Бүгенге көн - каләм очында
Элек-электән шигърият илдәге вәзгыятьне, кешеләрнең аңа карата мөнәсәбәтләрен белдерүче, халыкка иң тиз барып ирешә торган жанр булган.
Анда ярату да, хис тә, әрнү дә, ышаныч та яңгыраган. Дөреслекне ярып салган, я читләтеп әйткән. Ничек кенә булмасын, халыкта киләсе көнгә өмет, ышаныч уяткан. Шигърият әле дә шулай.
Марат Кәбиров
Ил
Илдә чыпчык үлми, диләр.
Чыпчыклар... үлми әле...
(Илләре нинди дә аның,
Чыпчыгы нинди әле...)
Бөркетләр иле бит бу ил!
Тарихка гына кара:
Аның узган юлларыннан
Җиңүләр генә кала.
Ярсып узган юлларында
Җиңүләр кала аның:
Җиңә чит ил дошманнарын,
Җиңә... үз балаларын.
Кайда гына атласа да,
Җиңүсез юллары юк.
Бары тик бер дәвердә дә
Бәхетле булганы юк.
Андый-мондый ил түгел бу,
Барсын да җиңгән ил бу.
Илдә чыпчык үлми, диләр...
Бөркетләр үлгән ил бу!
Рәфкать Шаһиев
***
Без сугышны кинолардан карап,
Китаплардан укып белә идек.
Сугыш фаҗигасен тол әбинең
Күзләренә карап күрә идек.
Без сугышны зурайтылган фото,
Карт ветеран итеп белә идек.
Кайтмый калган солдат саны кадәр
Капкаларга йолдыз элә идек.
Без сугышны фашист
тоткынлыгы,
Җәлил, Алиш итеп белә идек.
Алар язган батырлык һәм нәфрәт
Кабат-кабат җанны телә иде.
Без сугышны «Барысы Җиңү өчен!
Ватан өчен!» диеп белә идек.
Ир-егетләр «Илем өчен!» диеп,
Синең өчен диеп үлә иде.
Без сугышны һәйкәлләргә язган
Зур исемлек итеп белә идек.
Сугыш бүтән булмый, дигән сүзгә
Ышана һәм ихлас көлә идек.
Ә ул булды... Кинәт... Көтмәгәндә,
Кара болыт, көзге яшен кебек.
Ир-егетләр йөрәгендә нәфрәт,
Ана күзләрендә кан-яшь түгеп.
Һәм ул бара билгесезлек булып,
Дошманы да дошман төсле түгел.
Кайда хагы, кайда нахагы дип,
Әллә ниләр уйлый бүген күңел.
Агы - кара, карасы ак бүген,
Асты өскә килде бу заманда.
Толлар яше, солдат яралары
Үзгәрешсез калды тик һаман да.
Без сугышны хәзер укып түгел,
Кара кәгазь, акчада күрәбез.
Цинк табут белән кайтканнарын
Йолдызлар куймый гына күмәбез.
Без сугышны хәзер карамыйбыз,
Сугыш барыбер булмый үлемсез.
Солдат барыбер солдат булып кала,
Җиңү килер бер көн, күрерсез.
Ир-егетнең менә дигәннәре!
Күкрәк киереп бер
җырлыйсы килә,
Тормыш белән әҗәл арасында.
Г. Афзал
Яуга китте, инде чын сугышка
Ир-егетнең менә дигәннәре!
Бәхилләшми, саубуллашып китте
Язмышына сугыш тигәннәре.
Җырладылар, шашып биеделәр
Ир-егетнең менә дигәннәре!
Курку хисен сытты, дәртен басты
Хәрби яшел бушлат кигәннәре.
Күз алдыннан барын үткәрделәр
Ир-егетнең менә дигәннәре!
Ерак карап сигаретын тартты
Сер бирмәгән җаны көйгәннәре.
Берәү белде, кемдер белми калды
Ир-егетнең «менә» дигәннәрен!
Тәрәзәле тар табутта кайтты
Сугыш ялкынында көйгәннәре.
Тагын китте яу кырына кереп
Ир-егетнең менә дигәннәре!
«Мин исән-сау», - дигән хәбәр көтә
Әниләре белән сөйгәннәре.
Исәнлектә күрешергә язсын,
Ир-егетнең менә дигәннәре!
Алсу Хуҗина
Сине көтәм
Сине көтәм салкын кышларда,
Сине көтәм ачы буранда,
Сине көтәм суык көннәрдә,
Сине көтәм ялгыз төннәрдә.
Исән-имин зинһар кайт кына,
Исән-имин җиңеп кайт кына,
Исән-имин булып кайт кына,
Сау-сәламәт булып кайт кына.
Ядрәләрдән Ходай сакласын!
Яманнардан Алла сакласын!
Җил-яңгырдан сине сакласын!
Догаларым сине якласын!
Җир шарында тынлык урнашсын!
Син кайт кына!
Без көтәрбез сине
Без көтәрбез сине:
Мин көтәрмен,
Әни көтә,
Улың көтә,
Кызың көтә,
Әти кайчан кайтыр
диеп йөдәп бетә.
Без көтәрбез сине:
Әни көтә,
Улың көтә,
Кызың көтә,
Мин дә көтәм,
Сугыш кайчан бетәр
диеп ярсып бетәм.
Без көтәрбез сине:
Мин көтәрмен,
Әни көтә,
Улың көтә,
Кызың көтә,
Син кайт кына исән-имин,
безгә шул җитә!
Рәхмәт
Әнкәемә рәхмәт укыйм,
Янәшәмдә булган өчен,
Әткәемә рәхмәт укыйм,
Таянычым булган өчен.
Дусларыма рәхмәт укыйм,
Кем вакытын кызганмыйча,
Хәлең ничек диеп хәбәр сала ,
Хәлләремне белеп ала.
Туганнарга рәхмәт укыйм,
Ярдәм кулы сузган өчен.
Җан җылысын бүлгән өчен,
Рух ныклыгы биргән өчен.
Кем куана, кем кызгана,
Кем миңа бу кагылмас дип юана,
Кагылмасын!
Сугыш сүзе, сугыш исе
Беркемгә дә тагылмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа