Самавырың җиз икән, кайнаулары тиз икән
Безнең халык бәйрәмне ясый да белә, бәйрәм дә итә белә. Узган шимбәдә Мәмәт авылында «Самавыр бәйрәме» булды.
Хуш исле чәй, кайнар коймак, җыр-моң, авылдашлар белән күрешү, аралашу... Адәм баласына ял да кирәк.
Шәһәрдә көнаралаш бәйрәм үткәреп ятканда, авыллар нишләп калышып торсыннар ди. Шәһәрдәге кебек юллар ябып, киртәләр корып, ризасызлык ишетеп тормыйсың. Авылда бар да иркен вә «широкий» - урамнар да, күңелләр дә.
Әле генә Нәдердә «Урам бәйрәме» булды, Кама-Ис-мәгыйльдә «Карга боткасы» пешергәннәр иде, икенче берәүләрдә мендәр-ястык, кайдадыр чишмә бәйрәме. Бишмунчалылар атна саен берәр милли бәйрәм уздырмыйча калмый. Теләгең булса, бәйрәмен дә үткәрергә, чарасына туры килгән җанга ятышлы исемен дә табарга була. Ә матди ягын авыл кешесе үзе кайгырта. Беркем китерми. Үзе таба, үзе каба. Авыл Советы кирәк диләр. Юк, «сәвит» түгел, теләк кенә кирәк.
Җәйге кызу сүрелеп, тын гына, тымызык кына көн кичкә авышканда авылның Мәдәният йорты каршына әкренләп халык җыела башлады. Авыл өстенә берсен-берсе алыштырып әле моңлы, әле дәртле көйләр таралды. Бер читтә самавырлар күргәзмәсе оештырылган. Дистәдән артык самавыр арасында ниндиләре генә юк. Янәшәдә, бик күпләрнең җырлы яшь-лекләрен искә төшереп торсын диптер инде, гармуннар тезеп куйганнар. Чөнки хәзер гармун-баянга кушылып җырлаучыларны күрү сирәгәеп бара.
Арканлаган кәҗә, печән кибәннәре, читән буенда тәгәрәшеп үскән кабаклар, пар бөркеп кайнап утыручы самавыр, майлы табада пешкән кайнар коймак... Җан рәхәте.
Бәйрәм авылдашларны сәламләү, Мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәккә йөрүче балаларның чәй, самавыр темасын яктырт-кан биюләре (сәнгать җитәкчесе Альбина Мөхәм-мәдиева) белән башланып китте. Авылның яшь, өметле җырчы егете Айгиз Ихсановның чыгышын көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Бәйрәмгә кил-гән кунакларның дәртле җырлары, алып баручы-ларның мәзәкләре авыл ки-ченә бәйрәм рухы өстәде.
Кемнең генә туган авылы-ның болын-кырларыннан җыеп пешерелгән үлән чәй-ләрен, пар бөркеп торган самавырдан кайнаган чишмә суы белән чәй эчәсе килми икән. Аның җанга дәвасы, тәнгә сихәте турында нәкъ менә «Самавыр бәйрәме»ндә Мәмәт кызлары, киленнәре сөйләп киттеләр.
- Самавыр бит урыс бәй-рәме диючеләр дә булды. Мин моның белән килешмим. Самавыр инде ул әллә кайчан татарныкына әйләнде. Урыс халкы ул безнең кадәр күп итеп, тәмле итеп чәй эчми. Татар халкы гомер бакый «тастымалларны сыкканчы, самавырны екканчы» чәй эчкән. Ничек инде аны татарныкы димисең. Татар халкы инде күп еллар көндәлек тормышта самавыр кулланган. Ул муллык, байлык, өй җылысы символына әйләнгән. Шуңа да самавырны милли йолаларга туры китереп, авылдашларга бәйрәм ясарга уйладык. Хәзер бит самавыр чәе тансык. Күп кешедә алар юк та. Ә менә бүгенге бәйрәмдә килгән һәр кешенең самавырда кайнаган хуш исле чәйләр эчеп, күчтәнәчләр белән сыйланып китү мөмкинлеге бар. Мондый бәйрәмнәр авылдашларга тагын бер кат күрешеп-сөйләшеп, азрак көндәлек эш-мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп алу чарасы да, - ди әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе булган Мәмәт авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Хәния Бәдгытдинова.
Бәйрәм гөрли. Җырчы-ларның берсен икенчесе алмаштыра. Мәмәттәге «Самавыр бәйрәме»нә Ка-ма-Исмәгыйль авылыннан фольклор ансамбле кызлары кунакка килгән иде. Мәмәтлеләр аларның чыгышын дәррәү алкышларга күмделәр.
Самавырлы табын бөтен гаиләне бергә җыя, туплый торган бер төш, үзәк булып торган. Әби-бабайлар янәшәсендә, тыйнак кына, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп, үзара ихтирам белән аралашканны күреп үскән сабыйлар бүген инде үзләре оныклар сөяләр. Самавыр ул әбиле-бабайлы балачак истәлеге дә икән әле.
Бу хакта китапханә мө-дире Фәния ханым Вафина бик тәфсилләп, нәсел шәҗәрәләре белән бәйләп сөйләде.
Беренче самавыр моннан 300 елга якын элек Уралда эшләнә. Ә самавырның башкаласы дип танылган Тула шәһәрендә күпләп җитештерү 1778 елда башлана. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, самавырның төзелеше ягыннан бернинди үзгәреш булмаган. Бары тик тышкы яктан дизайн һәм бизәлеш буенча гына үзгәрешләр кичергән.
Бәйрәмгә шушы авылда туып-үскән Мисгать абый Садриев тормыш иптәше Зө-бәрҗәт апа белән килгән-нәр иде.
- Мондагы самавырларның алтысы безнең гаиләдә сак-лана, - диде Зөбәрҗәт апа. - Берсе каенанам Гөлчирәнеке. Ул аңа каенанасыннан калган булган. Әлеге самавырга инде 100 елдан артык. Икенче истәлекле самавыр 1956 елгы. Анысы - әтинең әнигә биргән туй бүләге.
Әлеге гаилә беркайчан да буш кул белән йөрми. Бу кичәгә дә күчтәнәчләрен төяп килгәннәр иде Садриевлар.
- Быел кайсыгызның самавыр чәе эчкәне бар? - диде Мисгать абый, килгән ку-накларга мөрәҗәгать итеп. Арада кул күтәрүчеләр саны дистәгә тулып беттеме икән. - Юк, мин кунакта түгел, үзегез самавыр кайнатып эчтегезме дип сорыйм, - диде ул, шаяртып. Куллар тагын кимеде. Шулай, җәмәгать. Әллә иренәбез, әллә эшебез артык күп, самавыр бик сирәк җырлап утыра шул.
Әйе, теләсәң, юк кына җирдән дә матур бәйрәм оештырып, мәгънәле, мавыктыргыч итеп үткәреп була икән. Җирле үзидарә җитәкчесе булмавы да киртә була алмады мәмәтлеләргә. Сабан туен да гөрләтеп үткәрделәр, «Самавыр бәйрәме» дә үтә.
- Мондый бәйрәмнәр авыл җирлекләре өчен бик кирәк, алар үзләре бер тәрбия чарасы. Безнең Мәдәният йорты, китапханә кызлары бик булганнар. Әллә нинди бәйрәмнәр, чаралар оештырып, авылдашлар күңелен күрә беләләр. Хәзер бит инде самавырдан чәй эчүләр дә онытылып бара. Гореф-гадәтләр елында мондый бәйрәм безнең үткәнебезгә борылып карарга, әби-ба-баларыбыздан калган йолаларны барларга мөмкинлек бирә, - ди Мәмәт мәктәбе укытучысы Ләлә Ситдыйкова.
Шулайдыр, үткәнен бел-гәннәрнең генә киләчәге бар. Җырлы-биюле тамаша тәмам. Кунаклар алып килгән күчтәнәчләре белән берсен-берсе кыстый-кыстый самавыр чәе эчәргә җыелдылар. Кичке һаваны ярып авыл өстенә хуш исле мәтрүшкә, юкә чәчәге, метлек, чабыр үләннәре исе таралды.
Самавырлардан шаулап пар күтәрелә, борынга тәмле булып төтен, кызган май, кайнар коймак исләре керә. Мәмәт авылы бәйрәм итә. Соңгысы булмасын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа