Мәдәният күгендәге якты йолдыз
Лидия Старшининаның шәкертләре һәм хезмәттәшләре тәҗрибәсе, белеме һәм кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәте өчен аңа чиксез рәхмәтле.
Республикабыз нефть башкаласында яшәүчеләр агымдагы елда ике мөһим датаны билгеләп үтәләр: Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 80 ел һәм Әлмәтебезнең 70 еллыгы.
Калабыз үсеше нефть чыгару белән тыгыз бәйләнгән, тик шулай да төбәгебезнең төп байлыгы булып намуслы хезмәтләре белән шәһәр һәм район тарихына саллы өлеш кертүче кешеләр тора. Шуларның берсе - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәт-кәре, хатын-кыз-лидер, хатын-кыз-педагог, бөтен гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган олуг шәхес Лидия Рәхим кызы Старшинина.
Лидия Рәхим кызы өчен шәхси юбилей елы булган 2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуы белән дә аеруча истәлекле. Чөнки мәкаләбез герое - һөнәре буенча укытучы һәм не-фть төбәге мәдәнияте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән иҗади шәхес. Бүгенге көндә дә ул дистәләгән мәдәният, мәгариф һәм журналистика хезмәткәрләре өчен үрнәк һәм остаз булып тора. Аның иҗат юлы һәм тормышы «Портрет на фоне культуры» дигән китапта тәфсилләп бәян ителә. Авторы - ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия Ярмиева.
Лидия Старшининаның рәхмәтле шәкертләре һәм бүгенге көнгә кадәр аның белән янәшә эшләргә һәм якыннан аралашырга насыйп булган кешеләр юбилей кичәсендә аңа ихлас теләкләрен җиткерделәр.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлау телеграммасын юллаган. «Сезнең һөнәри һәм тормыш юлыгыз - Ватанга эчкерсез бирелгәнлек, Әлмәт районы һәм Татарстан Республикасы хакына намуслы хезмәт итүнең якты үрнәге. Җаваплы педагогик эшчәнлегегез, шәһәрдә һәм районда мәдәни-агарту эшен оештыруга иҗади карашыгыз, иҗтимагый-сәяси тормышта һәм ветераннар эшчәнлегендә инициативалылык һәм ару-талуны белмәс энергиягез белән Сез тирә-юньдәгеләрнең лаеклы хөрмәтен яуладыгыз. Кешеләргә карата сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтегез, абруегыз бүген дә нефть-челәр шәһәренең ветераннар советында актив рәвештә мәдәни-массакүләм эш алып барып, тупланган тәҗрибәне һәм иң яхшы традицияләрне яшь буынга тапшырырга ярдәм итә. Коллегаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан Сезгә карата яңгыраган изге теләкләргә чын күңелдән кушылам. Сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм хөрлек-иминлек телим», - диелә анда.
«Сез - гаҗәеп талант ия-се, сайлаган хезмәтегезгә һәм туган якка тугрылык үрнәге. Бөтен көчегезне, белемегезне һәм тәҗрибәгезне мәдәнияткә, сәнгатькә, педагогик эшчәнлеккә багышлап, Сез нефть төбәге үсешенә, аның мәдәни һәм социаль үсешенә шәхсән саллы өлеш керттегез. Бүген дә Сезнең акыллы киңәшләрегез яңа буын якташларыбызга ярдәм итә, төбәгебезнең чәчәк атуына булышлык итә», - дип билгеләп үтә үзенең котлау хатында Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов.
«Бүген залның тулы булуы Сезнең барлык бүләкләрегез арасында тырыш хезмәтегез, мәдәнияткә, журналистикага мәхәббәтегез өчен иң югары бүләктер, мөгаен. Әлмәткә булган мәхәббәтегез һәм аның чәчәк атуы хакына күп еллар дәвамында кылган эшләрегез югары бәягә лаек.
Сез - безнең йолдызыбыз. Сезнең бетмәс-төкәнмәс энергиягез Әлмәтебез өчен чыннан да тормыш чишмәсе кебек. Сез бүген дә энергия һәм җылылык таратасыз», - дип билгеләп үтте үз чыгышында ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова.
«Әле озак еллар безнең белән булырсыз дип өмет-ләнәбез. Без сезне депутатлар корпусының әгъзасы, шәһәрдә мәдәни элитаның билгеле бер өлешен җитәк-ләүче кеше дип саныйбыз. Лидия Рәхимовна, Сез - безнең байлыгыбыз», - диде «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин.
«Лидия Рәхимовнаны 40 елдан артык беләм. Әлмәт мәдәниятендә һәм гомумән мәдәнияттә аның төп казанышларыннан берсе - кадр-ларны сайлый белүе. Ул кемнең ничек эшләвен күрә белде һәм кадрларга сакчыл карады. Профессиональ җырчы булырга тиеш булса да, ул укытучылыкны сайлаган. Ул бит укытучы-филолог, башкача да булырга мөмкин иде. Себердән кайтып, Әлмәтне, шушы шәһәрне һәм аның мәдәниятен шушындый дәрәҗәгә күтәргәне өчен аңа чиксез рәхмәт әйтергә ге-нә була», - дип ассызыклады Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
«Мәдәният фонындагы портрет, Галиҗәнап хатын-кыз. Әни, дәү әни, җырчы ханым. Тиңе булмаган һәм гаҗәеп харизмага ия хатын-кыз. Укытучы, остаз, педагог. Болар барысы да Лидия Рәхимовна хакында. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә. Кайчандыр мине күреп алуыгыз, тануыгыз һәм бәяләвегез өчен рәхмәтлемен», - дип истәлекләре белән уртак-лашты Әлмәт район мәдә-ният йорты директоры Наталья Беляева.
«Безнең ветераннар советында инде 20 елдан артык үз эшен оста итеп алып бара. Бүген ветераннар советының мәдәният өлкәсендәге барлык казанышлары, әлбәттә, Лидия Рәхимовнаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Аның ярдәме белән без күп кенә мәсьәләләрне хәл итәбез һәм хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез», - диде ӘМР ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин.
«Аның активлыгы һәр-кемгә җитәрлек. Шәһәр иҗтимагый советы әгъзасы буларак, үзенең сәләтләре - эрудициясе, югары профессионализмы, эчке культурасы һәм сизгер йөрәге бәрабәренә Лидия Рәхимовна күп эшли һәм бүген дә бик кирәкле кеше булып тора. Бу зур бәхет», - диде юбиляр адресына ӘМР Иҗтимагый советы рәисе Рушания Нәҗ-метдинова.
Үз чыгышында юбиляр барлык чыгыш ясаучыларга үзен хөрмәт итеп гомер бәйрәменә килүләре һәм Әлмәтнең мәдәни тормышына керткән өлешенә югары бәя бирүләре өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу шәһәр минем икенче Ватаным булды - биредә мин тормышта үз урынымны таптым һәм үземне яраткан эшемә багышладым һәм хәзер дә кирәкле булуыма шатмын», - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук иңгә-иң торып хезмәт куйган сәнгать эшлеклеләренә чиксез рәхмәтле булуын ассызыклады.
«Заманында тормыш һәм хезмәт юлымда В.Е. Борисов, Р.Г. Галиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, В.Г. Гыйрфанов, Р.Ф. Хәсәнова, Г.М. Грицишина кебек легендар җитәкчеләр һәм шәһә-ребез һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән башка бик күпләр очрамаса, җитәкче, профессионал булып формалаша алмас идем», - дигән фикерен дә җиткерде ул.
«Минем уңышлы карьерам республиканың зирәк акыллы мәдәният министрлары И.М. Алеев, М.М. Таишев, И.Г. Тарханов чорында булды. Эшчәнлек елларымда «Татнефть» ААҖ генераль директорлары Ә.К. Мөхәммәтҗанов, Р.Г. Галиев, Ш.Ф. Тәхаветдинов мәдәният өлкәсенә зур хөрмәт белән карадылар. Мин Әлмәтне яраттым, ул да мине үз итте. Без бер-беребезгә кирәк булып чыктык һәм һаман да шулайдыр дип өметләнәм», - диде Лидия Рәхим кызы.
Лидия Старшинина үзен чолгап алган һәрнәрсәдә матурлыкны күрә алу осталыгына ия. Бу тиңдәшсез сыйфатны ул балаларына, онык-ларына һәм гомере буена янәшәсендә булган һәркемгә сеңдерә алган.
Аның иҗат юлы, тәҗрибәсе, белеме яшь буын журналистлар һәм мәдәният хезмәт-кәрләре өчен өлге булып тора. Иҗатта илһам һәм юнәлеш, акыллы үгет-нәсыйхәтләр бирүе һәм яшьләргә ярдәм күрсәтүе - тиңдәшсез талант. Кичә барышында юбиляр адресына бертуктаусыз җылы теләкләр, рәхмәт сүзләре, ихлас котлаулар яңгырады.
Лидия Рәхимовна гаилә ядкарен - әтисе татар халык көйләрен уйнаган скрипканы шушы көнгә кадәр кадерләп саклаган. Юбилей кичәсендә инде 93 еллык тарихы булган уен коралы яңа аһәң белән кабат «телгә килде». Музыкага һәвәслек әтисеннән күчүе бәхәссез. Ә залда чын сәнгать бәйрәме атмосферасы хакимлек итте, чөнки игътибар үзәгендә ул - тантананың төп герое, мәдәният күгендәге якты йолдыз Лидия Рәхим кызы Старшинина!
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа