Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт яшүсмерләре Татарстанны Мәскәүдә «Беренчеләр хәрәкәте» II бөтенроссия съездында тәкъдим итте

Бөтен Россиядән 1100 делегат килгән.

29 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Мәскәүдә "Беренчеләр хәрәкәте"нең II съезды уза. Ул бөтен Россиядән 1100 делегатны җыя. Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә 19 яшүсмер китте, шуларның икесе Әлмәттән. Бу Молдаванова Лика һәм Турсунов Тимур.

Делегатларның төп утырышында «Беренчеләр хәрәкәте»уставына үзгәрешләр кертү турында фикер алышалар. Мәсәлән, хәрәкәткә керү яшен 25 яшькә кадәр күтәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, съездда укучылар һәм студентлар мотивацион дискуссияләрдә, очрашуларда, стратегик сессияләрдә, интерактив лекцияләрдә һәм мастер-классларда (мәсәлән, дроннар белән идарә итү һәм яңа идеяләр тудыру,  телеканалларда эшләү буенча) катнашалар. Алар Президент Администрациясе җитәкчесе беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Финанс министры Антон Силуанов һәм башка күпләр белән шәхсән танышачак.

Съездда катнашучыларның беренчеләрдән булып хәрәкәт проектлары белән танышу һәм аларны сынап карау өчен уникаль мөмкинлеге булачак. Алар әдәби кафеда булачаклар, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс узачаклар, һөнәр турында VR-клипларда төшәчәкләр.

Съездда катнашучыларны шулай ук ВДНХ буенча экскурсия программасы көтә. Алар "Россия" халыкара күргәзмә-форумында катнашачаклар, анда илебездә яшәүче барлык халыкларның милли мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачаклар. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса