Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы Түбән Абдул авылында Сафиуллин Шәйдулланы искә алдылар

Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе барлык кешеләрне инде моннан 106 ел элек булып үткән тарихи вакыйга белән яңадан таныштырды.

Күптән түгел генә Сафиуллин Шәйдулланың каберендә Түбән Абдул җирлеге үзидәрәсе башлыгы Юнысов Равил Рәфкать улының тырышлыгы белән  чардуганы яңартылды һәм өстенә яңа таш куелды. Шушы изге эшне башкарырга авыл башлыгына авылдашыбыз Ногманова Әлфирә Ибраһим кызы мәтди ярдәм күрсәтте.


Егерменче сентябрь көнне Түбән Абдул җирлеге үзидәрәсе башлыгы җитәкчелегендә, ветераннар советы рәисе, Елховой урта мәктәбе укучылары, мәдәният, китапханә һәм музей хезмәткәрләре бергәләшеп Сафиуллин Шәйдулланы зурлап искә алдылар. Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе барлык кешеләрне инде моннан 106 ел элек булып үткән тарихи вакыйга белән яңадан таныштырды.

Үлгәннәргә исән калганнардан бары бер нәрсә, дога кирәк, шул уңайдан Түбән Абдул авылы имамының ярдәмчесе Мотыйгуллин Гариф Шәхит улы һәм Кызыл- Көч авылы аксакалы Гиниятуллин Габбас Шәйхелислам улы, Шәйдулла рухына багышлап дога укыдылар, дип хәбәр итә Елховой музее. 

 

1918 елның апрель аенда коммунист Сафиуллин Шәйдулла белән  фаҗигале хәл булган. Ул Әлмәт районы Түбән Абдул һәм Елховой авыллары халкының күңелендә әле бүген дә яши.

Кем соң ул Сафиуллин Шәйдулла, һәм нәрсә булган аның белән дигән сорауга җавапны иң элек Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда табып була.

Бөтен дөнья тарихына зур йогынты ясаган 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе Әлмәт районы авыллары тарихында да уелып калган. Революциядән соң булган яңа тәртипне саклаучылар (кызыллар) һәм аңа каршы булучылар( аклар) арасында киеренке көрәш барган. Кызыллар яклы Сафиуллин Шәйдулла шул вакыттагы көрәшнең корбаны булган.

1918 елның апрель аенда авылга колчаклар армиясе бәреп керә, шул вакытта авылның бер ялагай кешесе, менә бу йортта “ большевик” яши дип Шәйдулла яши торган йортка күрсәтә. Шәйдулла исә авылга аклар армиясе килгәнен күргәч авылдан качып өлгерә алмаганын белеп, өй түрендә тора торган зур сандыкка сулар өчен тишек ясап шунда кереп яшеренә. Хатынына сандыкны бикләп ачкычын яшереп куярга куша.

Ялагай сүзенә карап өйгә кергән акгвардиячеләр өйнең астын өскә китереп, чардактан, идән асларыннан, чоланнан эзлиләр. Шәйдулланы һәм тапмый чыгып барганда аның әле яңа гына өч яшен тутырып килүче малае “Әти сандыкта юк”, - диеп әйтеп салмасынмы?! Шул вакытта отрядта булган татар кешесеннән командирлары “О чём это он?”- дип сорап куя. Ә солдат аңа баланың әйткәннәрен русчалатып әйтеп бирә. Шуннан соң алар Шайдулланың хатыныннан ачкычны таптыралар һәм зур йозакны ачып аннан Шәйдулланы сөйрәп чыгаралар. Кызылармеец Шайдуллага ул вакытта бары 27 яшь кенә була. Аны Шушма елгасы янына алып киләләр һәм старостага Елховой һәм Түбән Абдул авыллары халкын җыярга кушалар. Халык бик тиз җыела башлый. Бөтен халык җыелып беткәнче Шайдулланы аклар яклы булмаган өчен кыйныйлар, янәсе башкаларга сабак булсын, “Кем кызылармиягә ярдәм итә - барсын да шушы хәл көтә, - ди алар. Халык җыелып беткәч Сафиуллин Шайдулланы тезелеп баскан салдатлар “залпом” аталар һәм аның үле гәүдәсен бозлары да китеп бетмәгән Шушма елгасына атып бәрәләр. Шәйдулланың гәүдәсен судан чыгарырмаска боера, халыкны куркытып куя командирлары. Авылдан азык-төлек җыеп чыгып китәләр, Шәйдулланың хатыны күз яшләренә батып көянтә белән судан иренең үле гәүдәсен эзли. Барлык авыл халкы балалар да, олылар да нишләргә белмичә йөрәк сыкравыннан аккан күз яшләрен сөртеп көчсез килеш карап торалар.

Шушма елгасының түбән агымында бер балыкчы карт, су белән агып килгән гәүдәне күреп гәүдәгә озынырак агач ботагы бәйләп аны су буенча җибәргән. Төнлә, бөтен авыл көчле йокыда булганда Шәйхетдинов Шәйхетдин карт Шушма елгасының тар борынында терәлеп калган үле гәүдәне судан тартып чыгарып, кабер казып, Шәйдулланы җир куенына тапшырган. Үзе башкарган эшне ул бары тик илдә тәртип урнашкач кына оныгы Шәйхетдинов Габдрәшиткә, калкып тора торган җирнең буш түгел, ә каберлек икәнен аңлатып аның тарихын сөйләп биргән.

Оныгы каберлекнең тирәсен тотып куйган. Илдә Совет власте урнашканга кырык ел булу уңаеннан Хәлиулла Әхмәтшин шушы фаҗигә булган җиргә пирамидаль һәйкәл бастырып куя. Ә 2016 елда  Равилов Радик Әгъләм улы батыр авылдашларына багышлап, Сафиуллин Шәйдулла һәм 1918 елның май аенда сәнәкчеләр тарафыннан үтерелгән Юнысов Әгъләмгә музей йортына һәйкәл бастыра.

 

Елховой музее

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса