Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Монда Фәхрине генә үтереп ташламадылар...

Әлмәт театры тагын беренче. Безнекеләр тамашачыларны сөендерүдән, шаккатырудан туктамыйлар. Бөтен нәрсәгә беренчеләрдән булып тотыналар һәм, һәрвакыттагыча...

«Фәхрине үтереп ташладылар» - беренче татарча киноспектакль. Әлмәт театры шулай «мөгез чыгарудан», яхшы мәгънәдә, куркып тормый. Р. Сабырның шул исемдәге романы бәйгедә җиңеп, укучылар арасында шактый уңай фикерләр тудыргач, авторы зур оешма вәкиле дә булгач, ниндидер ачыш ясау кызык та бит. Мондый эшкә тотынырга батырлык кирәк, әлбәттә.

Театрның директоры, бер үк вакытта сәнгатьне тирән белүче һәм кайгыртучы Ф. Исмәгыйлевага афәрин диясе генә кала.

Романнан киноспектакль ясау, әлбәттә, җиңел түгелдер. Тамаша ике өлеш-тән - бүгенге көнне чагылдырган артистларның сәхнәдәге уеныннан һәм 1990-2000 еллардагы студент яшьләр тормышын, милли күтәрелешне чагылдыручы фильмнан тора.

Сәхнәдә дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз уйный. Премьераның беренче көне булгангадыр, башта тамаша эләктереп китә алмады. Артистларның уеннары да шактый ясалма, беркадәр пародия сыйфатында күренде. «Буржуй» да (А. Мифтахов), «Сансыз» да (Р. Әхмәдиев) рольләренә кереп китә алмый тордылар кебек. «Штирлиц» кына гадәттәгечә һавалы булуы белән тизрәк рольгә керде. Бәлки инде «Сансыз» белән «Буржуй»ның сәхнәдә булуы беркадәр тынычлык өстәгәндер. «Санчо» да (Ф. Сафиуллин) робот урынына гына хәрәкәтләнде һәм болар шактый сузылды, бик сүлпән барды. Ләкин бу башлангыч өлештә генә. Актерлар рольләрендә иркенләп яши башлауга тормыш җанланып китте, интрига да арта төште. А. Мифтахов-«Буржуй»ның мескен дә, көлке-бичара да битлек артындагы явызлыгы чагылып китә. Гомумән, ул үзе этикеткасы алынмаган чиста яңа кәчтүме кебек күренсә дә, эче күптән асыл сыйфатын югалткан инде. Р. Әхмәдиев һәр роль саен ниндидер яңалык эзли, бер шаблоннан качарга тырыша. Бу шактый уңышлы килеп чыга. Юан корсактан шуып төшкән чалбарын еш кына күтәреп куюы, әллә артист табышы, әллә чыннан да чалбар төшеп интектерде, ничек булса да урынлы булды. «Сансыз» да, «Буржуй» да бик вак детальләр аша үз образларын баета алганнар. Атлап йөрүләре, басып торулары, мимика - барысы да режиссер белән артистларның уртак табышларыдыр.

Ә менә «Штирлиц» алай вак детальләр белән вакланып тормый.  Р. Мөхәммәтҗановтагы беркадәр табигый һавалык роленә ятып тора. Ул образын зур адымнар, киң штрихлар, буяу пумаласын курыкмыйча селкеп-селкеп тудырган. Студент чактан ук бик шома егет асылын югалтмаган. Матур сөйләп катыга утырту сәләте яшьтән. Куркак, ләкин судан коры чыгарга күнеккән. 

Әлеге өч «дус»та нинди дә булса да җан бар. Ә менә Ф. Сафиуллинның «Санчо»сы гел дә җансыз. Ул чын робот. Аңарга мыскыллы үч алу тулган. Бернинди белеме булмаган карак югары белемле, «дипломлы җинаятьчеләр»гә суд ясый. Җыр-моңга бай Ф. Сафиуллин әлеге ролендә яңа яктан ачылды. «Санчо» үзе турында бик зур фикердә. Хәтта өстәл башындагы креслога да башкаларны утырт-мый. «Анда бик зур кеше утыра» дип кисәтеп куя. 

Э. Сәйфетдинованың Диләрәсе физик яктан гына инвалид коляскасына утыртылмаган, ә бөтен җаны гарипләнгән хатын.

Җаны-тәне, тышкы кыя-фәте таушалган, тапталган хатынның сөйләшүе дә тышкы кыяфәтенә, халәтенә туры килә. Артист рухы сындырылган хатынның эчке халәтен оста итеп тышкы якка да чыгара алды. Аны битарафлык баскан, ул инде шатлану түгел, кайгыра-борчыла да белми. Спектакль ахырында Галимҗан Зөлмәтне үтергәндә генә җан керә кебек Диләрәгә. Сүзе дә бик аз, хәрәкәте дә булмаган Диләрәне Э. Сәйфетдинова үзенең торышы, тышкы кыяфәте белән оста ача алды.

Баштарак тышкы кү-ренеше белән тамаша Т. Миңнуллинның «Миләү-шәнең туган көне», «Хушыгыз» пьесаларын хәтер-ләтте. Шулай ук дуслар булып бетмәгән дуслар, араларында бөтенесен дә гашыйк иткән бер хатын-кыз... Ләкин монда хәлләр катлаулырак булып чыкты. Әйтергә кирәк, режиссер буларак Динар Хөснетдинов үз алдына куйган максатын җиренә җиткереп үти алган.
Сәхнәдә бүгенге тормыш. Ә канлы аракыга кушып антлар эчелгән яшьлек кино экраннарында, югарыда. Анда шат йөзләр, якты хыяллар, ак өметләр. Милләт, тел турында, дуслык турында эчкерсез сөйләшүләрнең ничек итеп буш сүзгә әверелүе, ясалма хисләр, ясалма яхшылык, ясалма дуслык артындагы матур хисләрнең тапталуы, фәхеш, уйнаш, сатлык, икейөзлелек чагыла. 

Романны укыганда М. Мәһдиев, Ф. Сафиуллина, В. Гыйззәтуллина кебек шә-хесләрнең дә булуы әсәргә чынлык, документальлек өстидер. Тик документаль булмаган тамашада аларны күрү бераз гына икеле уйлар калдырды. Бәлки алар чын исемнәре белән әйтелмәсә яхшырак булмасмы дигән фикер туды.

Кино өлешенең режиссеры Александр Далматов. Әлеге тамаша яңа форматта эшләнгән булса да, кино һәм спектакль бер-берсенә бик яхшы керешеп китә. Театрдагы 40 тан артык артист катнашуы гына да зур вакыйга. Тамашачының карашы, фикере бүленеп калмый, вакыйгалар бербөтен кабул ителә. Бу - режиссерлар буларак А. Далматов белән Д. Хөснетдиновның уңышы. 

Гомумән, Д. Хөснетдинов үзенә бирелгән дәрәҗәле исемнең хаклыгын тагын бер кат раслады. Сәхнәдә күренмәсә дә, экранда тулыканлы, чын Кадыйр-«Профессор» булып яшәде. Эре планда күрсәтелгән йөзендәге ихласлык, ышану, әрнү, сагыш, җан бәргәләнеше, сабырлыгы һәм заяга узган гомере өчен Зөлмәт кулы белән үч алуы бик табигый иде. Монда Фәхрине генә үтереп ташламадылар, тормышның төбеннән күтәрелгәннәр милләтне дә, телне дә, намусны, дуслыкны һәм тагын бик күп нәрсәләрне үтереп ташладылар. Әлбәттә, һәркем үзенә тиешле җәзасын алды да кебек, ә кояш барыбер чыкмый калды.

Беренче «коймак» булса да, киноспектакль төерле булмады. Тамашачыларның басып, артистларны алкышларга күмүе күп нәрсә турында сөйли. Мин язганнар әле диңгездәге бер тамчы гына. Моны барып карарга кирәк!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса