Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сабыйның тәүге мизгеле - фотосурәтләрдә

Гаилә елына аяк бастык. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора.

Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы чылбыр гына түгел, гомумән, кешелекнең киләчәге ул. 

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык ар-та. Гомумән, яңа кешенең дөньяга килүе һәм беренче тапкыр аваз салуы үзе бер могҗиза. Әлеге мизгелләр һәрбер ана күңелендә тирән саклана. Шушы көннәрдә редакциябезгә кунакка килгән фотограф Диләрә Альберт кызы Эстрина белән шул турыда сөйләшеп утырырга туры килде. Яңа туган бала белән ананың беренче очрашуын, әйтеп бетергесез хис-кичерешләр белән тулы бәхетле мизгелләрен фотосурәтләрендә яктыртучы һөнәр иясе ул. Чаллы кызы, телевизион журналистикада ун еллап эшләгән. Фотограф россиякүләм бәйгеләрдә катнашып җи-ңү яуларга өлгергән. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте тарафыннан оештырылган конкурста «Тере эмоцияләр» номинациясендә җиңгән. «Милли проектлар: Татарстан-2021» фотоконкурсында беренче урынга лаек булганнан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Диләрә Эстринаны Россия парламентында фотокүргәзмә белән чыгыш ясарга чакыра.

Узган елны фотограф Балаларны яклау көне кысаларында үзенең «Туу тарихы» («История рождения») проекты белән Дәүләт Думасында чыгыш ясый. Диләрә үзенең эшчәнлеген быелдан Әлмәт бала тудыру йортында дәвам итә. 

Тормыш иптәше - баш табиб урынбасары, акушер-гинеколог Алексей Григорьевич Эстрин. Яшь гаилә әле Казаннан Әлмәткә күптән түгел генә күченеп килгән.  
- Аңлаганыгызча, ирем белән мин бер дулкында (көлә). Ул кайда - мин шунда инде. Ике балабыз бар. Әйтсәм әйтим инде, баламны да ул таптырды. Кече кызымның дөньяга килү мизгелләрен телефон камерасына үзебез төшердек.

Чаллыдан Казанга килүебезгә дә күп вакыт узмаган иде әле, иремне Әлмәткә эшкә чакырып алдылар. Инде күнегеп барабыз кебек. Шәһәр ошый. Шау-шулы Казанга ияләнеп бетә алмаган кебек идем. Аннан соң минем нәсел тамырларым моннан бит. Бабам гомере буе нефтьче булып эшләгән, шушындагы зиратларның берсендә  җирләнгән. Әнием шушы Әлмәт бала тудыру йортында дөньяга килгән. Ирем акушер булганлыктан, демография өлкәсенә кагылышлы сорауларны еш кузгатабыз. Бу өлкәдә чыннан да проблемалар бар. Хөкүмәтебез аны чишү юлларын эзли, бу уңайдан төрле программалар да эшли, шул исәптән яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, медицина заманча үзгәрешләр кичерә, бала тудыру йортлары ремонтлана.  Боларны без көн дә массакүләм мәгълүмат чаралары аша да ишетеп, күреп торабыз. Ләкин шуны онытырга ярамый, нәрсә генә дисәң дә, бала алып кайту-кайтмау турында карар гаиләдә хәл ителә бит. 

Минемчә, иң мөһиме бүгенге көндә әти-әниләргә сабыйларның ни дәрәҗәдә могҗиза, никадәрле  кадерле булуларын төшендерүдер. 

Әгәр дә мин үзем ясаган фотосурәтләр аша шуны төшендерә алам икән - мин үземне дөрес юлда дип саныйм. Таныш-белешләрем арасында фотосурәтләр урнаштырылган альбомымны актарып утырганда «эх, мин дә шушындый сабый алып кайтыр идем» дип беренчегә, икенчегә һәм хәтта өченчегә дә нарасый алып кайтучылар бар, әлбәттә. Көтеп, сорап алынган сабыйлы гаилә - иң бәхетлесе, иң ныгыдыр дип уйлыйм мин. Бала тудыру йортында аналарның һәм балаларның бәхетле мизгелләренә тере фотосъемка ясау белән мин 2018 елдан бирле шөгыльләнәм. Чаллының перинаталь үзә-гендә фотога да төшердем, видео да ясадым. Аннан соң мин ЗАГСлар белән дә тыгыз элемтәдә эшлим. Яңа гаилә хасил булганнан соң, яшь парлар залда урнаштырылган фотосурәтләргә игътибар итсеннәр, бала алып кайту турындагы хыялларын тизрәк тормышка ашырсыннар дигән максатта башкарыла бу. Баштарак бу эшемә гаҗәпләнүчеләр, аптырап караучылар да  булды. Аннары, фотоларны игътибар белән караганнан соң, аларның ни дәрәҗәдә кабатланмас икәненә төшенделәр. Әлбәттә, менә мин фотограф, хатын-кыз бала тапканда шулай керәм дә төшерәм дигән сүз түгел бит ул. Һичшиксез, һәрбер фотосъемка алдыннан медицина күзәтүе узарга, үзеңне мораль һәм эмоциональ яктан әзерләргә кирәк. Хирурглар сыман стериль медкостюм кию дә сорала. Күргәнегезчә, фотолар табигый кара-ак форматта. 

Карыныннан чыккан баласын күргән ананың гаҗәпләнүе, аны беренче тапкыр күкрәгенә якын китерүе, баланың карашы, үз-үзен тотышы - кире кайтарып булмаслык мизгелләр бит. 

Менә гыйнвар аеннан, аллага тапшырып, үземнең эшчәнлегемне Әлмәт бала тудыру йортында дәвам итәм. Чаллылылар, казанлылар инде мине күптән белә, әлмәтлеләр белән дә матур гына эшләрбез дигән уй-теләк бар. Фотоальбомым сайтымда бар. Андагы фотолар әти-әниләрнең ризалыгы белән куелган. 2024 ел - Гаилә елы һәрбер кешегә бәхет алып килсен, сабыйлар да күп тусын, тормыш шулай матур гына дәвам итсен, - дигән теләкләрен юллады Диләрә Эстрина.

Амин, шулай булсын, ниятләрең изге - эшең дә уң булсын, Диләрә! 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса