ТР Рәисе ярдәмчесе Әлмәт укучылары белән очрашты
Ул Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбендә булды.
Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбендә мөһим кунакны шулай каршы алалар. Эш визиты белән Әлмәткә республика Рәисенең ярдәмчесе һәм «Беренче хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе советы рәисе Тимур Сөләйманов килде. Ул берничә уку сыйныфын карады. Аннары «Беренчеләр вакыты» автобус туры кысаларында көн программасын ачуда катнашты һәм укучылар белән аралашты.
Балаларга мондый рәсми булмаган аралашу ошаган. Залдагы укучылар сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңлаганнар.
Кунак берүзе түгел, ә «Время первых» автобус туры активистлары компаниясендә килде. Ул Казанда старт алды, ә аннары республика шәһәрләре буенча хәрәкәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа