Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык җырыннан ул мәгънә эзли

Шундый кешеләр була тормышта, алар кояш, яктылык, чәчәкләр кебек башкаларны үзләре янына тартып, дәшеп торалар.

«Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгенә килгән кунакларга татар телендә экскурсия ясарга дигәч, безнең каршыбызга елмаеп ул килеп басты һәм үзен Зөлфия дип таныштырды. 

Тирән гыйлеме, янә-шәдәгеләргә булган эчкерсез мөнәсәбәте, хөрмәте, телгә, сәнгатькә, тарихка карата чиксез мәхәббәте бөтен булмышыннан саркып тора иде аның. Экскурсия ахырына якынлашты. «Әгәр дә рөхсәт итсәгез, мин чыгышымны халкыбызның «Гөлҗамал» җыры белән тәмамлар идем» диде һәм барчасын таң калдырып җырлап җибәрде. Кунаклар авызларын да ябарга онытып сихри моңга чумдылар.

- Без гаиләдә өч бала үстек. Гаиләдә җырламаган кеше юк. Әтием инде бүгенге көндә мәрхүм, ул да бик матур җырлый, мәҗлесләр алып баручы иде. Беренче тапкыр мине туйда 4 яшемдә җырлатканнарын хә-терлим. Әнием  мә-дәният йортын җи-тәкли иде, шуңа күрә гел аның белән булдым. Аннан инде бөтен җыр конкурсларында катнаштым. Һәрвакыт мактау кәгазе биргәндә «бу кызның киләчәге өметле» дип мактап куялар иде. Аллага шөкер, аларның әйткәннәре кабул булды, - дип башлады ул сүзен.

Эстрада бүлеген тәмамласа да, Зөлфиянең җаны борынгы җырларга, халык моңнарына тартыла. Кечкенәдән җанына милли рух сала белгән әти-әнисенә ул бик рәхмәтле. Аннан, аның табигатенә үк эчке моң салынган. Гадәттә була шундый кешеләр, җырчылар, аларның моңыннан сагыш саркып тора. Ә менә Зөлфия Гаврилованың моңыннан шатлык агыла. Аның һәр сулышына, күз карашына, керфек очларына кадәр сагыш катыш шатлыклы моң тулган.

- Зөлфия, яшьләр күбрәк заманча җырга, эстрадага тартыла. Сезне халык җырлары нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Моң миңа ана сөте белән кергәндер. Аннан бит безнең якның табигате бик матур. Ул урманнары, Агыйдел буйлары. Без Актаныш районы белән чиктәш кенә бит. Аннан, минем өчен җырның мәгънәсе кыйммәт. Сүзләренең асылы, көй белән тәңгәл килүе, аһәңе. Чөнки җаның аша узмаса, җырдагы әйтергә теләгән фикерне үзең аңламасаң, минем өчен җырлауның мәгънәсе югала. Чыннан да, бүгенге яшьләр җиңелчә җырларга тартыла. Чөнки чын профессиональ дәрәҗәдә халык җырларын һәм классик әсәрләрне башкаручы буын әкренләп китеп бара. Икенчедән, милли рухтан, туган телдән аерылган буын үсте. Сәхнәдә күбрәк шулар. Тамашачылар үзләре дә күбрәк җиңелчә җыр таләп итә, шундыйны күбрәк сорый.

Шунысын да әйтергә кирәк, Зөлфия Гавриловага бүгенге эстрада да ят түгел. Күп тамашачы аны Язгөл буларак белә һәм шулай кабул итә. 

- Халык җырында бит эчке моң, сагыш күбрәк. Бүгенге тамашачы үзе «тормышта да күңелсезлекләр күп, рәхәт, шат җырлар җырлагыз әле» дип сорыйлар. 

- Бүген сәнгатьне кәсеп итеп, акча эшләүгә әйләндерделәр кебек. Бу хакта сезнең фикерегез?

- Килешәм, бу чыннан да шулайрак. Заман шаукымы безнең милли сәнгатебезгә дә кагылмый калмады. Әлбәттә, бу матур күренеш түгел. 

Рухи хәзинә акчага сатылырга тиеш дип санамыйм. Моның өчен гаиләдә бала белән туган телдә, татар телендә аралашырга кирәк, милли җырлар тыңларга. Болар барысы да тәрбиядән килә.

Безгә экскурсиягә килгән балалар бик яратып, исләре китеп карыйлар, тыңлыйлар. Хәзер кеше җаны табигыйлеккә, чынга тартыла. Җан тартмаса да, кан тарта, диюләре бүген бик тә актуаль.

- Әлмәт зонасында татар халык җырларын  акапелла гына башкарып берәр конкурс үткәрү мөмкин дип саныйсызмы?

- Әлбәттә. Әлмәт төбәге, гомумән, безнең нефть төбәге талантларга бик бай. Әгәр дә шундый мөмкинлек булса, мин я үзем өй-рәтеп, я булмаса жюрида җырчыларның сәләтен бәяләр идем. Бу чыннан да бик кызыклы һәм кирәкле гамәл булыр иде. Чөнки менә шундый  бәйгеләр чын талантларны, халык җәүһәрләрен ачарга мөмкинлек бирәләр. 
Зөлфия ханым зур хыяллар, өметләр белән сүзнең очын үзе эшли торган «Кадим Әлмәт»  этник музыка коллективына алып кереп китте. 

- Бу нефтьчеләребезнең, «Татнефть» коллективының, шәх-сән Наил Өлфәт улы Магановның милли сәнгатебезне саклап калуда куйган зур хезмәте. Әлеге коллектив һәрвакыт аның күз уңында тора. Бик кыска вакыт эчендә никадәрле милли музыка уен коралы тупланды, коллектив җыелды, тарихи җырлар халыкка кире кайтты. Музыка белгече, тумышы белән Әлмәттән булган Геннадий Макаров бөтенләе белән безнең коллективны фәнни яктан күзәтеп, өйрәтеп  тора. Аның ярдәме белән без Болгар чоры, Казан ханлыгы чоры җырларыннан торган программа әзерләдек. Ул җырларны бүген безнең коллектив башкаруында Төркиядә, Грециядә һәм башка илләрдә ишетергә мөмкин. Үзебезнең альбомыбыз чыкты. Интернет челтәрләреннән дә безнең җырларны тыңларга мөмкин. Без бит ул җырларны шул чор уен коралларына кушылып башкарабыз. Тулысы белән шул мохитны тудырырга, халыкның ул чордагы уй-теләкләрен, тормышка карашларын, гамьнәрен күрсәтергә тырышабыз. 

Мин Салават абыйга укырга кергәндә дә озын көй җырлап кердем. «Гөлҗамал»ны җырларга гел курка идем. Хәзер менә коллективта солист буларак үзем сорап алдым да, рәхәтләнеп, кинәнеп башкарам, - дип канәгать елмаеп куйды ул.

Бүген «Кадим Әлмәт» этник музыка коллективында егерме кеше. Шуларның алтысы - 3 ир-егет һәм 3 хатын-кыз - җырчылар. Калганнары музыкантлар. Эшләү дәверендә әлеге коллектив шактый зур җиңүләр яуларга өлгерде. 

2022 елда этник музыка буенча уздырылган Russian World Music Awards 2022 бәйгесендә «Кадим Әлмәт» иң яхшы аутентик проект номинациясендә җиңү яулый.

Әлеге коллективта Зөлфия Гаврилова беренче көннән үк эшли. Коллективтагы артистларның күбесе Әлмәт егетләре-кызлары икән. Зөлфия ханым, әйткәнемчә, әле күргәзмәләргә экскурсияләр дә үткәрә. Һәр уен коралы белән үз балам кебек сөйләшәм, ди ул, көлеп. Әйе, әгәр дә башкарган эшеңә бөтен җаныңны салмыйсың икән, ничек итеп башкаларда кызыксыну, ярату уятырга мөмкин ди. 

Бүгенге көндә коллектив белән Павел Корчагин җитәкчелек итә. Зөлфия ханым үзләренә һәрчак ярдәм итеп торган һәркайсының исемен әйтергә тырыша. Аларның һәркайсы турында, Н. Маганов, Р. Мамин, П. Корчагин, коллективтагы коллегалары турында тәфсилләп, яратып сөйли.

- Зөлфия ханым, татар җыр сәнгатенең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Мин бик оптимист. Яхшы булыр. Чөнки безнең мөмкинлекләр зур, киләчәк яшьләр дә моны белеп, аңлап үсә. Милли сәнгать, этник музыка ул бервакытта да үзенең дәрәҗәсен югалтмаячак. Кайдадыр болганып, уралып йөргәннән соң янәдән шул халык җырларына әйләнеп кайта. Бүгенге эстрада җырларының да нигезендә шул ята.
Шулай булсын, сез-нең ышаныч яңа елларда тормышка ашар дип ышанып калабыз. Нефтьчеләребез тотынган эшнең булмый калганы, уңай нәтиҗә бирмәгәне юк әле. 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса