Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ил дәшкән чагында

Җырда көн сулышы, халыкның уй-хисләре, кичерешләре, дөньяга карашы, бәясе, өмете чагыла.

Узган елның көзе күп кешенең тормышына үзгәреш кертте. Бер ел эчендә Туган ил, Ватан, Батырлык кебек төшенчәләр кабаттан калкып чыкты. 

Ятим балалар, тол хатыннар, ятим әниләр артты, ашның тәме, бәйрәмнәрнең яме, җанның тынычлыгы югалды. Яшәүнең, гаиләнең, тынычлыкның кадере артты.

Ул көннәрдә эшем буенча хәрби комиссариатта булырга туры килде. Һәм мин шәм кебек егетләрнең, яшь ирләрнең, ике-өч балалары булган әтиләрнең кулларына повестка тотып, чарасыз калып басып торганнарын күрдем. Алар белән сөйләштем, фикерләрен беләсем килде. Бер генә ир-ат та авыз ачып «бармыйм» димәде. «Ипотекага фатир гына алган идек әле, абый, улым туганга өч кенә ай», диде Елховойдан берәү, «Мин барам, тик менә бу хәбәрне ничек итеп әнигә әйтергә», «Хатын әле өйдә белми» диделәр ир-егетләр, чарасызлыктан елмаеп.

Мин аларның зур биштәрләр асып, горур атлап узуларын, автобусларга төялеп киткәннәрен күрдем. Җитди йөзләрен, өмет тулы күзләрен күрдем. «Без һичшиксез кайтабыз, көтегез!» дигән көчле тавышларын ишеттем. 

Кинәт кенә алтын көз үзе-нең матурлыгын югалтты, сарылыгы сагышка әйләнде. Шулар тәэсирендә мин узган елның 27 октябрендә «Язлар сары түгел» дигән шигырь яздым.

Көзләр быел сары. Алтын түгел.
Быел көзләр салкын,   сагыш тулы.
Ут астына китте, биштәр асып,
Кемнең ире, кемнең  газиз улы.

Берничә көн үткәч, минем рөхсәт белән, шагыйрә Шәмсия ханым Җиһангирова берничә шигырьне «Мөслим» төркеменә куйды.
Җиденче ноябрь төнге 12 туларга 5 минутта ватсапка Шәмсия апа язган.
Үзгәртмичә, Шәмсия апа-ның сүзләрен шул килеш күчерәм:
«Их син! Йокы бәлеше! Телефонны алмадың! Мин Мөслим группасына куйган шигыреңә җыр туды бииит! Сөенче алыйм дигән идем... Минем йокым качты! Җырны тыңлагач... Каз тәннәре чыкты! Ә син берни белми «үлеп» йоклап ятасың!»

Минем белән сөйләшкәннән соң, көй авторы Марат Галимов җырны «III Яңа татар җыры» бәйгесенә җибәрде. Бәйгедә 200 җыр «көч сынаша», шуларның 14 е сайлап алына. Бәйгенең «Ил дәшкән чагында» дигән яңа номинациясендә «Язлар сары түгел» җыры 1 нче урынга лаек булды. 

Җыр 18 мартта, башка-лабызның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «III Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов башкаруында яңгырады. 

Шатлыгы да, хәсрәте дә, сагышы да бергә кушылды. Җырны тыңлаган саен, зур-зур автобусларга төялгән егетләрнең үзләрен озатып калган әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына, якыннарына елмаерга тырышып тәрәзәдән караганнары күз алдына килә. Ә алда яз... Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.

Җыр шулай туды. Ходай җырга да, солдатларыбызга да озын гомер насыйп итсен. Әлеге җырны Әлмәттә ноябрь азагында Марат Галимов концертында ишетергә мөмкин.

Фикерләр
Марат Галимов, Казан: 
- Халык бик яратып кабул итте ул җырны. Реакция бик мощный ул җырга. Мөслимдә бер апа сәхнәгә менеп елый-елый рәхмәтләр әйтте. Гомумән, концертларда әлеге җырны еламыйча тыңлый алмыйлар. Әле 15 октябрьдә филармониядә узган концертка Әлмәттән «Татнефть» системасында эшләүче бер зам килгән иде. Машинада барганда гел шушы җырны гына әйләндерәм ди.

Фәймә Бикморатова, Әлмәт: 
- Чын күңелдән шатланам сезнең өчен. Шундый мәгънәле җырыгыз дөнья күргән өчен. Уңышлар сезгә!

Клара Вәлиева, Казан:
- Йөрәккә үткәреп, үзәкләрне өзеп башкарды, тәннәр чемердәде әлеге җырны залда тыңлаганда. Рәхмәт Сезгә! Уңышлар телим! 

Ләйсән Әминова, Актаныш: 
- Көе һәм сүзләре тәңгәл килгән сирәк җырларның берсе. Йөрәккә үтеп керә, әрнетеп сызлата, шулай да өмет бар. Искиткеч!

Миләүшә Гыйләҗева, Мәмәт авылы: 
- Безнең йөрәкләрдә кайнаган хисләрне җыр итеп яңгыраткансыз, рәхмәт Сезгә!

 

 

Рәфкать Шаһиев
Язлар сары түгел
Көзләр быел сары.   Алтын түгел.
Быел көзләр салкын,   сагыш тулы.
Ут астына китте, биштәр асып,      
Кемнең ире, кемнең   газиз улы.
Көзләр быел кызыл.     Алтын түгел.
Кайнар быел көзләр,  ялкын төсле.
Салкынын да, ялкынын да кичкән
Ир-егетләр безнең шуңа  көчле.
Көзләр быел чуар. Алтын түгел.
Вакытыннан алда кырау  төште.
Табигатьнең алтын сарылары
Сагыш булып йөзләремә  күчте.

Кушымта:
Ә алда яз. Язлар сары түгел,
Язда яшел, анда яшәү төсе.
Алда - көтү, алда ак өметләр,
Язда артыр төсле яшәү көче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса