Маңкортлар шәһәре, яки Чабатаны түргә элдек
Маңкорт үзенең кем икәнен, туган җирен, үзенең исемен белми, әти-әнисен хәтерләми.
Миңа күп районнарда очрашуларда, шул исәптән Азнакай, Мөслим, Сарман, Лениногорск районнарында булырга туры килә.
Язмам Әлмәт-тәге милли мо-хитны, аңа карата мөнәсәбәтне күршеләр белән чагыштырып карау форматында. Хәзер бит шулай, бөтен нәрсә «формат»лап сөйләнә, үлчәнә. Ни генә әйтсәң дә, күрше районнарда татар теленә, татар мәдәниятенә-сән-гатенә караш башка төрле. Гади, кешеләрчә, кешелекле һәм кешеләр өчен. Милли чараларның кайда нинди масштабта үтүенә карамастан, Мөслим, Азнакай районнарында район башлыклары, «зам»нары, «пом»нары кунакларны үзләре каршы алалар, алар белән булып, шәһәр-районнары белән таныштыралар. Хәтта кунаклар белән утырып чәй эчәргә дә вакытлары була. «Эшләре юк икән» ул җитәкчеләрнең! Әлбәттә инде, шәһәр башлыкларының кадерле минутларын бүлеп аларга илтифат күрсәтүләре, санлаулары кунакларда яхшы тәэсир калдыра. Кемдер «Күрше тавыгы күркә булып күренә» дияр. Юк шул, күршенең күркәсе күркә булып күренә.
Сарман, Лениногорск районнарында да район башлыгы яисә аларның социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары һәрчак илтифат күрсәтеп, милли чараларда үзләре башлап йөриләр. Гомумән, әгәр дә Әлмәтнең милли йөзен шушы әйтелгән районнар «формат»ында чагыштырсак, без бик төссез булып күренәбез.
Бу хакта язучылар бүлеге юбилеена килгән кунаклардан да ишетергә туры килде. Беренчедән, бездә - шушы бай шәһәрдә милли чаралар өчен бервакытта да акча юк. Югыйсә чараларның Рәсәй күләмендәгеләре дә бик матур уза бит шәһәрдә. «Татар баеса, чабатасын түргә элә» дигән мәкаль гел безнең хакта әйтелгән кебек. Татар чараларына, миллилеккә һич урын табылмый. Ә Мөслим белән Азнакайда, Сарманда, Лениногорскида табыла. Бәйрәм уңаеннан да шул хәл килеп чыкты. Кунакларны чәй белән сыйларга да, күчтәнәчләргә дә шәһәр казнасының акчасы булмады. Ләкин ач итмәдек. Җаен үзебез таптык.
Язучы халкын беренче чиратта укучылар кызыксындыра, әлбәттә. Кайсы төбәккә генә бармасыннар, алар мәктәпләрдә балалар белән күрешергә, татар теленең бүгенгесен күзәтергә, киләчәген билгеләргә тырышалар. Тик безнең мәгариф идарәсе теше-тырнагы белән мәктәпкә язучылар килүенә каршы чыкты. Сәбәпләре күп булды: җыелган кунакларны алып барырга машиналар юк диделәр. Имеш, мәктәп машиналары бары тик балаларны йөртү өчен. Аннан, янәсе, дәрес өзеп, язучылар белән очрашканга министрлык та баштан сыйпамас. Төшке аш та алар өстенә калуы мөмкин икән. Тырыша торгач, милли мәсьәләләр буенча урынбасар Сиринә Җиһаншина мәгариф идарәсе башлыгын күндергән иде дә, тик инде көн тәртибен «үзгәртеп корган» идек. Халык язучылары Р. Зәйдулла, Р. Фәйзуллин, М. Галиев һ.б. укучылар белән шәһәрнең картиналар галереясында һәм Туган якны өйрәнү музеенда очраштылар, рәхмәт аларга. Кунакларны йөртергә уңайлы, зур транспорт биргән өчен хакимияткә дә рәхмәт.
Ярар, милли чараларга акча булмавы гаҗәп түгел. Татардан башка да чыгымнар җитәрлек. Спонсорлар эзләргә кирәк булган. Ә менә районда татарча чара оештырырлык белгечләр табылмавы тагын да мәзәгрәк. Бөтен җитәкчелек китапханәләр челтәре директорына калды. Шунысы кызык, язучылар дигәч, ул эш белән китапханәчеләр шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйлар инде, бахыркайларым. Мәдәният идарәсендә татар җанлы бер кеше дә калмаган бүгенге көндә. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә рәхмәтлебез. Алар да ярдәм кулларын суздылар. Гомумән, шәһәр мәдәният идарәсе бүген бик тә аяныч хәлдә булып чыкты: кешеләре бар, эшли белә торган белгечләре юк. Режиссер, сценарий язучылар турында әйтеп тә торасы түгел. Сценарий язар өчен чирек гасыр мәдәният өлкәсендә эшләгәннән соң музыка көллиятенә китәргә мәҗбүр булган, Эльмира Хәсәновага мө-рәҗәгать итәргә калдык.
Ярый әле театрыбыз бар. Кайчан килеп дәшсәк тә йөгереп йөриләр, ярдәм итәргә генә торалар. Артистлар да, театр җитәкчелеге дә милли рух белән сугарылганлыктан җанга якын. Шәһәрдә бер милли утрау шикелле алар.
С. Сөләйманова исемендәге Үзәк китап-ханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Миләүшә Каһарманова да оештыру эшләренең үзәгендә кайнады.
Гомумән, шәһәрдә миллилек, милли мәдәнияткә караш юк дәрәҗәсендә. Югарыдагыларның никтер моны күрәселәре дә, аңлыйсылары да, кабул итәселәре дә килми кебек. Башкалар да битараф.
Ч. Айтматовның «Гасырдан да озын көн» әсәрендәге кебек маңкортлашып барабыз бугай, ягъни үзенең кем икәнлеген хәтерләми торган мәхлукка әйләнәбез. Чагыштыру «формат»ы шуны күрсәтә.
РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа