Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы авылында гаилә елына багышланган чара узды

Россия Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Шуңа бәйле рәвештә, Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеенда чара узды, аның максаты-авыл халкының игътибарын гаилә кыйммәтләре, традицияләре мәдәниятен тәрбияләүгә, саклауга һәм ныгытуга җәлеп итү.

Әлеге чара барышында «Гаилә самоварлары» күргәзмәсе оештырылды һәм кунаклар чакырылды, аларның ирләре һәм балалары Ватаныбызны саклый.

музейГаилә зур мәхәббәт белән башлана. Барлык кунакларны бер нәрсә берләштерә-алар гаилә бәхете һәм иминлеге формуласын яхшы беләләр, бу аларга ирләре белән 20 елдан 55 елга кадәр тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә мөмкинлек бирә. Аларның очрашуны көтүе, хәрби ирләренә һәм балаларына карата чиксез мәхәббәте соклану уята.

музей

Киленнәр һәм аларның каенаналары чара барышында үз тәҗрибәләре белән теләп уртаклаштылар, гаилә тормышыннан кызыклы һәм күңелле очраклар сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр дип хәбәр итә Елховой авылы музее хезмәткәрләре.

Чара самовардан чәй эчү белән тәмамланган. 

 

 

Фото: Елховой авылы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса