә инде ниндидер күңелле өлешләрдә туктарга туры килсә, ул вакытта шаярып-көлеп, җырлашып та алабыз.
«Дөньяда ике явыз булса – шуның берсе Васфикамалдыр... Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә. Уракта – беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сотый урганда Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сотый урып килде... Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал... Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты...»
(М. Мәһдиев. «Кеше китә – җыры кала»)
Менә шушындый Васфикамал булып яши безнең Ләйсән. Әлбәттә, бу зур һөнәри осталык, тырышлык, сабырлык сорый. Киноны диванда кырын ятып карау гына рәхәт. Ә тамашачы ышанырлык итеп яшәү күпкә авыр. Монда салкын яңгыр астында да, баш пешәрлек эссе кояш көйдергәндә дә эш тукталып тормый.
- Фильм апрельдә төшерелә башлады. Истә калганы коеп яңгыр яуды. Аяк асты юеш. Бөтенебез чабаталардан. Алар юешләнеп беткәч аларны киез итеккә алыштырдык. Кар да эреп бетмәгән иде. Без шул вакытта басуда капчыкларга тутырып икмәк ташыдык. Эчкә кадәр су үткән иде шул вакытта. Ике көн төшердек. Толыпларга кадәр юешләнеп беткән иде, – дип искә төшерде Ләйсән Әхмәдиева.
Бүгенге техника заманасында үскән буын өчен урак уру, көлтә бәйләү кебек эшләр экзотик хезмәт кебек. Ә артист кешегә барысын да өйрәнергә кала. Әле бит Васфикамал ул ударница, иң алдынгы. Аңа начар эшләргә ярамый.
- Урак урырга да өйрәндем. Башта бик кызык иде. «Җиңел икән» дип башлаган идек. Без ул күренешне кичкә кадәр төшердек, кичкә кадәр урак урдым, диде Ләйсән, көлеп. Әйе, аңа Мөхәммәт абый язган авыл тормышын үз җилкәсендә татырга насыйп була.
Монда да агач аяк
Шулай туры килә, дистә ел буена бер театрда эшләгән, әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Илсур Хәертдиновны режиссер Васфикамалның юаш ире Хәкимулла роленә тәгаенли.
Һәр ике артист та М. Мәһдиевнең теленә соклануларын яшермәделәр. Әлбәттә, әсәр кино өчен язылмаган, диалоглар аз. Шуңа да сценарий авторларына, актерларга авторның халыкчан телен югалтмыйча, гади итеп аралашуны корырга кирәк була.
- Кино төшерү процессына берничә тапкыр Мөхәммәт абыйның кызы Гәүһәр ханым килде. Ул прозаны киносценарий иткәндә автор теленә беркадәр үзгәрешләр керүен аңлап, бик лояль кабул итә, диде Илсур, Мөхәммәт абый әсәренең теле турында сүз чыккач.
Илсур Хәертдиновның Хәкимулласы сугыштан агач аяк белән кайта. Мондый геройны аңа Х. Сарьян әсәре буенча куелган «Агыйделнең аръягында» спектаклендә уйнарга туры килгән иде. Ходаем, бу аягын кая яшереп йөри икән дип кызганып та, сокланып та караган идем. Ә кино бит бер спектакль генә түгел. Бер эпизодны гына да ничә дубль төшерергә кирәк.
- Аяклар оеп, кан йөрми башлагач, бераз ял иттерәм. Чөнки аяк артка тарттырып бәйләп куелган. Агач протезларда йөри-йөри тезләр суелып, канап чыга. Монда бит артык уйнап ташларга да кирәкми. Ул гади дә, чын тормышчан да булырга тиеш. Спектакльдә образга бер кергәч, шулай бер тында уйнап чыгасың. Ә кинода гел башка. Монда образга керәсең дә, туктарга туры килә. Андый вакытларда мин кеше белән сөйләшмим, аралашмыйм, шул образымда яшим. Әлбәттә, ул авыр. Ләкин башкача мөмкин түгел. Фильм төшергәндә ул бит рәттән бармый. Я ул ахыры була, яки башы. Шуңа күрә син образыңны югалтмыйча саклап калырга тиеш. Үз-үзеңне тоту, сөйләшү манерасы, гадәтләр... Бер эпизодны төшергәндә бер кеше, икенче өлештә ул башкага әйләнергә тиеш түгел. Минем кинода төшә торган бөтен кирәк-ярак үзем белән машинада йөри, агач аяк та. Мин үземне ике гаиләгә яшәгән кебек хис итәм кайчакта.
«Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде.... Тагын бераз уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады... Хәкимулла гарьләнеп үксеп-үксеп елый иде»
(М. Мәһдиев. «Кеше китә – җыры кала»)
Төп образларның икесендә дә безнекеләр. Бер-береңне якыннан белгән, бер коллектив артистларына кинода партнер булып уйнауның, әлбәттә, үзенең уңай һәм кыен яклары буладыр.
- Кыз урлау күренешендә Васфикамалны күреп гаҗәпләнү минем өчен бик авыр бирелде. Ничә ел буе бергә эшләгән коллеганы күреп, кеше ышаныр дәрәҗәдә гаҗәпләнергә кирәк бит, дип елмаеп куйды ул. – Аннан ул эпизодны төшергәндә шундый нәрсә булды: без егетләр белән иртәнге өчләр тирәсендә кыз урларга барабыз. Ат арбасына элеккеге агач тәгәрмәчләр куйдылар. Атларны куалап чаптыра гына башлыйбыз, тәгәрмәчләр чыга да арба салулап китә. Әллә ничә тапкыр шулай булды. Мин әйтәм, «болай итеп урларга калса, мәңге урлап булмас иде». Чөнки кайсы авыл егетләре күрә торып кыз урлатсыннар инде ул вакытта.
Әйе, кеше ышансын өчен, беренче чиратта аңа үзең ышанырга кирәк. Ә алар булдыралар. Әлеге әсәр искиткеч, чын, халыкчан. Монда бит уйнарга ярамый. Монда яшәргә кирәк. Спектакльдә «уйнау» дигән төшенчә бар. Анда спектакль уйнала диелә. Ә бит кино уйныйбыз дигән кеше юк. Анда бары тик яшәргә кирәк. Үзең уйный торган герой калыбына кереп, эреп бетәргә.
Фильм төшерүнең тагын бер үзенчәлеге – монда төрле театрлардан җыелган актерлар командасы эшли. Бу да үзенә күрә бер тәҗрибә мәйданчыгы. Бу хакта И. Хәертдинов болай ди:
- Монда искиткеч колектив тупланды. Камалдан да, Кариев, Тинчурин, Әлмәт, Минзәлә, Актаныш театрларыннан да артистлар катнаша. Алар белән партнер булып уйнау үзе бер зур мәктәп. Артистлар да шулкадәр дөрес сайланган дип карап торасың. Заһрие да, Шәйхи карт та, башкалары да нәкъ менә Мөхәммәт абый язганча. Ул рольдә башка артист була да алмый кебек.
Бүген татар театрлары да, татар киносы да, телебезне, милләтебезне саклап калуның бер чарасы. Ләкин бит артистлар театрдан китеп, үзләренең ял вакытларында эшлиләр. Әлбәттә инде, монда театр җитәкчелеге дә әлеге эшнең кирәклеген аңлап, фильмда төшүче артистларга хәерхаһлы була.
Фильм төшерү әле декабрь айларына кадәр сузылыр дип көтелә. Чөнки Мөхәммәт абыйның әлеге әсәре шактый күп вакыт аралыгын колачлый. Бүген инде фильмның яртысы төшерелгән, диләр артистлар. Әле алда эш җитәрлек. Булып торсын. Чөнки кинода төшү артистларны сәнгатьнең башка юнәлешендә тагын бер баскычка югары күтәрә. Безнең артистларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә тарихта үзләренең лаеклы урыннарын алачак. Ә бүгенгә әле эш дәвам итә.
«...Кызарып таң ата. Әнә Ташлытау юлы. Ташлытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр-чабып таң атканда Васфикамалны алып кайтканнар иде... Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде...»
Фильмның режиссеры – Александр Далматов. Проектны төшерүдә «Хыял» продюсерлык үзәге катнаша. Фильмның премьерасы 2025 елның гыйнварында «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күрсәтеләчәк. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Барлыгы 20 серия булыр дип көтелә, әмма аларның саны артырга да мөмкин.
Сериалга танылган артистларны гына түгел, җирле халыкны да җәлеп иткәннәр. Фильмда – 100 гә якын театр актеры, ә массакүләм күренешләрдә 200 гә якын кеше катнаша.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа