Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Шәп очрашулар» кызыклы үтә

ТЭФИ премиясе лауреаты Антон Михалёв Әлмәт яшьләре белән очрашты.

Нефть төбәгендә узган «Каракүз» этнофестивале әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен яңа мөмкинлекләр ачуын дәвам итә. Чараны «Татнефть» Хәйрия фонды уздыра.

Узган ялларда шәһәребездә тагын бер мәдәни чара оештырылды - Бөтенроссия анимация киносы фестивале үткәрелде. Аның кысаларында Әлмәткә ТЭФИ премиясе лауреаты, күпсанлы ТВ-тапшырулар һәм проектлар режиссёры, актёр Антон Михалёв килде.

Үзенең эшлекле сәфәре кысаларында ул Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә дә кунак булды. Анда ул телевидение өлкәсе белән кызыксынучы яшь буын белән очрашты, аларга үз киңәшләрен бирде. Чараны Әлмәтнең «Беренчеләр хәрәкәте» командасы «Шәп очрашулар» проекты кысаларында оештырган иде. «Беренчеләр хәрәкәте» Әлмәт бүлеге җитәкчесе Зөһрә Курмакаева хөрмәтле кунакны сәламләде, аңа татар халкының милли ризыгы булган чәк-чәк бүләк итте.

Әлмәтлеләр танылган кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Антон әфәнденең вакыты әз булса да, бер сорауны да читтә калдырмады, барысына да җавап бирде. Ул үзенең телевизион практикасында булган көтелмәгән вакыйгалар, режиссер эшчәнлеге белән бәйле кызыклы фактлар белән уртаклашты.

«Һәрберегезгә дә үз юлыгызны табуыгызны телим. Эшегез сезне канатландырып, илһамландырып торсын. Эшкә кирәк өчен түгел, ә үзең теләгән өчен барырга кирәк», - дип киңәш бирде Антон Михалёв.

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса