Киңәш кирәк. Җавапны үзегез эзләгез
«Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән бөек Тукаебыз. Әлбәттә, заман белән бергә атлаган театр үз максатына тугры кала бирә.
Андагы һәр спектакль тамашачыны уйландыра, елата, көлдерә. Шулай булсын. Тамашачы залдан битараф чыкмасын.
Әлбәттә, никадәр тамашачы булса, фикерләр дә шул-кадәр төрле. Узган елны төгәлләгәндә театрыбызның яшьләре тарафыннан тамашачыга тәкъдим ителгән «Киңәш кирәк» спектакле (пьеса авторы Р. Хәертдинова, реж. Д. Хөснетдинов) шактый кызыклы да, каршылыклы да фикерләр тудырды. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз?
Һәр яңа премьера Әлмәт театры артистлары тарафыннан рухландыра, сокландыра, көлдерә, елата, уйландыра без тамашачыны. «Киңәш кирәк» спектакле тагын да яңа юнәлеш, кызык вакыйгаларга бай булды, тормыш-яшәеш белән кайнап торды. Бигрәк тә тамашачы фикере белән үрелеп баруы ошады. Тамашачы киңәшне башкача бирсә, спектакль башка борылыш алачак. Ул вариантны да карыйсы килү теләге белән кайтып киттек.
Чишелешен кызык уйлап тапканнар. Ни белән төгәлләнер икән дип, вариантлар уйлап утырган идем. Көтелмәгәнчә булды. «Сораулар күп. Киңәш кирәк. Җавапны үзегез эзләгез!» икәнен аңладык.
Телефоннан аерыла алмаган тамашачыга «аерылмыйча торырга» мөмкинлек бирүләре дә кызыклы алым. Безнең театр гел ниндидер көтелмәгән яңалыклар тәкъдим итеп кенә тора. Молодцы! Креатив фикер осталары. Яраткан артистларыбызны карап ял иттек. Динар, Резедә, афәрин! Алда да иҗади уңышлар сезгә. Миләүшә Таһирова
Молодцы, булдырганнар. Бик нык ошады. Барлык артистлар да бик матур уйнадылар. Алга таба да зурдан-зур уңышлар, тулы заллар телим. Гөлия апа, Кәшер
Спектакль бик ошады. Камалларны да уздырганнар. Көчле, талантлы яшь артистлар бүгенге көнүзәк мәсьәләне заманча формалаштырып, тамашачага уйланырга урын калдырып җиткерә алдылар. Уйлый белгән кешегә уйланырлык урын бар. Яңа формат күңелгә бик якын булды.
Бик күңелле спектакль. Барысы да үз рольләре белән таң калдырдылар. Раушания Фәйзуллина исә сәхнәдә яши. Аңа уйнарга да кирәкми. Матур, мәгънәле спектакльләр белән тамашачыларны шатландырып торсыннар. Рәшидә
Спектакль искиткеч. Рә-хәтләнеп ял иттек. Яшь-ләрнең киләчәктә югары дәрәҗәләргә ирешү мөмкинлекләре күренеп тора. Ә Раушания ханым, һәрвакыттагыча, супер! Минзилә Габидуллина
Искиткеч матур уйнадылар. Куелышы да ошады. Резедәгә афәрин дибез. Гомумән, рәхәтләнеп елмаеп, көлеп утырдык, ял итеп кайттык. Галимне генә бераз гадиләштергәннәр. Монысы Зәрия Габдулловна белән минем фикер. Башкаларга ошарга да мөмкин. Тамашачы залдан яхшы кәеф, күтәренке күңел белән чыкты. Алда да зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, шәп рольләр телим. Гөлия Җамалиева
Без тормыш иптәшем Зилә белән Әлмәт татар дәүләт драма театрына бик еш һәм теләп йөрибез. Бер генә премьераны да калдырганыбыз юк, «Киңәш кирәк» спектакленә дә бардык.
Артистлар үзләренә би-релгән рольләрне тамаша-чының күңеленә барып җитәрлек итеп, җиренә җиткереп башкардылар. Яңарак форматта куелган тамаша комедия буларак барып чыкты кебек. Ә менә ике көнгә меңнән артык татар тамашачысы караган бу спектакль кайбер сораулар тудыра.
Беренче пәрдәдә үк артистлар авызыннан «Нигә кирәк ул татар теле, барыбер бөтен җирдә татарлар да русча сөйләшә» дигән фикер әйтелде. Икенче пәрдәдә татар егетенә кияүгә чыккан рус кызы Оксана үзенең иренең әтисе белән әнисенә ошар өчен татарча өйрәнергә тели. Залдан киңәш сорап, тамашачыларның телефоннарына хәбәр килә: «Татарча өйрәнергәме, әллә аерылышыргамы?» Сорашуда катнашкан 32 кешенең 26 сы «Татарча өйрәнергә» дип җавап бирә. Татар телен өйрәнергә ниятләгән Оксана татар теле белгеченә мөрәҗәгатъ итә.
Вакыйгалар шулай итеп куела, бу белгеч Оксанага «йокы» дигән сүздән башка сүз өйрәтә алмый. Бу, минем уйлавымча, Оксана өйрәнергә теләмәгәннән түгел, ә авторларның фантазиясе. Ә татар теле «белгече» рус кызына татар телен өйрәтү урынына: «Зачем тебе нужен татарский язык, какая разница на каком языке говорить», - дип нокта куя. Бу сүзләр йөзәрләгән татар утырган татар дәүләт драма театрының тамаша залында яңгырый. Мин бу тамашаны үзебезнең туган телебезне яклап, башка милләт кешеләрен дә телебезне өйрәнүгә өндәп тәмамланыр дип көткән идем, ә ул киресенчә булды.
Кадерле милләттәшләр, без үзебез дә сизмичә әкрен генә урыслашып барабыз. Әле соң түгел, туган телебезне саклап калу безнең үзебездән генә тора. Онык-ларыбыз, балаларыбыз белән туган телебездә сөйләшик, бергәләп татар телендә китаплар укыйк, татарча кинолар карыйк, яхшы эчтәлекле спектакльләргә йөрик. Күпмедер еллар узгач шул балалар үзләренең туган телләрен белүләре белән горурланырлар һәм сезгә рәхмәтләрен белдерерләр.
Илгиз Хәйдәров, Яңа Нәдер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа