Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Менә кайда ул чын татар сәнгате

«Нефтьче» Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты булды.

Менә кайда ул татарның чын милли сәнгате. Бер артык хәрәкәт, тозсыз, мәгънәсез шаяру, кычкыру юк. Һәркайсы үз урынында, үз югарылыгында.

Ни кыланганнарын белмичә үрле-кырлы сикерә торган концертларда сәхнәдә төтен җибәрәләр дә, ул акрын гына залга тарала. Әлеге концертта алай күзгә төтен җибәрмәделәр, ә моң-сагыш, шатлык-куаныч, дәрт шулай сәхнәдән җай гына тамаша залына таралды.

Егетләрнең барысы бер булып дәртләнеп биюләре, тигез хәрәкәтләре, үзләрен чын ир-егетләрчә тотулары һәм шулай киенүләре татар булуыбыз белән горурлану хисләре уята. Сәхнәдә атлап йөрүләре, мөлаем елмаюлары, килешле бизәнү һәм киенүләре белән ансамбль кызлары һичшиксез бөтен тамашачыда соклану хисләре тудырмый калмагандыр. Дәрт ташып тора, моң агылып, ургылып чыга, сагыш үзәкләргә үтә. Айдар Фәйзрахмановның сөйләгән һәр шигыре, һәр монологы бер спектакль. Өтерен өтергә, ноктасын ноктага җиткереп, үзәгеңә үткәреп, җаныңа ярып сала. 

Фәйзрахманов Айдар

Әлеге концертка бернинди алып баручы да кирәкми. Айдар Фәйзрахманов үзе җитәкче дә, үзе алып баручы да. Алып баручы җитәкче. Ә ул кайсы якка алып барырга икәнен белә. Һәр әзерләгән программасы моң белән өртелгән, дәрт белән үрелгән зур бер әдәби әсәргә әверелә. Җитәкче, чын мәгънәсендә ансамбльдәге кызларның-егетләрнең әтиләре кебек. Концерт барышында Айдар әфәнде аларның һәркайсын җылы сүз табып, шаяртып тамашачыларга тәкъдим итте. 

Теләсә нинди тозсыз мәзәкләр сөйләмичә, артларына күкташ тидергән кебек сикергәләмичә дә, «кулларны күрмим», «ишетмим», «бергәләп җырлыйк, әйдәгез биергә» дип такмакламыйча да бер дигән концерт күрсәтергә мөмкин икән. Тамашачы мәхәббәтен ничек яуларга кирәген менә кемгә карап өйрәнергә бүгенге «йолдызлар»га. 
Мәктәпләрдә татар телен кысрыклап бетергәч, кулланылыш даирәсе совет чорындагыдан да ныг-рак түбәнәйгәч, татар телен җырчылар саклап кала дип сүз куерта башладылар. Әйе, совет чорында дин дә беткән бер вакытта җыр сәнгате, театр телебезне, милли йөзебезне саклап калдылар. Ә бүген бәхәсләшергә җирлек бар. Чөнки «Айдарлар» бармак белән генә санарлык.

бию

Тамашачы алкышларны кызганмады. Тик концертта шәһәр җитәкчеләренең, олуг түрәләрнең, «зам»нарның, «пом»нарның, хәтта шәһәр мәдәният идарәсеннән берәр вәкилнең дә чыгып әлмәтлеләр исеменнән рәхмәт әйтмәве нефтьчеләр башкаласын бизәмәде. Ярый әле шәһәр мәдәниятенең элеккеге вәкиле Эльмира ханым Хәсәнова сәхнәгә менеп рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Телне, милләтне, халкы-бызның гореф-гадәтләрен сакларга кирәк дип күп сөйлибез. Менә кемнәрдән өйрәнергә, кемнәр белән горурланырга. Тел-милләт дип сөйләп йөрүче бөтен түрәне әлеге концертларга китереп утыртырга иде. Милли сәнгать ул фонограммага сикереп, кесәгә миллионнар салып китү түгел икәнен бәлки аңларлар иде. 
Сәнгать ул - матурлык. Матурлык соклану хисләре тудырырга, үзеңне һәм башкаларны тәрбияләргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса