Ул үзе тарихның бер бите
Җир куеныннан бәреп чыккан чишмәнең «күзләрен» арчып, чистартып, юл салып җибәрүче бер кеше була.
Хәдичә Хәлиулла кызы әтисенең эшен ул күрсәткән юнәлештә озак еллар дәвам итте. Шунда кадәр килеп, ничек Хәдичә апаны күрми китәсең ди?! Гадәттәгечә, ачык йөз белән каршы алды ул. Музей турында сүз кузгатуга, бөтен борчу-хәсрәтләрен онытып, яшәреп, әтисенең эшчәнлеге турында сөйләп китте.
- Мин эшли башлагач та килә иде, бер холыксызланмыйча, тегеләй итәргә кирәк, болайрак эшләп кара дип, тыныч кына әйтә иде. Фанатларча эшләде. Чөнки сугыштан исән кайтсам, яу кырында калган авылдашларымның истәлеген мәңге-ләштерермен дип үз-үзенә сүз биргән. Әти үз әманәтенә хыянәт итмәде. Ул бик гыйлемле иде. Археология-не дә, кош-корт, җәнлекләрдән карачкы ясау эшен дә өйрәнде. Рәсем, сынлы сәнгать тә аңа ят түгел иде. Әни гомер буе әтигә ярдәм итте. Экспонатларны юды, чистартты, тәртипкә китерде.
Аннан инде үзем экспонатлар җыя башладым, ул эшкә укучыларымны җәлеп иттем. Кләмәнтәй, Сәрән авылларына җәяү барып чуваш сөлгеләре алып кайткан чаклар бар иде.
Хәдичә апа дөньясын онытып, мавыгып, кинәнеп сөйли. Ул бүген дә бөтен җаны, күңеле белән музейда. Һәм бу аңлашыла да.
Вакыт уза, музейдагы җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә алышына. Ә чишмә башында торганнар үзләре музейдагы саллы тарихның кадерле бер бите булып кала бирә. Чөнки ул шәхесләр - үзләре тарих. Исәнлек-саулык Сезгә, Хәдичә апа!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа