«Ана корт» һәм «Түрәләр сые»
Әдәбият сөючеләргә Тәлгат Галиуллин исеме күптәннән таныш.
Кемнәрнеңдер Алабугада, Казанда узган студент чорының җанга якын укытучы-остазы булса, икенчеләргә ул балда-майда йөзеп, типтереп яшәүче түрәләр турындагы әсәрләре белән таныш.
Өченчеләр исә профессор Тәлгат Нәби улы Галиуллин язган фәнни-тәнкыйть мә-каләләрен кызыксынып укыйлардыр.
«Ата-ана, милли җирлек тәр-биясе, чал гасырлар аша килгән геннар тәэсире белән беррәттән, кешене яшәргә тормыш үзе өйрәтә икән. Тулы гаиләдә эшләп үсте Нәфисә, йорты тулы малларга күлдән көянтәләп су ташыды, кул пычкысы белән утын кисүне дә авыр гамәлгә санамады. Буш вакытларында аның иң яраткан шөгыле - әтисенең умарталары янында утыру, кортлар тормышын, үзара мөнәсәбәтләрен күзәтү иде».
Күренекле язучы, әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның «Ана корт» китабында шул исемдәге повестеннан тыш, «Түрәләр сые» хикәясе дә урын алган. Автор укучыларын яңа заманның әхлакый йөзе турында уйланырга чакыра. Яңача яшибез дип, адәм балалары гасырдан гасырга күчә килгән рухи кыйммәтләрнең асылын җуймыймы, ярату, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны икейөз-лелек, хөсетлек, табыш артыннан кууга алыштырып, кешелеклелеген югалтмыймы дигән тәнкыйди сораулар куя. Әсәрнең героинясы япь-яшь Регина ни өчен ашханә тирәсендә баласын эзләп йөри?
Китапны түбәндәге адрес буенча сатып алырга мөмкин: Әлмәт шәһәре, Пушкин урамы, 64 нче йорт.
Тел.: 44-05-88.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа