Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Өзелгән җыр эзеннән

25 август – Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне. Бу инде күптән традициягә әйләнде.

Патриотизм, Батырлык, Туган ил, Ватан, Үлемсезлек кебек төшенчәләр кабаттан калкып чыкты, яңа төсмер алды. Бүгенге вәзгыять әлеге сүзләрдән гамәлгә күчәргә кирәген ассызыклый. 
Әлмәттә Җәлилгә куелган һәйкәл янында үткән хәтер митингысына язучылар, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына битараф булмаган милләттәшләр җыелды.

Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова үз чыгышында әлеге чараның бүгенге көндә ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына басым ясады. Активистка Гөлия Җамалиева яшь буынны тәрбияләүдә Җәлил һәм җәлилчеләр рухының әһәмиятенә тукталды.
Язучылар Рәфкать Шаһиев, Минзифә Әхмәтшина, бертуган Фәрхетдиновалар, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр: Зөлфия Сираева, Наилә Гаффарова, Кадрия Рәхимова һ.б. үзләренең шигырьләрен укыдылар, хис-тойгылары белән бүлештеләр.

Чара чәчәкләр салу һәм җәлилчеләрне бер минут тын калып искә алу белән тәмамланды. 
Чарада район җитәкчеләре, депутатлар да катнашса Хәтер митингысының кыйммәте, дәрәҗәсе күпкә артыр, җәмәгатҗчелекнең игтибарын ныграк җәлеп итәр иде. 

Әйе, җыр өзелгән.. Тик аны ялгыйсы иде. Өзелеп, югалып бетүдән саклар өчен. Илебезнең данын, солдатның, солдат хатынының, солдат анасының, солдат баласының дәрәҗәсен югары күтәрсәк иде. Илебезгә тынычлык кайтсын, кан-яшь түгелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса