Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Авыл җирлегендә эшләү - иҗатка яңа сулыш өрү ул

Җырлы-биюле Габдрахман авылы мәдәният йортын яшь аккордеончылар җитәкли.

Авылдагы авыр тормыштан арып шәһәргә киткәннәрнең балалары хәзер янәдән ата- баба нигезенә кайта, яисә шау-шулы шәһәр тормышыннан арып табигатькә, җиргә тартыла.

Консерватория тәмамлаган белгечнең, башкаланы калдырып, авыл җиренә мәдәният йорты директоры булып кайтуы, әлбәттә, гайре табигый. Әйе, хәзер авылга яшьләр кайтмый түгел, тик аларның белгечлеге нигездә авыл җирлегенә бәйле була. Монда исә югары сәнгать.

Моны белгәч, мин Айдар әфәндегә шалтыраттым. Аларның бик тырышып «Балкыш» конкурсына әзерләнгән көннәре икән. Шулай да, репетициядән соң, редакциябезгә кереп чыгарга вакыт тапты.

Әлмәндәр карт әйткәндәй,«жибадурдай» шәп гәүдәле яшь ир-ат озак көттермәде, елмаеп-балкып килеп тә җитте.

- Айдар, башкала тормышын, андагы сәнгатькә тартылган балаларны ташлап ничек авылга кайтасы иттегез?
-    Габдрахманга нәсел бәйләнеше булмаса да, инде 12 ел  әти-әни  шунда яши. Консерватория тәмамлаганнан соң хатыным белән икебез дә Казанда музыка мәктәбендә эшләдек. Ләкин Габдрахман авылына белгеч кирәк дигән игъланны күргәч, тормыш иптәшем белән киңәштек тә авылга кайтырга булдык. Бу безнең үзебезгә дә яңа сулыш, яңа формат, үзебезне иҗатта, оештыру, җитәкчелек эшендә сынап карау өчен кызыклы булды. Аннан, мондагы мөмкинлекләр, белгечкә мөнәсәбәт бер генә дә Казаннан кайтыш түгел. «Туган авылым» Хәйрия фонды һәрдаим ярдәм итеп тора. Моның өчен Шәфәгать Фахразовичка, гомумән безнең һәр башлангычыбызны куәтләп торган авыл җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Айдар шулкадәр дәртләнеп, ашкынып сөйли. Йөзендә елмаю, күзендә очкыннар уйный. Ярты елдан артык эшләү дәверендә тирә-күрше авыллардагы коллегалары белән дә уртак тел табуына куана ул.

-    Авыл җирлегендә эшләү минем өчен үзе бер яңалык, үзе бер ачыш. Миңа калса, без үзебез белән ниндидер яңалык алып килербез дип ышанам, өметләнәм. Авыл- да милли сәнгатьне классик югарылыкка күтәрү, авыл яшьләрен бу юнәлешкә тарту, - ди Айдар.

Айдар Рәфис улының үзенең кулыннан килмәгән эше юк. Аккордеоннан тыш ул барабаннарда да, гитарада, башка коралларда да уйный.

Инструменталь ансамбль өчен уен кораллары алырга да Ш. Тәхаветдиновның ярдәме бик зур була.

-    Элек Габдрахманда «Даямихис» төркеме эшләгән. Хәзер шул проектны яңартырга ниятләдек. Анда йөргән өч кеше бар әле. Ул проект яңадан эшләп китәр дип өметләнәбез, - дип тагын бер проект планы белән уртаклашты ул.

- Габдрахман элек-электән үзенең бию ансамбле белән дан казанган авыл. Айдар, бу юнәлештә эшләр ничегрәк тора?
- «Авылым йолдызлары» ансамблендәге биюче өлкән апалар инде безнең бик осталар. Алар башкаларны да өйрәтергә мөмкиннәр. Әлбәттә, ансамбльгә яңа сулыш, яшь көчләр кирәк. Хореограф безгә Кәшердән килеп йөри. Әлегә бу да начар түгел, рәхмәт аңа. Ләкин киләчәктә үзебезнекен булдыру тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки балалар бакчасыннан, мәктәптән өйрәтә башларга, коллектив тупларга кирәк.

Ярты ел әллә ни күп тә түгел. Ләкин шул вакыт эчендә инде шактый эшләр эшләргә өлгергәннәр. Ничә еллар буена төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алып килгән габдрахманлылар үз югарылыкларын төшермәскә тыры- шалар.

- Бүген ниндирәк планнар белән яшисез, Айдар?
- Язгы кыр эшләре башлануга агитбригада җыябыз. Алла бирсә, 9 Май бәйрәменә зур концерт әзерләү планда. Чөнки бу бәйрәм бүген бигрәк тә зур мәгънәгә ия. Алга таба инде безнең Сабантуй. Июль аенда бездә республикакүләм Ветераннар слеты узачак. Август аенда исә, бик зурлап, авылның 295 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Әлбәттә, эшләр күп, зур, масштаблы. Тик миңа һәрвакыт ярдәм итәргә торучылар бар. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Гамир улы Мифтахов та, ветераннар советы рәисе Җәмилә Әгъзамовна да үзләренең киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашып торалар.

- Айдар, музыка бит гадәти кешеләр өчен ял, күңел ачу, ә сезнең өчен ул эш. Сез үзегез ничек ял итәсез?
- Менә инде ничә ел өйгә кайткач музыка тыңламыйм. Музыкадан ял итәм. Габдрахманда яши башлагач, буш ва- кыт йорт тирәсендә, бакчада уза. Җирдә эшләргә, төрле рассадалар үстерергә бик яратам. Ул тынычлык бирә.

Аннан соң эш төрен алмаштыру җанга да, тәнгә дә файда. Ә төнлә, яткач, баш бер дә эшләүдән туктамый. Әллә нинди проектлар, планнар, хыяллар. Аларның һәркайсы тормышка аша торган. Чөнки янәшәдә минем бөтен баш- лангычымны куәтләп, гел ярдәм итәргә әзер торган тормыш иптәшем бар. Шулай ук район мәдәният идарәсе дә гел ярдәм кулын  сузарга тора. Гомумән, Габдрахманда эшләргә дә, яшәргә дә күңелле. Чөнки «Туган авылым» Хәйрия фонды авылга яшәү сулышы өреп, илһам биреп тора.

 

Рәфкать Шаһиев
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса