Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт Сабантуенда Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак

Әлмәттә Сабантуйны ничек уздырачаклары билгеле булды.

Бәйрәм 9 июньдә узачак. Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм 9:00 сәгатьтә башланачак. Үзәк мәйданда көрәш башланачак.

10:00 сәгатьтән интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак.

11:00 сәгатьтән Үзәк мәйданда Татарстан Дәүләт камера хоры катнашында театральләштерелгән программа үткәреләчәк. Бәйрәм кунаклары алдында танылган җырчы Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү планлаштырыла. Әлмәттә Сабантуйны бәйрәм итүнең  программасы белән афишада танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса