Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт тулы карак, театрда - ат караклары

Соңгы араларда Әлмәттә акча караклары күбәеп киткәне берәүгә дә сер түгел. Ә театрда - ат караклары.

Тамашачы хәзер Әлмәт театрына ниндидер бер яңалык күрергә, гадәти булмаган мохит тоярга килә. 

Ул ялгышмаган, театр үз югарылыгында калган. Тамашачыларга самолетта очу мөмкинлеген дә тудырган. Бу хакта һәм әлеге сезонга «Татнефть» ярдәме белән тамаша залы яңартылуы турында күп язылды инде.

Әлмәт театры 79 нчы сезонда сәхнәгә атаклы «Ат карагы» һәм аның командасын чыгарды. 

Язманы кайдан башларга да белми торам. Бүген дә актуальлеген югалтмаган (кызганычка каршы) темаданмы, әллә актерларның «уены», режиссер табышлары, сәхнә, тамашачыларның реакциясеннәнме икән... 

Темадан башлыйм әле. Та-тарның классик драматургы Туфан Миңнуллин 40 том җинаять эшен өйрәнеп, моннан бер гасыр элек узган вакыйгаларны яктырткан «Ат карагы» пьесасын 1972 елда яза. Ә бүген, язылуына ярты гасыр узгач, исеме театр дөньясында билгеле яшь режиссер Айдар Җаббаров әсәрне сәхнәгә менгерде. Моны карагач, тагын бер кат тел шартлатып, бот чабып куясың да, без 100 ел бер урында гына түгел, хәтта арткарак та тәгәрәгәнбез икән дип куясың. Башкалар да кимен куймый, ләкин коррупция дигән караклык белән даны чыккан Әлмәт өчен бу актуаль спектакль. 

Спектакльне караганда, чарасыздан, бөтен хакимиятне җыеп кертеп утыртырга шушы залга дигән фикер килде. Күршедә генә бит. Театр җитәкчелеге дә, режиссер да спектакльне махсус куймасалар да, кайберәүләрнең нәкъ маңгайларына, ике каш арасына төбәп «чәпәгәннәр». Монысы өчен бер «Афәрин!»

Режиссер һәм башкалар

Инде килеп режиссер Айдар Җаббаров эшенә тукталыйк. Моңа кадәр Әлмәт тамашачысын «Ул әле өйләнмәгән иде» спектак-ле белән сөендергән, театр тәнкыйтьчеләрен таң калдырган иде. Т. Миңнуллинның «Ат карагы» белән тагын бер кат театр дөньясын селкетеп алды.

Спектакль беркадәр шартлылыкка корылган булса да, тамашачыга бик аңлаешлы итеп куелган. Тамашаны һәркемгә үзенчә аңларга, уйланырга, фикерләргә урын калдырылган. Спектакль-дәге вакыйгалар 1917-1923 еллар аралыгын үз эченә алса да, урын һәм вакыт бирелеше бик оста уйланылган. Сәхнәдә бер артык деталь, тамашачының игътибарын читкә юнәлтә торган бер артык төс тә юк. Вакыйга ак, кара һәм кызыл төсләр «уеныннан тора». Төсләр тормыш чынбарлыгын да, власть үзгәрүен дә бик дөрес чагылдыралар. Декорация минимализмга корылган. Чын ат зурлыгындагы ат сыннары шулкадәр отышлы уйланылган. Әйтергә кирәк, спектакльнең рәссамы да А. Җаббаров.

Спектакльдә җырларның кайберләре нәкъ менә эчтәлекне ача торган сүзләргә корылган булса, «Җиз кыңгырау моңнары» җыры «Ат карагы»нда башка төсмер, башка яңгырашта ишетелде. Әлеге җырның башкарылу рәвеше, җырның әкреннән көчәя баруы алда буласы вакыйгаларга ишарә ясый кебек. «Без үзебез караклар...» җыры исә үзенең динамикасы белән тамашачыны җәлеп итә генә түгел, ә эчкә бер калтырау сала. Монысы өчен тагын бер «Афәрин!»

Без үзебез караклар... түгел  

Режиссер караңгы карак-лар язмышына контраст итеп ап-ак атларны һәм шау-шулы караклар тормышына тыныч Фәйзелне (артист Эльмир Нургалиев һәм Ризван Хәертдинов) биргән. Әлегә кадәр артык күзгә-башка бәрелмәгән Э. Нургалиев үзенең сабыйларча самими йөзе, тыныч тавышы белән тамашачыны авызына каратып, тын да алдырмый тотты. Һәркем ул нәрсә әйтер дип көтте. Эльмир үзе дә Фәйзелне кызганып елап җибәрер кебек иде. Аның ничек итеп мөгаллим абыйсына ышануы, эчкерсезлеге, караклыкның яхшы гамәл булмавын аңлавы, соңрак ул көткән өметләрнең акланмавы, шулар өчен үртәлүе - барысы да чын. Ата кешегә булган хөрмәт, ата хакын хаклау бик матур итеп бирелгән. Беренче карашка гади генә, артык хискә бирелми, артык хәрәкәт, динамика да юк кебек. Ләкин һәр сүзе йөрәккә кадала.

Кечкенә Фәйзелне башкарган Ризван Хәертдинов та (артистлар Резедә һәм Илсур Хәертдиновларның улы) өлкән коллегаларыннан калышмады. Башкарган эшенең җитдилеген тоеп, чын артистларча рольгә керде. Бер әйберне әйтми мөмкин түгел, туп тибеп йөргән җирдән җайлы гына малай Фәйзел үсмер Фәйзелгә әверелеп куйды. Бу да режиссерның бик матур табышы.

Алмаз Шаһимәрданов «Ат карагы»нда бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның тырышлыгы, түземлеге соклангыч. Тәне гарип, җаны сәламәт булган егетнең зәгыйфьлегенә бөтен зал ышанды. Шаһи-Алмаз мимикасы, хәрәкәтләре, хәтта үзенең басып торышы белән дә бик күпне аңлата алды. 

«Җил артыннан»да ябыкканнан соң әле һаман тәненә ит кунмаган Айрат Мифтаховны чын-чынлап танырлык түгел иде. Аллага тапшырып караклык кылучы Хафиз А. Мифтаховның «уңыш капчыгы»на тагын бер табыш салды.
Моңа кадәр уйнаган рольләре дә үзе кебек бик тыйнак булган Айзил Фазлыевны Хәйрүш ролендә күрү беркадәр гаҗәбрәк тоелды. Гомумән, спектакльнең беренче бүлегендә, банда башлыгы Сибгать янында тыныч кына, «дәү әти»ләре контролендә яшәгән карак-лар икенче бүлектә, «дәү әти»сез калгач, туарылып китәләр. Хәйрүш тә көтелмәгән ачышлар ясап ташлый: бәлеш өстенә менеп бии. Ләкин, нинди генә мәгънәсез, җүнсез каракны уйнаса да, А. Фазлыевның кайсы җиреннәндер кешелеклелеге «борын төртеп» тора иде.

Григорий (арт. Рамазан Йосыпов) белән Егор (арт. Нәфис Газиев) дуэты үзе бер тамаша булды. Гомумән, әлеге ике артист та бик үзенчәлекле, аерым фактурага ия актерлар. Р. Йосыповның тормыштагы беркадәр һавалылыгы Григорийга бик туры килеп тора. Аның үз-үзен тотышы, тавышы, кискен хәрәкәтләре бөтен холкын ачып бирә.

Караклар төркемендә тиз кызып китүе, үзен башкалардан «мин кем» дип тотуы белән аерыла. Гыйльметдиннең (арт. Ф. Сафиуллин) сөйләгән әкиятен җанландырганда тавышы да, кешнәве дә нәсел айгырыннан ким булмады. Нәфис Газиевның уены, аның сәләте турында аерым язарга мөмкин. Гәүдәсе кебек, таланты да зур. «Ни кыланса шул килешә...» дип җырлыйлар бит. Ул менә нәкъ аның турында.

Рифат Әхмәдиев тә караклар өерендә бик аерылып торды. Атын югалтып килгән ятим авыл агае бик гадел, горур булса, Питердан килгән патша офицеры гел башка, берсен-берсе кабатламый торган ике кеше - ике образ.

Власть кешене нык үзгәртә. Тыйнак кына, Фәйзел белән туп тибеп, урланган икмәкне кире Сибгатькә китергән мөгаллим дә (арт. Раушан Мөхәммәтҗанов), кулына власть таягы белән мөһер эләккәч, туксан градуска үзгәрә.

Сибгать байларның атын таласа, мөгаллим бө-енесен һәм бөтен әйберне талый торганга әйләнә. Елан тиресен сала. Спектакль башлангандагы мөлаем, самими мөгаллим җирәнгеч, чын мәгънәсендә нәфрәт уята торганга әйләнә. Власть кем икәнен, кайдан чыкканын оныттыра. Тик ничек кенә боргаланмасын, беләгеннән җилкәсенә кадәр сәгать тезмәсен - ыштаны һаман мунчала бау белән бәйләнгән килеш кала.

Гомумән, артистлар Илсур Хәертдинов, Фаил Сафиуллин, Илназ Галәветдинов, Алмаз Габдуллин уеннары турында да шактый тәфсилле язып булыр иде. Татарстанның халык артисты Рафик Таһировның Ишмие, гадәттәгечә, югары кимәлдә эшләнгән. Хәтта әллә яше, әллә эше белән караклар өерендә аерылып та тора иде. Сәхнәдә атка атланмаган ул гына калды бугай.

Сәйхун роле Динар Хөснетдиновның атказанган исеме алгач уйнаган беренче тискәре роледер. Ата карак үзе зур өметләр баглаган чибәр Сәйхун әкренләп елак, үчле бер мескенгә әверелде. 

Инде төп герой - өер башлыгы Сибгатькә (ТР атк. арт. Эдуард Латыйпов) чират. Башланып киткәндә моңа кадәр уйнаган геройларын хәтерләтсә дә, Э. Латыйпов бик тиз арада мин белгән, күргән артисттан гел башкага әйләнде.

Хәтта тышкы кыяфәтеннән дә танырлык түгел иде. Грим салынышы, осталыгы, таланты, рольдә яши алуы тулы көченә күренде. Иҗат тарихында Сибгать образы Эдуард Латыйповның иң яхшы рольләренең берсе булырга охшаган.

Эх, дөнья, буялган... 

Ярты гасыр элек язылган драманы режиссер бик оста бүгенге көнгә аваздаш итеп сәхнәгә менгергән. Артистларның һәр репликасында я турыдан-туры, яисә күчерелмә мәгънәдә бүгенге көнгә бәя чагылыш тапкан. Укытучының хәерчелеге дә, байларның һаман гади халык өстеннән көн күрүе дә, власть булган җирдә ирек булмавы да - берсе дә читтә калмый. Геройлар адәм баласының бик тиз үзгәрүчән холкын, намус, вөҗдан сатып үз җанын сак-лап калырга сәләтле икәнен күрсәттеләр. Алар хәтта атта да һәркайсы үзенчә чаба.

Спектакльдә тагын тамашачыны тетрәткәне һәм сокландырганы - ул тамашаның гел ир-ат актерлардан гына торуы. Затлылык, саллылык, көч, динамика, энергия сәхнәгә генә сыймыйча залга ташып чыкты. Дистә ярым ир-егетнең җырлавы гына да ни тора! Шуңа да тамашачы артистларны сәхнәдән җибәрмичә озаклап алкышларга күмде. Афәрин, Театр! Афәрин, артистлар! Афәрин, режиссер!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса