Фәридә Исмәгыйлева: Тарихта беренче тапкыр татар мюзиклы эшлибез
Әлмәт театры соңгы елларда республикада гына түгел, ә Россия театрлары арасында исеме телдән төшми торган театрга әйләнде.
Кино сәнгате киң колач белән халыкка барып ирешә башлагач, театр үз асылын югалтыр, модасы бетәр дигәннәнр. Юк. Чөнки театр ул башка дөнья, ул мәдәнилекнең иң югары баскычы булып кала бирә.
Кайда гына бармасыннар, безнең театрыбыз бөтен җирдә дә көтеп алына. Быел театр 80 нче юбилей сезонына әзерләнә, яңа сезонны яңа баш режиссер Сардар Тагировский белән ачып җибәрә. Гадәттәгечә, һәр сезон тамашачыларны нинди дә булса яңалыгы белән шатландыра. Шул уңайдан, без, театр директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттек. Ул театрның юбилей сезонына планнары белән таныштырды.
-Әлмәт театры үзенең 80 юбилей сезонына аяк басты. 7 август көнне артистларыбыз җыелды, труппа белән очрашу узды. Яңа баш режиссерыбыз Сардар Тагировский килде, яңа сезонга бурычлар куелды. Бу инде безнең традиция. Хәзерге мизгелдә юбилей уңаеннан фильм төшерелә. «Театральная Россия» дигән проектка кереп без театрыбыз, шәһәребез турында фильм әзерлибез. Хәзер бик актив рәвештә төшерүләр бара.
Узган ел без лабораторияләр үткәргән идек. «Umora лаб» комедияләр лабораториясендә 3 эскиз күрсәтелде. Пермьнан режиссер Дмитрий Огородников Масур Гыйләҗевнең «Мисс гүзәллек» комедиясе буенча эскиз эшләгән иде. Шуны без репертуарга алдык. 15 августа безгә Дима һәм аның иҗат төркеме килә. Без хәзер бик актив рәвештә репетицияләр башлыйбыз.
Бер үк вавкытта баш режиссер А.Тагировскийның тренинглары бара. Безнең театр урнашкан бина, аның тарихы, эшчәнлеге турында иммерсив спекталь әзерлибез. Шуның буенча актив эш башланды. Бина 1960 елда аякка басытырылган шәһәрдәге бердәнбер купшы мәдәният йорты. Ул тарихта Нефтьчеләрнең техника йорты буларак билгеле. Менә анда нәрсәләр булган, ничек яшәгән... Үзе 1944 елда оешса да, шәһәрнең җаны, географик, тарихи үзәге булган бу бинада без – Әлмәт театры 90 елдан. Әлеге бинаны күпләр хәзер театр бинасы дип кенә белә. Ләкин ул алай түгел. Без, ул бинаның тарихын казып, актарып, кешеләр белән очрашып бик күп материал тупладык. Бу бик истәлекле бина. Шуның турында С.Тагировский иммерсив спектакль әзерли. Драматургия нигезен Равил Сабыр яза.
Ә иҗат сезонын без 23 августта шәһәр паркында ачык һавада «Татраль җомга» проекты белән ачабыз, җәй белән саубуллашабыз. Аннан 1 сентябрьдә нефтьчеләр бәйрәмендә катнашабыз. 19, 20, 21 сентябрьдә яңа «Мисс гүзәллек» комедиясе белән стационар сезон ачыла. Бу әле «рабочий» исеме. Режиссер килгәч ничек булыр. Аның буенча әле фикерләшәбез. Һәм 21 сентябрьдә «Җил артыннан» спектаклен уйнап, 23 Алла бирсә юлга кузгалабыз. Без Новороссийскига, диңгез буенда «Татральная гавань» фестиваленә чакырулы. Анда «Җил артыннан» белән инде икенче тапкыр катнашабыз. Безне бик хөрмәтләп чакыралар. Без 28 сентябрь көнне фестивальне ябачакбыз һәм Новороссийск муниципаль театрының юбилеенда катнашачакбыз.
Аннан кайтуга казах режиссеры Алебек Гамербек улының репетицияләре дәвам итәчәк. Ул Р.Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьессасы буенча спектакль әзерләде. Аның премьерасына прогоннар эшләргә кирәк. Премьераны 11, 12 октябрьдә дип торабыз. Анысы сезонның икенче премьерасы булачак. Һәм 31 октябрьдә театрның 80 еллык юбилей кичәсе. Аңа әзерлек бара. Аны үзебезнең актерлар эшли. Үзебезнең каләм тибрәтүче актрисабыз Резедә Хәертдинова сценариясен яза, үзебезнең актерыбыз Динар Хөснетдинов куя. Узган сезонда Д.Хөснетдинов Резедәнең «Киңәш кирәк» спектаклен чыгады. Аларның иҗади тандем барлыкка килде. Алар икесе дә Илдар абый Хәйруллин укучылары. Икесе бер курста укыдылар. Берсе яза, икенчесе куя. Шул ук вакытта алар безнең әйдәп баручы актерларыбыз. Бина тарихы буенча иммерсив, кызыклы спектаклебезнең премьерасы 17 ноябрьгә билгеләнде. Ул якшәмбе көннәрендә булачак. Якшәмбе көнне ике сеанс уйнаячакбыз. Көндез һәм төнлә. Анысы яшьләр өчен булыр инде.
Хәзерге вакытта театрда, бигрәк тә тамашачылар өчен, үзгәртеп кору эшләре бара. Бөтен фотографияләрне, портретларны, күргәзмәләрне алыштырабыз. Тамашачыларга кызык булсын, карар әйбер күп булсын өчен яңа инсталяцияләр ясыйбыз. Шуны уйлыйбыз. Уйлыйбыз гына түгел, без инде аны эшлибез.
Безнең арт-простанрство бар, музей белән берләштерелгән. Бик кызыклы җир ул. 30 тамашачыга исәпләнгән. Анда без ике елда 5 проект әзерләдек. Артистлар үзләре эшлиләр аны. Үзләренең тормышыннан, башларыннан кичкән хәлләр, театраль байкалар, искә алу кичәләре. Бик кызыклы әйберләр бар анда. Шуларны хәзер без чәршәмбе көннәрендә репертуарга керттек. Ул мәйданчык һәр антанада чәршәмбе кичке 6да эшләячәк. Элек без пәнҗешәмбе, җомга, шимбә зур сәхнәдә уйный идек. Ә хәзер без чәршәмбе көнне арт-пространствода уйныйбыз, якшәмбе конне без иммерсив спектакль тәкъдим итәчәкбез. Шулай эш күбәя.
Аннан балаларга яңа ел спектакле әзерләргә кирәк. Декабрьдә бездә «Снежность» балалар фестивале үтә. Энҗе Сәйфетдинова СТД степендиясе откан иде. Ул променад спектакль әзерли.
«Россиянең кече шәһәрләре театрлары» грант премиясе ияләре буларак январь аенда «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле белән Мәскәүгә «Театр нации»га чакырулы. Анда 20 январьда чыгыш ясыйбыз. Ул инде безнең өчен гадәтигә әйләнде. «Кече шәһәрләр театрлары» фестивальләрендә без 9 тапкыр катнаштык. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә үтә. 5 тапкыр гран при алдык. Андый хәл фестиваль тарихында булганы юк.
Республика театрларына үзебезнең З.Туишева исемендәге премия тапшыруны дәвам итәчәкбез. Һәм ноябрь аенда Гали Кәримович Хөсәеновны искә алу кичәсе үткәрәбез. Аңа 105 яшь булыр иде. Ул театрның алтын чорын билгеләгән шәхес, Әлмәт театрының баш режиссеры. Ул Д.Кузаевалар чоры, «Ай булмаса йолдыз бар»ны чыгару, Туфан абыйның аның белән бергә Тукай премиясе алган чор. Безнең өлкән буын артистларыбыз аны бик сагынып искә алалар, яраталар. Ул бик яхшы режиссер һәм телевидениеның да баш режиссеры булган. Аның күргәзмәсен ясыйбыз һәм ТЯГ белән берлектә Илзира Юзаева белән тапшыру әзерлибез дип сөйләштек. Аның шәхси әйберләрен инде безгә Казанда килене тапшырды.
«Рухият» программасы белән бергә китаплар презентациясе әзерлибез. Ул безнең елда уздыра торган чара. Быел «Рухият» нәшриятында безнең Әлмәт театрының китабы чыга. Ул фотоальбом - китап. Хәзер шул китапны әзерләүнең соңгы этабына кердек.
Махсус безнең өчен үзе язылган «Җиләкле җәй» комедиясе белән бу сезонда И.Зәйниев көтелә. Илгизне 25 елның беренче квартылында, март-апрель айларында.
Тимур Кулов белән сөйләшүләр бара. Материал әле сайлана. Алга таба Җиңүнең 80 еллыгына бер проект күздә тотыла.
Һәм без тарихта беренче тапкыр Сардар Тагировский белән татар мюзиклы «Сабантуй»ны эшләмәкче булабыз. Әлегә менә шулар. Сезне театрыбызда көтеп калабыз, хөрмәтле тамашачыларыбыз!
Рәфкать Шаһиев
Фото: Әлмәт театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа