Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Музейның чишмә башында алар торган иде

Бүген татар, мөселман дөньясында Ризаэддин Фәхреддин исемен белмәгән, аның турында сөйләмәгән кеше юктыр.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе эшләп килә, шәһәрдәге урам, Үзәк мәчет аның исемен йөртә. Туган авылы Кичүчатта мемориаль музее уңышлы гына эшли. 

Бар иде вакытлар, киң җәмәгатьчелеккә гомумән ул исем таныш түгел иде. Белгәннәре дә галим-го-ләмә, әдипләр, журналистлар һәм туган авылында хәтерләрендә туганлык җепләрен саклаган туган-тумача, нәсел-ыру кешеләре.

Быел күренекле якташыбыз, мәгърифәтче галим, дин белгече, мөхәррир, әдип Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулды. Аның мирасын халыкка җиткерүдә музейның һәм нефтьчеләребезнең ярдәме бик зур. 

Ә бит чишмә башын моннан төгәл 40 ел элек галимнәр Марсель абый Әхмәтҗанов белән Әнвәр абый Хәйруллиннар ачып җибәргәннәр иде. Шуннан әкренләп чишмә юлы ки-ңәйде, көчәйде. Галимнең 130 еллыгын билгеләп үтәргә дә Казан галимнәре килә. 
1991 елда галимнең кызы Әсма ханым Шәрәфне эзләп тапканнан соң, аның мирасын туплау, музей булдыру теләге тагын да ныгый төшә. Без фәкыйрегез әлеге теләкне галимнең авылдашы - фотограф, журналист Сәмдун Фәрхетдиновка җиткерә, аны Ә. Шәрәф белән күрештерә. Әкренләп булачак музейга материаллар, фотодокументлар туплана башлый. Әлеге эштән авыл халкы да читтә калмый. Һәркем кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. Китапханәче Г. Бикмучева, укытучылар коллективы һәр экспонатны бөртекләп җыялар. Ул вакытта Әсма ханым һәм Арслан Шәрәфләр белән бик якын элемтәдә торуым музейга галимнең беренче шәхси әйберләрен, кулъязмаларын алып кайтырга мөмкинлек бирде. Мәктәпнең бер бүлмәсендә туплана башлаган экспонатлар әкренләп хәзерге музей бинасына күчә. Ул вакытка инде шактый кыйммәтле материаллар туплана башлаган иде.
«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе тырышлыгы белән музей ачыла. 

Музейның беренче рәсми директоры итеп Гөлүсә Хөснуллина билгеләнә. Аның тырышлыгы белән музей тагын да байый, бик күп уникаль, мәдәни һәм әдәби яктан кыйммәтле мирас туплана, галимнең нәсел-нәсәбе белән элемтәләр урнаша. С. Фәрхетдинов үзенең эзләнүләрен дәвам итә, фәнни консультант дәрәҗәсен башкара. Музей үзенең тулы көченә эшли башлый. 
Бүген инде музейны да, Р. Фәхреддинне дә, аның директорын да беләләр. Бу бик куанычлы хәл. Тик хәтер бит ул учак кебек. Аны сүндермәс өчен күмерләрен әйләндергәләп, утын ташлап торырга кирәк. Бүгенге көндә гөрләп эшләп торган музейның чишмә башында кемнәр торганын да онытырга кирәкми. Чөнки үткәнен белгәннең генә киләчәге бар.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса