Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кара алтынлы әдәби юл

Рәсми рәвештә теркәлүе марта аенда булса да, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 60 еллык юбилеен узган атнада гына үткәрде.

Бүлекнең 60 еллыгын «Әдәби офыклар» дигән җыентык чыгарып билгеләп үттек. Моның өчен «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасына ихлас рәхмәтле. Китап бик затлы, саллы булып дөнья күрде. Язучы халкы өчен генә түгел, укучылар өчен дә бу зур бүләк.

Чара кунакларны Г. Тукай исемендәге яңартылган балалар китапханәсендә каршылаудан башланып китте. Иң беренче күршеләребез, Азнакайда яшәүче каләм-дәшләр М. Гарипов, Р. Шәрипова, Ф. Исмәгыйлева, А. Хисамиевалар килде. Алар артыннан, ерак юлны якын итеп, Казан кунаклары килеп керделәр. Язучыларның «атасы» - Р. Зәйдулла үзе, профессор Х. Миңнегулов, халык шагыйрьләре Р. Фәй-зуллин, М. Галиев, Г. Тукай премиясе лауреаты Л. Лерон, шагыйрә Н. Сафина килеп кергәч, китапханә залы тагы да балкып китте. Әлмәтлеләр килүчеләрне кайнар чәйләр, өчпочмаклар белән каршы алдылар. Кунакларга үзебезнекеләр: Р. Шаһиев, З. Захарова. М. Әхмәтшина, бертуган Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар кушылды. 

Беренче тукталыш - «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә.

Кунакларга чын мәгънәсендә ачыш булды бу. Нефтьчеләрнең татар милли сәнгатен саклауга, үстерүгә керткән өлешләренә сокланып, рәхмәтләрен җиткерделәр. Җырчы-экскурсовод Зөлфия Гаврилованың мавыктыргыч сөйләве, музыка коралларында уйнап күрсәтүе, халкыбызның «Гөлҗамал»ын башкаруы нефтьчеләр каласын бер башка үстереп җибәрде. Тик андагы язуларның татар телендә булмавы гына язучылар күңелендә юшкын калдырды.

Язучыларның төп теләге, әлбәттә, Әлмәт шәһәре һәм районы укучылары белән очрашу иде. Тик шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская террорчылык актыннан куркып һәм мәктәпкә чит кешеләр керү рөхсәт ителмәвен сәбәп итеп, язучыларның мәктәп кысаларында укучылар белән очрашуына каршы чыкты. (Бу хакта фикерләремне аерым язармын әле). Балаларны очрашу өчен шәһәр картиналар галереясына һәм туган якны өйрәнү музеена чакырырга мәҗбүр булдык. Очрашуга Р. Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе шәкертләре килгән иде. Ике төркемгә бүленеп, язучылар рәхәт, җылы атмосферада балалар белән аралаштылар. Әлбәттә, Әлмәттә дә, башка шәһәрләрдәге кебек, ярым-йорты татар балалары икән дигән нәтиҗәгә килде башкала кунаклары.

Төп чара шәһәрнең Яшьләр үзәгендә үтте. Тантана Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларының 60 еллык тарихны чагылдырган чыгышы белән башланып китте. Затлы, саллы, зәвыклы чыгышны сәхнәгә ТРның атказанган артисты Н. Мифтахетдинова куйды. 

Бәйрәмнең төп кунаклары - Әлмәт муниципаль районы советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. Роза Әфләтунова язучылар М. Әхмәтшина, Ә. Хәбибуллиннарга хаки-миятнең Рәхмәт хатларын, Ркаил Зәйдулла бертуган Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларга Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесен, ә халык язучысы Ф. Садриев белән халык шагыйре К. Булатоваларга Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды. Шулай ук берлекнең Рәхмәт хатлары, «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасыннан да, Бөтендөнья Татар конгрессыннан да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гомумән, бу урында «Рухият» программасына язучыларның аерым рәхмәтләрен җиткерәм. Бәйрәм уңаеннан нәшер ителгән җыентык чын мәгъ-нәсендә язучылар өчен дә, иҗат берләшмәләренә йөрүчеләр өчен дә зур бүләк булды (төз. Р. Шаһиев, М. Әхмәтшина. Е. Аничкина). «Рухият» программасының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова язучыларны бәйрәм белән котлап, аларга үзенең, «Татнефть» оешмасының котлауларын җиткерде. Чаллы бүлеге язучылары исеменнән җи-тәкчеләре Г. Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, Бөтендөнья Татар конгрессыннан Ландыш Зарипова да котлауларын юлладылар. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлеваның чыгышы, гадәттәгечә, үзе-нең эчкерсезлеге, төпле фикере, эзлеклелеге, җанга якын җылылыгы белән аерылып торды. Яшьлек елларында Әлмәт язучылар бүлеген җитәкләгән Равил абый Фәйзуллин да үзенең истәлекләре, бүгенге Әлмәт турындагы фикерләре белән уртаклашты. 

Бүләкләүләр, гадәттәгечә, җыр-биюләр белән үрелеп барды. «Әлмәтем», «Мириданс» бию төркемнәре, Әлмәт сандугачлары Роберт Андреев, Раилә Маннанова, Зилә Саримова, Рамил Шәфыйковларның чыгышлары кичәне нурландырып җибәрде. Луиза Якупова белән Илназ Гыймалетдиновның чараны алып барулары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Иң сөендергәне - халык шагыйре Клара Булатова үзенең «Кыяк үлән» җырын ишетүгә хәләл җефете Нәфис абыйны биергә дәште. Менә кемдә ул яшьлек дәрте, иҗат канаты!

Гомумән, сөйләргә, истәлекләре белән уртаклашырга теләүчеләр аз түгел иде кичәдә. Тик вакыт кысалары чикләнгәнлек туктарга мәҗбүр итә. Әлмәт бүлегендә җитәкче булып эшләү дәверендә саллы эз калдырган Нур Әхмәдиев, Зөфәр Дәүләтов, Данил Салихов, Илүсә Нәбиуллиналарны каләмдәшләре хәзер дә яратып телгә алалар, аралашып, фикерләшеп яшиләр.

Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда С. Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханә, район мәдәният йорты, «Әл-мәт» милли-мәдәни үзә-ге хезмәткәрләре, музыка көллиятенең «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле зур ярдәм күрсәттеләр. 

Әлмәт язучылар бүлегенең татар мәдәнияте дөньясында үз урыны бар. Ул туган телебезне саклауда, милләткә хезмәт итүдә аксакал әдипләрдән килгән традицияләргә яңа сулыш, яңа төсмер биреп, аны киләчәккә алып бара. Язучыларның үз юлы, үз кыйбласы, үз йөзе бар. 

Өлкәннәрдән мирас булып калган әдәби ядкарьләрне саклап, алар белән горурланып иҗат итәбез. Бу бүгенге яшьләргә алга бару, яңа үрләр яулау, хәзерге һәм киләчәк буын укучысына яңа сүз, яңа фикер җиткерү өчен зур этәргеч булып тора. Төбәгебездә иҗат яши, үсә, киләчәккә бара. Бәйрәм бе-лән сезне, хөрмәтле язучыларыбыз! Каләмегез нык, иҗатыгыз дәвамлы булсын!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса