Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ул әле дә Яланаяклы кыз

Әлмәт театры йолдызы - Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Әйләнә сәхнә... Юк, сәхнә түгел, ә шулай хәтер йомгагы тәгәри икән. Мәйсәрә, Шәфәкъ, Сәрби, Баян-сылу, Алиман, Зөһрә, Расиха, Рашель, Ольга, Хәмдия, Талия...  Туктагыз, кая сез? Сез бит мин, минем яшьлегем...

Игътибар иткәнегез бармы икән, җәйнең кыл уртасында басу өстендә үтәкүренмәле дулкын пәрдәсе хасил була. Кояш нурларында ул салават күперенең бөтен төс-ләре белән балкып китә, тик бервакытта да үзенең нәфислеген югалтмый. Ул да шундый. Тормышта да, сәхнәдә тудырган рольләре дә.

Без аның белән театрдагы грим бүлмәсендә очраштык. Зур, ягымлы елмайган мөлаем күзләр. Һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән затлылык, зыялылык, тыйнак-лык бөркелеп тора. 

- Җиң сызганып эшли торган чагында килсәң икенче. Хәзер инде чор да үткән, заманы да үткән. Сиксән бит ул, әстәгъфирулла, бик күп сан бит инде, - диде ул, елмаеп.

Юк, аның өчен бу әле бер дә күп түгел. Чөнки ул бик бәхетле артисткаларның берсе. Аңардан бервакытта да яшьлек, яктылык, елмаю китмәде.  Һәр уйнаган роле тамашачыда яшәү көче, сөю-ярату хисләре уятты. Бик күпләр аның кебек киенергә, ул тудырган образлар кебек булырга хыялланып яшәде.

- Мин үзем тормышта кызык кеше түгел. Бар юморлы кешеләр, бар нык талантлы кешеләр. Мин үземне ул яктан кызыклы кешедер дип күрмим. Безнең директорыбыз бар иде, Фазыл Хәйретдинович. Менә шул, тормышта бер нәрсәсе юк, ләкин сәхнәгә чыкса, күзем ала алмыйм, дип әйтә торган булган.

Әйе, ул  чыннан да сәхнәдә башка берәүгә әверелеп, тормыштагы Луиза икәнен онытып яши белә торган сирәк талантларның берсе. Сиксән еллык тарихы булган театрның 62 елы Луиза Миргазиян кызы Солтанова исеме белән бәйле. Алты дистәдән артык ел эчендә ул үз исемен, яраткан тамашачысын булдырган шәхес. 

- Яшь чагында гел төп рольләрне башкара идем. Алар бит гел тәртипле иде-ләр. Язылуы да шулай булды, тормыш законы да шундый булды. Без әйбәт кешеләрне күрсәтергә тиеш идек. Шуңа күрә, рольләреңне, аларның характерларын ничек кенә аерырга тырышсаң да, анда билгеле бер охшашлык барлыкка килә. Мин характерлы рольләрне көтеп алдым. Тормышта булмаган характерны шунда чыгарганмындыр дип уйлыйм.

- Сезне тамашачы саф, чиста, самими героиняларны башкаручы артистка итеп кабул итә. Әшәке, явыз геройларны уйнарга туры килдеме Сезгә?

- Гали Кәримович кил-гәч, миңа характерлы рольләр бирә башлады-лар. Ш. Хөсәеновның «Әни килде»сендә Расиханы бирделәр. Моның өчен мин бик рәхмәтле. Авылларда бит инде гомер буе кереп өйрәнгән квартирлар, хуҗалар. Алар инде мине шундый яхшы, матур рольләр белән генә беләләр. «И яраттык та инде, апаем», дип кенә торалар. Расиханы уйнаганда минем партнер Т. Кичүбаев иде. И уйныйбыз инде рәхәт итеп. Менә бит шул Расихадан соң яратмый башладылар. «Апаем, бу кадәр начардыр дип уйламый идек без сине», дип, күзеңә карап, битеңә бәреп әйтәләр. Шулкадәр кыен. Халык менә шулай ышана иде. Ул нинди ышану заманы булгандыр. Артист хезмәтенең ул вакыттагы авырлыкларын халыкның шулай яратулары оныттыргандыр дип уйлыйм. Авыллардан безне елап озаталар иде. Хәзер бит андый нәрсә юк.

Ул рольләргә бай артистка. Мәхәббәт геройлары да, үсмер кызлар да, карчык-лар да бар аның иҗат сандыгында. Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә үсмер кыз Талияне уйнауга, режиссер аңа А. Гыйләҗевның «Әгәр бик сагынсаң» әсәрендә Мәдәния әбине бирә. 

«Образга керә алмый аптырадым. «Ничек инде мин өлкән кешене уйный алыйм?» - дип, ризасызлык белдергән идем. Әби күлмәге киеп, башыма яулык япкач кына рольгә кереп киттем», -  дип искә алды ул.
Луиза ханымның күз-ләренә, йөзенә сагыш йөгерде. Карашы каядыр билгесезлеккә, дөресрәге, үткәндә калган кабатланмас яшьлекле бер авыл клубына юнәлде.

- Берсендә шулай бер авылда спектакль уйныйбыз. Клуб шыгрым тулы. Артта инде басып, стенага сөялеп карыйлар. Бер яшь хатын күкрәк баласы белән килгән. Спектакль карый, үзе баласын имезә. Безнең дә яшь чак, залда кем утыра, шуны күзәтәбез. Теге бала имгән дә йоклап киткән, әни кешенең күкрәге асылынып тора. Ул аны сизми дә, белми дә, дөньясын онытып спектакль карый. Хәзер бит болай бирелеп караучы сирәк. 

Шуңа да бүгенге яшь артистлардан бик күп әйбер сорала. Алар җырлый да, бии дә, сөйли дә белергә тиеш. Аларның пластика да, хәрәкәт тә матур булсын. Тамашачыны ышандырып үзенә каратсын да. Аларга бик авырга туры килә. Ләкин безнең яшь артистларыбыз бик талантлы. Алар барысын да булдыралар.

Луиза ханым үзен онытып бүгенге яшьләргә күчте. Күзләре янәдән балкып, яктырып китте. Яшьлеккә соклану, аларның осталыкларына табыну, театрны талантлы яшьләрнең алга таба алып барулары, яшәтүләре, яшәртүләре бе-лән горурлану иде бу.
- Бүгенге яшьләр бик сәләтлеләр. Ходай аларга бу заманның кодрәтен бирә. Без дә җырладык та, биедек тә, әмма бу кадәрле пластика белән шөгыльләнү юк иде. Яшьләр шуны күтәрәләр, эшлиләр. Аллага шөкер, театрга безне алыштырырга заманча итеп уйный торган яшьләр килде. Театр үсештә булырга тиеш. Гел элеккечә генә булса, театр бетәчәк, тамашачы килмәячәк. 

Театрда һәр актер, һәр режиссер, директор бары тик яхшы булсын дип кенә эшли. 
Әйе, бүгенге белән үт-кәнне чагыштырсаң, исең китәрлек. Икешәр ай юлда узган гомер, салкын клуб-ларда уйнаулар, аларга ничек түзгәннәрдер.

Ире - Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев белән гомер буе бер сәхнәдә алар. Ике малай тәрбияләп үстерәләр. Сәнгатькә, сәхнәгә мәхәббәт, тамашачыга тугрылык бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 
Үзешчән түгәрәктән 18 яшендә профессиональ сәхнәгә яланаяклы кыз булып чыккан Луиза Солтанова бүген дә халык күңелендә һаман шул Гөләндәм, Та-лияләр булып яши. Аңа картлык кагылмый, аңа картлыкның көче җитә торган түгел.

Рәфкать Шаһиев

Белешмә 
Луиза Солтанова 1944 елның 18 гыйнварында ТАССРның Азнакай районы Банки-Сукаеш авылында туа. 1962 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1971 елда ТАССРның атказанган артисты исеме, 1981 елда ТАССРның халык артис-ты исеме бирелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса