Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төньяк башкаланы яуладылар

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең билгеле бер мәйданын биләп торучы, дөнья халыклары музыкасына багышланган экспозиция гастрольләргә кузгалды.

Нефтьчеләр башкаласының төрки музыка уен кораллары коллекциясе Санкт-Петербургка барып җитте.

Шушы көннәрдә Шереметьево сараенда «Төрки музыка уен кораллары» күргәзмәсе ачылды. Анда Әлмәттән дөнья күләмендә тиңе булмаган коллекция тәкъдим ителә. Нефтьчеләр каласында аны берничә дистә ел дәвамында тупладылар. Фонтанка елгасы ярында интерактив чаралар өчен аны бирегә «Татнефть» Хәйрия фонды китерде.

Экспозицияне ачу тантанасында «Кадим Әлмәт» этномузыка төркеме чыгыш ясады. Сарайның Ак залында Әлмәт ансамбле бәетләр, легендалар һәм Идел Болгарстаны тарихыннан риваятьләрне үз эченә алган программа тәкъдим итте. Моның өчен музыкантлар бары тик коллекциядәге уен коралларын гына кулландылар.

Күргәзмәгә килүчеләрне бүгенге көнгә кадәр сак-ланып калган борынгы музыка уен кораллары, шулай ук сызымнар һәм тасвирламалар буенча ясалган күчермәләре белән дә таныштыралар. Аларның кайберләре гадәти тормыштан юкка чыгарга ук өлгергән ин-де. Кунаклар аларны карап кына йөрмиләр, ә тотып та карый һәм гид җитәкчелегендә аларда уйнауның төп күнекмәләрен дә өйрәнә алалар.

Экспозициянең тагын бер гаҗәеп үзенчәлеге - X гасырдагы төрки юрта күчермәсе. Анда күчмә тормыш алып баручыларның көнкүреш экспонатларын күрергә һәм томбакта, кыл-кубызда яки урта гасыр думбрасында, шаман барабанында, тугыз мең елдан артык элек болан сөягеннән кисеп ясалган флейтада аларның музыкасы ничек яңгыраганын ишетергә була.

 

Таня Шамбер

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса