Көнбагыш чәчкәсе булып сакланырсың
25 август көнне Х. Әхмәтшин исе-мендәге Елховой авыл тарихы музеен озак еллар җитәкләгән Хәдичә Хәлиулла кызы Ибраһимова арабыздан китте.
Җәлилчеләрне искә алырга җыелган вакытта укыдым аның китүе турындагы хәбәрне. Күз укый, ә аң кабул итми. Тукта, ничек инде ул... Алай булырга тиеш түгел иде бит. Әле кайчан гына... Егерме көн дә үтмәде бит күрешкәнгә.
«Әлмәт таңнары» хезмәткәрләренең күптән Елховой музеена барасы килеп йөри иде. Ерак дип тормадык, август башында бардык. Әлбәттә, музейда инде безне Хәдичә апа каршы алмады. Бүген анда башка җитәкче, тик Хәдичә Хәлиулла кызының исеме, дәрәҗәсе анда иде. Чөнки музейда экскурсияне кем генә үткәрсә дә, күп кеше күңеле, җаны белән Хәдичә апаның тавышын, аның энергиясен, ташып, ургып торган дәртен сизә.
Очрашу искиткеч җылы, рәхәт булды. Тик җанга нидер җитмәде. Музей мөдире Мәдинә ханым телефоннан шалтыратып минем кереп чыгасын әйтте.
Хәдичә апа олы кунак көткән кебек киенеп, үз дәрәҗәсен белеп, шатланып каршы алды. Сагынышкан идек. «Мәдинә, кара әле, музейда болар юк бит. Миндә генә», дип, үзендәге фарфордан эшләнгән тоз, борыч савытларын күрсәтте. Чыннан да, бер шкаф тулы иде. «Кайда барсам алып кайтам. Җыйганны белгәннәр бүләк итеп тә бирәләр», дип, балаларча сөенеп, коллекциясен күрсәтте. Аннары верандага чыгып утырдык. Бусагадан шактый авырлык белән чыкты. Тик ярдәмнән баш тартты. «Юк, әле аны гына чыгам. Мишәр бит әле мин», диде ул, елмаеп. Утырдык та тын калдык. Бер-беребезне белә башлаганда ул ут уйнатып, бер басасы җиргә биш басып, булыр-булмастайларның ике аягын бер кунычка тыгып җибәрә торган ханым, ә минем башта чәчем бар вакыт иде. Хәдичә апа рәхәтләнеп әтисенең ничек музей оештыруын, үзенең ул эшкә ничек кереп китүен елмаеп та, күз яшьләре аша да сөйләде. Дөресрәге, сөйләп калырга теләгәндәй бик ашыкты, кабаланды. «Татарстанда беренче булып безнең авыл музее дәүләт статусы алды бит», дип бик горурланды.
Мин бик азга гына кергән идем. Коллегаларым көтеп тора дип ашыктым. «Кешене көттереп торып булмый шул инде», диде. «Хәдичә апа, исәнлектә күрешергә язсын», диюемә: «Белмим шул инде», дип калды.
Белмим шул, дигән булды... Ә белгән...
Басуларда яшел диңгез эченнән зур, сары таҗларын кояшка каратып, көнбагышлар безне озатып калдылар. Син «Әлмәт таңнары» газетасы хезмәткәрләре хәтерендә дә, шәхсән минем күңелдә дә елмаеп кояшка баккан сары көнбагыш чәчкәсе булып сакланырсың, Хәдичә апа.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа