Ике туган бергә килсә, сандугачтай сайрашыр
Әлмәт блогеры Альбина Вәлиева абыйсын «Җырлыйк әле» тапшыруына алып барган.
Соңгы вакытта туганнар арасындагы ямьсез күренешләр турында күп сөйлиләр. Әйтер-сең, бөтен кеше ата малын бүлеп, дошманлашып кына ята. Юк, бер-берләре өчен җаннарын бирергә әзер булган, ярдәм кулын сузып, хәл белешеп торганнары да бик күп бу тормышта.
Урыс халкында «Хыяллану зыянлы түгел» дигән гыйбарә бар. Ә хыялланучылар татарда да аз түгел, һәм чыннан да, хыял-өмет яшәтә, яшәртә кешене. Күрше Лениногорск районы Мичурин авылында гомер итүче Рөстәм абый Зәйнаков инде берничә тапкыр Татарстан телевидениесе аша чыгыш ясаган булса да, «Җырлыйк әле» тапшыруына барып җитә алганы булмый. Гомер буе җырлап яшәгән кешегә халык алдында чыгыш ясау - җан рәхәте.
Альбина абыйсының шундый хыял белән яшәгәнен белә дә, «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Нәҗип Бәдретдинов белән элемтәгә чыга һәм абыйсына тагын ике иптәш-көндәш табып, аларны башкалага алып бара.
Рөстәм абый кечкенәдән җырларга һәвәс була. Малай чагында әтисе аның шул сәләтен күреп, үзенә кечкенә гармун сатып ала. Ул тырыша, шыңгырдата, көй чыгарырга азаплана. Ә бер көнне әнисе, камыр изеп, куәс чиләген мич башына куя. Һәм камырлы чиләкне шул тирәдә торган гармун белән каплый. Мич артында бозау, лакан белән су. Рөстәм күргәндә өр-яңа гармун камырга баткан була инде. Малай да төшеп калганнардан түгел: ала да, гармунны лакандагы су белән яхшы итеп юа һәм бармакларын төймәләргә куеп тартып җибәрә. Суда җебеп келәе купкан гармун бердән икегә әйләнә - урталай өзелә. Тик җыр-моңга булган мәхәббәт өзелми.
Сабан туйларында, аулак өйләрдә, егетләрне армия сафларына озатканда, килен төшергәндә, туй табыннарында, туган көннәрдә, авыл сәхнәләрендә, зур мәдәният сарайларының затлы залларында уйнарга туры килә. Чөнки ул татар моңы белән сугарылган. Бүгенге заманның өч көнлек, өч тиенлек такмакларын кабул итү авыр аңа. Ләкин һәр заманның үз җыры икәнен аңлый. Ә милли моңның, татар җырының бетмәсенә иманы камил Рөс-тәм абыйның.
«Татар телебезне, моңыбызны саклап үстерү өчен җырчылар, журналистлар, блогерлар бер булып эшләргә кирәк. Туганыңа, дустыңа, гомумән бер-береңә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга. Кемгәдер бер кечкенә генә изгелек кылсаң да, җанга рәхәт. Ә ул кеше туганың булса, шатлыгың икеләтә арта», - ди Альбина.
Шулай, «брат братның көтү көткәненә рад», дип яшәгәнче, «ике туган бергә килсә, сандугачтай сайрашыр» дип яшәү күпкә хәерлерәк.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа