Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Беләсеңме, апаем, күңелемнең рәхәтлеге...»

Роза Гавис кызы Салихованың театр дигән сәнгать дөньясында үзенең затлы, дәрәҗәле урыны бар.

Тормыштан канәгать, яшь артистларның уенына мөкиббән китеп ихластан куана, аларның иҗатын ярата. Ул бәхетле артист.

Аның белән очрашу, сөй-ләшү, аралашу - үзе бер мәктәп. Кем өчендер тормыш, яшәү мәктәбе, кемгәдер сәнгать юлында үз урыныңны табарга өйрәнү мәктәбе, ә кем өчендер бөтен бер дөнья. Чөнки ул яшәүне, кешеләрне ярата, яшьлеккә, матурлыкка соклана, изгелеккә, өлкәннәргә, иманга хөрмәт белән карый, дуслыкның, туганлыкның кадерен бе-лә, кичерә, көрәшә, җиңә.

роза Салихова

Җыр-моңга гашыйк Актаныш кызы Әлмәт музыка училищесына укырга керергә дип китә дә, театрга килеп керә. 1969 елда килеп кергән чибәр, сылу гәүдәле, көр тавышлы, янып торган кыз, инде зур дәрәҗәләргә ия,
затлы, саллы актриса - бүген дә театрда. Аны таныйлар, аңа елмаялар, сок-ланалар.

Рольләрем түшкә тагылган медаль кебек

Ярты гасырдан артык сәхнәдә. Шул гомер эчендә нинди генә язмышларны үз җаны аша уздырмаган да, кемнәр генә булып көлмәгән, еламагандыр ул. Мәгърур буй-сын, затлы тавыш, нык холык һәм бик тирәндә, күпләрнең маңгай күзе түгел, күңел күзе дә төшеп җитмәстәй тирәнлектә бик нечкә, йомшак, илаһи җан.

Тамашачы алдына чыгып, аларга җан рәхәте, күңел тынычлыгы биргән артистның үзенә кем бирә икән аларны? Өйдә, гаиләдә сәхнә дә, рампа утлары да, тамашачы да, алкышлар да юк бит... Тик ул сайлаган язмышыннан һичкайчан зарлана белми торган ханым. Сер бирми торган, көрәшче, җиңүче, табигый сәләткә, иман ныклыгына ия артист. Ул тудырган образлар да шундый. Чөнки ул табигатьнең үзеннән көч алып яши.

Роза Салихова

- Артист өчен сәхнә ул - «наркотик». Әллә нинди авыр хәлдән дә айнытып, дөньяларын оныттырып җибәрә диләр. Сезнең өчен дә шулаймы?

- Шулай булмыймы соң, шулай. Сәхнәгә чыгуга дөнь-яң түгәрәкләнә. Чир дә, мә-шәкатьләр дә онытыла. Бер спектакльдә менә таяк белән йөргән җирдән биек урындыкка артым белән сикереп менеп утырам. Болай гына йөргәндә мәңге утырып булмый инде.

- Чаллы театры өлкән артистларны эштән җибәрә дип дөнья шаулады. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

- Менә әле үзем монда киләм, үзем уйлап киләм. Сиңа бит бер зарланырга урын юк дим. Бик бәхетле артист булдым мин. Үз вакытында «Трактирчы кыз»да Мирандолинаны, «Ай тотылган төндә» Тәңкәбикә, «Җилкәнсезләр»дә Дил-бәр, «Шәмсекамәр»дә Шәмсекамәр, «Җырчы сан-дугачым»да Мөнирәне уйнадым. Болар бит барысы да чын рольләр, болар җан рәхәте. Болар бит түшкә тагылган медаль кебек. Әле хәзер чакыралар икән, елга һичьюгы бер роль эләгә икән - рәхмәт кенә. Китсәк тә кемгәдер үпкәләрлек, рәнҗерлек түгел. Зарлану урынсыз. Минем бит инде хәзер партнерлар да юк. Кайсы кая киткән, кемдер инде бакыйлыкта. Без хәзер өчәү: Камил, Луиза, мин. Ходай безгә шулкадәр сәхнә гомере биргән икән - шатланырга кирәк.

Роза Салихова

- Роза ханым, туган кө-негез уңаеннан Актанышка спектакль белән кайтырга җыенасыз икән...

- Ай, беләсеңме, апаем, күңелемнең рәхәтлеге. Әлмәттә уйнавы бер әйбер, ә менә үзеңнең «туган йортыңда»... Туган йортны бар кеше дә минемчә аңлыйдыр дип уйлыйм. Кайтып төшәргә туган нигезең бар икән, моннан да олырак нинди бәхет булырга мөмкин?! Төп нигездә төпчек энекәшем яши. Алпавыт утары кадәр йорт. Кочак җәеп каршы алалар. Анда уйнау гел икенче, ул җаваплылыкны әйтеп аңлата торган да түгел.

Әйе, аның сөйләве буенча, Усыдан да матур җир дөнья йөзендә юк. Ул су буенда утырган туган нигез, аннан сузылып киткән тау итәге, тау башындагы каенлык,
андагы җиләклек... Ул шундый итеп сөйли, мин хәтта Роза ханымның ауный-тә-гәри тау итәгендә җиләк җыйганын да күз алдына китердем.

Роза Салихова

Кеше бәхете өчен сөенә белү - үзе бәхет

Күзләр яна, йөзендә елмаю. Роза ханым коллегалары турында сөйли. Аларның экранда күренүләренә дә, киенү, басып торуларына да соклана. Чордашларының һаман да затлылыкларын югалтмауларына сөенә. Гомумән, башкалар өчен сөенә белү бүгенге көндә музейга элеп куйган, ак җитеннән тукыган кызыл башлы сөлге кебегрәк. Бар - тик ул бөтенесендә түгел.

- Әле менә шәһәр бәй-рәмендә Камилгә (Камил Вәлиев - Р.Ш.) медаль тапшырганнарын күрдем. Интернетта. Ул басып тору-лар - мәһабәт, костюм, йөз-кыяфәт. Искиткеч инде менә. Сөбханалла... Шул яшьтә бит ул. Чит кешенең, коллегаңның бәхетенә сөенә белү зур бәхет дип саныйм. Шатлыгымнан Луизага шалтыраттым, - ди ул. Партнеры, дублеры булган Дамира Кузаева, режиссер Зәкия Туишева исемнәрен дә сагынып, җан җылысы белән искә алды.

Сүзебез бүгенге сәхнәне тоткан яшьләргә күчте. Алар турында сүз чыгуга, Роза ханым үзе дә шул яшькә төште кебек, күзләре очкынланып китте.

- Бүген Әлмәт театрында гомер булмаганча яшьләр күп. Аларның бармаган шәһәре, катнашмаган фестивале, конкурслары юк. Әлмәт театрын бөтен Рәсәй белә. Алар сез уйнаганча уйнамый. Бүгенге яшь коллегаларыгыз турында нәрсә әйтер идегез?

- Бүген безнең яшьләр бөтен театр дөньясын дер селкетеп, кайнатып торалар, апаем. Ә мин менә, чукынчык, яшьләрнең күбесеннән канәгать. Өлкәннәр уйнаганны яшьләр хәрәкәт белән эшлиләр. Шул миңа ошый, шул рәхәтлек бирә. Бүгенге көн нәрсә таләп итә, алар шуны җиткерә беләләр. Аларның шул хәрәкәтләре, әйтәләр бит әле «соңгы штрих» дип, менә шул бер штрих белән биреп җибәрүләре күңелгә сары май булып ята. Яшьләрнең күбесе соклангыч итеп эш-лиләр. Үзләренең урыннарын чын мәгънәсендә аклыйлар. Театрга килеп керүгә алар сине кочаклап алалар. Рәхәт инде. Элек без яшь чакта өлкән артистлар белән ике арада ниндидер ара калдыру бар иде. Хәзер башкача.

Ул шатлана-шатлана сөйли. Чын күңелдән яшь-ләрнең уңышларына сөенә. Шаян елмаеп, алар булып сөйләп, үзләренең остазларын, партнерларын җылы хисләр белән искә ала. «Монысы үзеңә генә, газета өчен түгел» дип сөйләгәннәрендә дә берәүдән дә зарлану, кимсетү, гайбәтенә керү юк. Әйе, ул бик көчле актриса гына түгел, ул шәхес буларак та бик көчле. Үзәге нык аның. Шундый шәхесләр генә кеше бәхетенә сөенә, үч сакламый, кенә кумый, вакланмый.

Әйтсә - ике сөйләргә урын калдырмаслык итеп әйтә, үзен якларга көч таба, сүзгә кесәгә керми, җебеп, агып утырмый. Көчле шәхес, көчле актриса. Үзе дә көчлеләрне ярата. Үзе дә, йөрәге, эше дә зур. Ваклар белән вакланып тора торганнардан түгел.

Сөйләшеп сүз бетә торган түгел. Ләкин, ләкин... Һәрнәрсәнең дә үз тәртибе, үз җае бар. Без киләсе кү-решкәнгә кадәр саубуллаштык. Затлы эшләпәсен килешле генә итеп төзәтеп куйды да, үз дәрәҗәсен, кадерен белеп, горур башын югары күтәреп, төз генә атлап кайтырга кузгалды. Урамда сентябрь җылысына куанып, берән-сәрән генә алтын яфраклар биешә. Ә алда туган якка кайтасы спектакль көне күңелен иләсләндереп, рәхәтлек биреп тора иде.

Белешмә:

Роза Гавис кызы    Салихова 1948 елның 20 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Усы авылында туа. Әлмәт театрына 1969 елда килә. Татарстанның атказанган артисты (1992), Башкортстанның атказанган артисты (1997), Татарстанның халык артисты (1998).

Уйнаган рольләре: «Эх, Уфа кызлары»нда Гөлчәчәк, «Шәмсекамәр»дә Шәмсекамәр, «Трактирчы кыз»да Мирандолина, «Өченче бүлмәдә эт яши»дә Гөлия, «Җилкәнсезләр»дә Дилбәр, «Ай тотылган төндә»дә Тәңкәбикә, «Сөясеңме, сөймисеңме?»дә Фатыйма, «Банкрот»та Туганым һ.б.

               

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса