Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Күренекле галимгә багышлап

Әлмәт хезмәт ияләре, җәмәгатьчелек үзләренең якташы, күренекле татар мәгърифәтчесе, дөнья күләмендә танылган зур галим, язучы һәм журналист Риза Фәхретдиновның тууына 125 ел тулу юбилеен киң билгеләп үтте.

Риза Фәхретдин улы Фәхретдинов 1859 елның 12 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Чын мәгънәсендә  энциклопедист-галим Риза Фәхретдинов үз гомерендә 145 китап бастырып чыгарган. Бер «Шура» турында гына да 700 дән артык, үз чорының башка бик күп газета-журналларында меңнәрчә фәнни мәкалә бастырган. Болардан тыш аның әле матбугатта басылмаган зур күләмле 40 том кулъязмасы, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы архивында 12 том кулъязмасы, СССР Фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институтының  Ленинград бүлеге архивында һәм аерым кулларда бик күп кулъязма-китаплары сакланып калган.

Галим Япония һәм АКШ, Һиндстан һәм Германия, Кытай һәм Франция, гарәп илләренең атаклы галимнәре белән хатлар алышып, танылган совет галимнәре - академиклар  А.Н. Самойлович, В.В. Бартольд, Ю.И. Крачковскийлар белән якын мөнәсәбәттә торган. 

22-24 гыйнвар көн-нәрендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты М.И. Әхмәтҗанов, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы секторы фәнни хезмәткәре  Ә.Н. Хәйруллин, СССР Язучылар союзы члены, шагыйрь Роберт Рәкыйпов галимнең туган яклары - Әлмәт районының Мәмәт һәм Кичүчат авылларында булдылар, авыл халкы һәм җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрделәр. Риза Фәхретдиновның тормыш һәм иҗат юлы турында М.И. Әхмәтҗанов, галимнең иҗтимагый карашы һәм әдәби-фән мирасы турында Ә.Н. Хәйруллин сөйләде. 

Очрашуларда «Октя-брьнең 50 еллыгы» совхозының партком секретаре Р.Г. Шакиров, Мәмәт авыл Советы башкарма комитеты председателе  А.Х. Хаҗиәхмәтова, совхоз управляющие Н.З. Шәйхаттаров, мәктәп директоры Г.М. Галиева иптәшләр катнашты.

Шундый ук очрашу Әлмәт язучылар оешмасында да оештырылды. Очрашуда язучылар, шагыйрьләр, Әлмәт драма театры артистлары, шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары катнашты.

Рәкыйп Чокалый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса