Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Ленинградның фашист блокадасыннан азат ителүенә сиксән ел тулуга багышланган бөтенроссия квесты узды

Ленинград блокадасы-илебез тарихында иң куркыныч һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе.

Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана, ә 1944 елның 27 гыйнварында тәмамлана. Соңгы мәгълүматлар буенча, ул миллионнан артык кешенең гомерен өзгән һәм туган җирне саклаучыларның тиңсез батырлыгы символына әверелгән.

24 гыйнвада яшьләр үзәгендә Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә сиксән ел тулуга багышланган бөтенроссия квесты узды.

Анда шәһәр мәктәпләреннән 10 нчы сыйныф укучыларының җыелма командалары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты.

Һәрбер укучы блокаданың коточкыч вакыйгалары, бу вакыттагы кешеләрнең тормышы турында күбрәк белде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса