Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яңа лауреатларны атаячаклар

Шәһәр хакимиятенең фронтовик язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия булдырганына быел төгәл 30 ел була.

Бу мәртәбәле бүләк Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ул вакыттагы җитәкчесе, шагыйрь, композитор Разим Вәлиуллин тырышлыгы белән эшләнгән иде. Беренче лауреатлар арасында Клара Булатова, Рәис Нәгыймов, Нур Әхмәдиев һ.б. булуы әлеге премиянең никадәр дәрәҗәле икәнен күрсәтә. Бүгенге көнгә әлеге премиягә төбәгебездә яшәп иҗат итүче 200 гә якын әдәбият-сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре лаек булды.

Әлеге премия традицион рәвештә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, Шигырь бәйрәмендә тапшырыла иде. Кайбер сәбәпләр аркасында ул 2022 елда тапшырылмады. 2023 ел премиясен исә Рафаил Төхфәтуллинның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган зур чарада тапшырырга карар кылынды.
Узган атнада район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова җи-тәкчелегендәге комиссия премиягә кандидатларның эшләре белән танышып чыкты. 

2022 елда әлеге премиягә «Җәмәгать эшчәнлеге» номинациясе буенча Гөлия Җамалиева, Лилия Мирвәлиевалар, «Сәнгать» номинациясенә «Яшьлек» инструменталь ансамбле, журналистика буенча Эльвира Харрасовалар тәкъдим ителгән иде.

Комиссия лауреатларны һәр ике елга аерым карарга дигән фикергә килеп, 2023 елда тәкъдим ителгән түбәндәге кандидатларның эшләрен карады. «Әдәбият» номинациясендә Резедә Хәертдинова, «Сәнгать» буенча Рамил Аксенов, «Журналистика» номинациясендә Светлана Мишанова һәм «Җәмәгать эшчәнлеге»ндә быел да ике кандидат - Наталья Беляева һәм шәһәрнең Р. Төхфәтуллин исемендәге китапханә коллективы тәкъдим ителделәр.
Рафаил Төхфәтуллинны искә алу кичәсенә бүгенге көндә исән-сау булган барлык лауреатлар да чакырулы. Һәм, алда әйтелгәнчә, яңа лауреатларны да без шул кичәдә күрә алабыз. 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса