Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы делегациясе Чечняга Сабантуйга 1 тонна баурсак алып барды

30 июньдә Әлмәт районы Чечен Республикасы башкаласы Грозныйда «Сабантуй» татар милли бәйрәмен тәкъдим итте.

Бәйрәм мәйданчыгында татар ишегаллары, милли һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе, тематик мастер-класслар,  милли көрәш, спорт-күңел ачу уеннары узды.

Моннан тыш, кунаклар татар милли ризыкларыннан ләззәт ала һәм иң зур самовардан чәй эчә алганнар. Ә бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары катнашында концерт узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов Сабантуйны әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бәйрәмне оештыру зур көч таләп итте. Бу чараның иң югары дәрәҗәдә узуына үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт!», – дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса