Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Матурлык турында сөйләшик әле

Әлмәт театры гел талантлардан гына торган коллектив. Ул шулай яралган һәм шул талантлар белән яши. Артист Резедә Сафина - шундыйларның берсе.

Җәйге яллар тәмам. Иҗади көч, дәрт белән артистлар яңа сезонга әзерлекне башлап җибәрделәр.

Тамашачылар күз алдында булган билгеле дә, билгесез дә, серле дә, кызыклы да язмыш артист тормышы. Аңа сокланалар, аның белән кызыксыналар. Чөнки ул башка «камырдан». Соңгы арада Татарстан театрларында төрле ыгы-зыгы чыгып тора. Иҗат дөньясы бераз шулайрактыр инде ул бәлки. Тик бөтенесен язарга ярый, бөтенесен сөйләргә мөмкин дип кенә «һава бозу» матур түгел.

резеда театр

Ә без театрның талантлы, чибәр актрисаларыннан берсе булган Резедә Сафинаны матурлык турында сөйләшергә чакырдык. Дөресрәге, безнең сөйләшү үзеннән-үзе шулай килеп чыкты.

- Резедә ханым, бал яккан кебек, бөтен кешене бит Казан үзенә тарта. Укып бетергәч, Сезнең дә Казанда каласы килгәндер?

- Килде инде. Мин авыл кызы булгач, укырга килгәч тә безне Казанда кочак җәеп каршы алучы булмады. Укуны тәмамлаганда Казанга ияләнеп кенә беткән идем. Ә Фәридә Бәгыйсовна безне уку чорында ук карап, кү-зәтеп торды, укуны тәмамлагач Әлмәт театрына чакырды. Чакырды дигәч, мине генә түгел, ул алай исем-ләп дәшмәде. Без Илдар абый Хәйруллин төркеменнән алты яшь артист килдек. Монда бит безне чакырдылар, кирәксенеп, безгә ышанып, безгә өмет баглап. Казанда каласы килсә дә, безне Әлмәт кебек чакыручы булмады. Монда инде башта мин үземне туган якка, авылга кайткан кебегрәк хис иттем. Хыяллар бит Казан иде, ни әйтсәң дә. Ә бүген мин анда ике көннән артыкка түзә алмыйм, Әлмәтем дип, гаиләм, театрым дип кайтам. Мин әлеге театрда эшлим дип горурланып йөрим.

- Артистның театр язмышы режиссерга бәйле диләр. Ул роль бирә. Болай итеп әйт, тегеләй кара... Сез - артистлар үзегезне кеше әйткәнне кабатлап тора торган тутый кош - грамоталы попугай итеп хис итмисезме?

резеда театр

- Юктыр, ул кадәр дәрәҗәдә үк түгелдер. Төрле режиссерлар була. Кайбер режиссерга киресенчә, үз фикереңне яклау ошый. Алар шуның белән синең ихласлыгыңны тотып ала, күбрәк иҗа-ди мөмкинлегеңне күрә, ача. Кайвакыт ул әйткән нәкъ синеке була. Син аны үзең дә тоясың. Театр бит ул җанлы организм. Күптән түгел Чаллыда «Күңел» радиосының туган көне булды. Без артист Иркә белән эш-ләдек, мин аңа сценарий яздым. Концерт матур булды. Мин җырчыларның сәхнә артында булганым юк иде. Шунда булдым һәм исем китте. Анда сәхнә артында бер-берләренә карата салкынлык. Алар һәркайсы аерым. Бездә бит ул алай түгел. Безнең бит сәхнә артында да җылылык. Без бер гаилә.

резеда театр

- Әлмәт артистлары, бигрәк тә егетләр, кинода төшү буенча да бик популярлашып баралар. Сездә андый теләк юкмы?

- Бу хакта мин Динар Хөснетдиновка «Кинода төшкәндә нинди хисләр кичерәсең» дигән сорау биргән идем. Берәр кастингка барып, төшеп кара, аны аңлатып булмый инде, диде. Спектакльдә бит син тамашачың белән күзгә-күз очрашасың. Алар алкышлаган вакытта сәхнәдә басып торгандагы күңел халәтен әйтеп аңлата торган түгел. Кинода төшәсем килми, ул миңа кирәк әйбер түгел дип әйтә алмыйм. Ләкин мин әле аңа барып җитмәдем.

- «Йолдыз чире» дигән төшенчә барлыкка килде. Тик кемгә генә әйтсәң дә, юк, мин андый чир белән чирләмим ди. Бер уйласаң, кем инде авыз тутырып «мин «йолдыз чире» белән авырыйм» дисен. Си-неңчә, ул чир белән күбрәк ир-атлармы, әллә хатын-кыз артистлар авырыймы?

- «Йолдыз чире» бе-лән чирләү өчен артист булу кирәкмидер. Төрле социаль челтәрләрдә үзеңне күрсәтү, блогер булу һ.б. Бүген урамда театр артистын танымаска, ә блогерны танырга мөмкиннәр. Әгәр кеше ул чир бе-лән «авырый» икән, ир-атка, хатын-кызга бүленмидер. Шулай да, хатын-кызларда күбрәк күзәтеләдер дим. Элек бит бер-ике артистны йолдыз иткәннәр дә еллар буе шуны яктыртканнар. Хәзер бит без күп, йолдыз булганны күрми дә калалар (көлә).

резеда театр

- Мин белгән елларда Камал театрында бөтен мәхәббәт геройларын Флера Хәмитова белән Наил Әюпов, Тинчуринда Исламия Мәхмүтова белән Наил Шәйхетдинов, башкортның Гафури театрында Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров, Әлмәттә исә Камил абый Вәлиев белән Луиза апа Солтановалар уйный, һәм алар һәрвакыт җырлы рольләр була иде. Бүген заман башка, җырлап торган мәхәббәтне «ырлап» торган мәхәббәт алыштырды. Артистлар да күбрәк аерым кичәләрдә генә җырлыйлар. Димәк, бүген театр җырчы актерларга әллә ни мохтаҗ түгел?

- Без укыганда, укытучыбыз Тәслимә апа Фәйзуллина, син җыр-лыйсың, сине кайсы театрга барсаң да алалар, җырлый торган артистлар бөтен театрга да кирәк, дия иде. Үзләренең яшь вакытларында шулай булудан чыгып әйткәндер. Бүгенге көндә, сез әйткәнчә, бик мөһим түгелдер. Ләкин мин аны кире кайтыр дип уйлыйм. Классик, академик театр яши бит. Әле-гә бу шундый аралык. Җырлый белү-бел-мәвең мө-һим түгел.

- Сез бик матур, моң-лы, академик юнәлештә җырлыйсыз. Профессиональ вокал дәресләре алдыгызмы?

- Бервакытта да индивидуаль дәрес алганым булмады. Әлбәттә, театр училищесында укыталар инде. Тик шуны аңладым, чыннан да, һичьюгы атнага бер тапкыр вокал дәресләре алырга кирәк. Алайса тавыш утыра, эчкә китә.

резеда театр

Аның тавышы, моңы, аһәңе үзе бер могҗиза. Җанга үтеп керә торган саф көмештәй тавыш, йөрәк-нең әллә кай кылларын тибрәтә торган моң яши Резедә Сафинада.

- Бөтен кеше машина йөрткән заман-да артист Резедә Сафинаның машина йөртү таныклыгы бармы?

- Хатын-кыз машинага, руль артына кешегә бәйле булмас өчен утырырга тырыша. Менә, утырдым да чыгып киттем ди. Мин инде үзем генә утырып кая чыгып китә алам икән? Алай барыр җирем дә юк. Үзем генә утырып чыгып китә торган барыр җир булгач, бәлки мин дә укырмын (көлә).

- Сез иҗади гаилә. Ирегез Илсур Хәертдинов та театр-дагы әйдәп баручы артистларның берсе. Бер казанга ике тәкә башын ничек сыйдырасыз?

- Тормыштагы кебек, театрда да һәркемнең үз урыны, үз роле. Мине гаиләдә ирне ир итәргә дип тәрбияләделәр. Сүз дә юк, ир алдан йөрергә тиеш. Мин бит инде Илсурны җитәкләп йөри алмыйм, бу бит көлке. Әлбәттә, ниндидер мактаулы исем өчен дә мин үземнән алда аны алга чыгарыр идем.

- Хәзер әбие дә, бәбие дә, малае да, бабае да социаль челтәрләрдә утыралар. Артистлар (җырчылар турында сүз бара) үзләренең төрле сурәтләрен куялар да, шунда берәрсе тәнкыйть сүзләре яз-са, үзләренең сәхнә кешеләре икәнен онытып, алар белән талашып, теләсә нәрсә язып бәхәскә керәләр. Әгәр дә берәрсе «Резе-дә Сафинаның күлмәге үзенә килешми» яки «ул киенә белми, вкусы юк» дип язса, Сез аңа җавап язасызмы?

- Юк, әлбәттә. Әле берсендә авылга кайткач, Мамадышта әни белән кибеткә чыктык. Шунда бер апа очрады да әнигә, бу сезнең Әлмәт театрында эшли торган кызыгызмыни, ди. Әни инде, әйе, диде. Кара, ул интернетта матуррак икән, - диде теге апа (көлә). Һәр кешенең бит үз фикере. Минем үземнең шундый эчке бер законым бар: сорамасалар, мин үз фикеремне әйтмим. Минем фикер кемгә кызык инде. Һәркем үз юлында. Берәү яза дип кенә икенчесе күлмәген алыштырып кими. Кайсыдыр яктан караганда бу бәлки тамашачылар белән якын булу, кешенең үз фикерен әйтә белүедер. Ләкин, минемчә, бу ки-рәкмәгән эш.

Кайбер театрлар «керле киемнәрен» халыкка чыгарып үз-ләренә «пиар» ясаганда, Әлмәт театры үзенең спектакльләре белән дөньяны шаулата. Гади тамашачыдан алып бөтен театр дөньясын «дер селкеткән» Халед Хоссейниның «Җил артыннан» әсәре дә Резедә Сафина тәрҗемәсендә тамашачыга барып иреште.

- Резедә, ничек Сез тәрҗемә эшенә алындыгыз? Аның шундый зур уңыш казанасын күз алдына китердегезме?

- Бер елны безнең ир-егетләр 8 Мартка бәйрәм тамашасы әзерләгәннәр иде. Мин егетләргә диалоглар язып бирдем. Шунда Ләйләгөл апа игътибар иткән. «Җил артыннан» әсәре куела дигән сүз чыккач, тәрҗемә итү буенча кечкенә генә кастинг кебек әйбер булды. Җитәкчелек миңа да тәкъдим итте. Монда Казаннан да кешеләр бар иде. Безгә өч көн эчендә ничәдер битне тәрҗемә итәргә бирелде. Һәм минем тәрҗемә ошады. Шулай итеп Фәридә Бәгыйсовна ул эшне ышанып миңа тапшырды. Һәм, Клара апа Булатова әйткәндәй, кө-телгәннән дә яхшырак килеп чыкты. Мин моңа бик шат.

резеда театр

Әйе, Аллаһы Тәгалә аңа бөтенесен дә өеп биргән: актерлык осталыгын, җырлау сәләтен, моң, шигъри талант, әдәби тоемлау һәм тәрҗемә, ачык йөз, аралаша белү, мөлаемлык - «Кавказская пленница» фильмындагыча, бер сүз белән әйткәндә, «просто красавица».

 

Яңа сезон яңа уңышлар, җан тынычлыгы, илләр иминлеге, тигезлек, иҗат дәрте белән килсен!

 

Белешмә

Резедә Разиф кызы Сафина 1989 елның 9 ноябрендә Мамадыш районы Үсәли авылында туа. 2007 елда Үсәли урта мәктәбен тәмамлап, Казан театр училищесына укырга керә. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2014 елда артист Илсур Хәертдинов белән гаилә коралар. 2015 елда уллары Ризван, 2019 елда кызлары Хәят дөньяга килә. Бүгенге көндә дә Әлмәт театры алар гаиләсенең бер өлеше.                                                                                         Уйнаган рольләре: Рәмзия - «Оҗмах капкасы», Кәримә - «Туган-тумача», Нурания - «Кызлар килде авылга», Фәния - «Тормыш корабы», Рәмзия  - «Студентлар 3D», Рәмзия - «Күк капусы ачылса», Нурзилә - «Сагынуларга ни чара», Таңсылу - «Амазонка», Саҗидә - «Диләфрүзгә дүрт кияү», Даша - «Син кайда идең?», Маһирә - «Яшь йөрәкләр», Ләйсән - «Хыял йорты», Гөлүсә - «Йөрәк сере», Сорая - «Җил артыннан», Лилия - «Ах, яки  мәхәббәт элмәге» һ.б.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса