Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында «Бәхетле гаилә— еллар белән сынала» чарасы узды

Матур чара Елховой авылы музеенда узган.

Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее «Бәхетле гаилә— еллар белән сынала » дигән чара үткәрде. Бу чарага авылның иң мөхтәрәм гаиләләре килгән иде. Алар олы җанлы, бүгенге көндә яшь буынга үрнәк булып, төрле яклап ярдәм итеп, яшь гаиләләр белән бер йортта торучы кадерле өлкән буын кешеләре. 

Елховой

 

 

елховойНәзмиев Дамир абый белән Гөлчәчәк апа бергә 52 ел гомер кичергәннәр. Бүген алар уллары Ленар һәм киленнәре Нәзирә белән бер йортта, оныкларын үстерешеп, аларны аякка бастыручы, инде оныкчыкларының якты дөньяга аваз салганын көтүче, бәхетле парлар. Сез үзегезне гаиләдә ничек хис итәсез дигән сорауга, алар: -  “Әле кичә генә өйләнешкән кебек”- дип җавап бирделәр.

елховой

Зигашин Мәҗит абый белән Нурия апа , бергә 44 ел гөмер кичереп, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.Бүгенге көндә икесенең дә  күзләрендә нур балкып тора. Аларның җаваплары: "Бәхет дигән төшенчәне кеше үзе тудыра, ул бер елда гына барлыкка килми. Бәхет еллар узган саен күбәя, арта бара",- диләр. Гаилә әгъзалары үзләрен бәхетле итеп хис итәр өчен кулга – кул тотынышып, берсен- берсе аңлап,ярдәмләшеп яшәргә тиеш диеп саныйлар.

елховой

Бу чарада, бик озак еллар  бергә матур гөмер кичереп, парын югалтучы, ялгыз әби – бабайлар да бар иде. Әмма алар берсе дә мин бәхетсез димиләр, чөнки бәхет төшенчәсен алар бергәләшеп татып,үзләренең ярларын икенче дөньяда  яңәдән кавышканчы диеп озатканнар,  бүген исә чын күңелләреннән балаларына, оныкларына бу катлаулы тормыш юлларын ничек җиңелерәк үтәргә, һәм башка барлык туган сорауларга үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, үзләренең кирәклеген тоеп, кадер – хөрмәттә яшиләр, дип яза чараны оештыручылар.

Чарада катнашучылар үзләре пешереп килгән, гаиләре  өчен хас булган, яратып ашый торган сый- хөрмәтләрен дә күрсәтәләр. 

елховой

 

 

 

 

елховойелховой

Фото: Елховой авылы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса