Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шаулап-гөрләп узды Сабантуйлар

Күпләр көтеп алган милли бәйрәм үзеннән соң тагын бер елга җитәрлек онытылмас истәлекләр, хис-тойгылар калдырып узып та китте.

 Чорлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерсә дә, шөкер, җирлегебездә ул тарихи асылына нигезләнеп үткәрелә.

Сабантуйларда без иң беренче чиратта игенчеләребезне, авыл хезмәтчәннәрен зурлыйбыз. Быел да шулай булды. 10 июнь көнне авыл җирлекләрендә, ә 11е көнне шәһәрдә уздырылган Сабантуйларда кыр батырларын, авыл хезмәтчәннәрен бүләкләделәр, аларга дан җырладылар.

Быелгы бәйрәмгә якташыбыз, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин үзе дә кайткан иде. Дәүләт эшлеклесе район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов белән бергә җирле үзешчән коллективларның мәйданчыкларын, остаха-нәләрне, төрле һөнәр ия-ләренең күргәзмәләрен карап йөргәннән соң әлмәт-леләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин агросәнәгать комплексы ветераны, «Союз-Агро» җәмгыяте директоры урынбасары Марсель Мәүлетовка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.сабантуй

Авыл хуҗалыгы тармагында күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен «Кичүчат» җәмгыяте белгечләре - баш инженер Радик Закировка, баш икътисадчы Нәфисә Илаевага да бүләкләр бирелде. «Чагылтау» җәмгыяте җитәкчесе Гомәр Нәбиев исә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәтенә ия булды. Дистәләгән алдынгы механизаторларга, сыер савучыларга, терлекчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Торак пунктларның экологик торышы буенча бәйгедә катнашып урыннар яулаган авыл җирлекләре башлыклары да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә менә абруйлы «Язгы чәчү батыры» исеменә быел Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ механизаторы Иван Трофимов лаек булды.

Сабантуйның рәсми өлеше тәмамланганнан соң бәйрәм традицион спорт ярышлары, уен-көлке, җыр-бию белән дәвам итте. Халык яраткан, иң көтеп алган ат чабышлары һәм милли көрәш тә оешкан төстә узды.

Сабантуйның абсолют батыры исеменә быел Айдар Алтынбаев лаек булды. Аңа тәкә һәм квадроциклдан ачкыч тапшырдылар.

Сабантуйлар авыл җир-лекләрендә дә бик матур узды. Районның Һәрбер торак пункты шәһәр
Сабантуена тематик фотозона әзерләп, әлмәтлеләр
һәм бәйрәм кунакларына чигү, тегү, бәйләү өчен
мастер-класслар оештырдылар, татар халкының милли йолаларын күрсәттеләр.

- Авылларны саклагыз, һәр хуҗалыкны, һәр ишегалдын кадерләгез һәм һәр кеше турында кайгыртыгыз. Нәкъ менә авыл республикабызның барлык халыкларының күп гасырлык традицияләрен, яшәү рәвешен, туган телен, мәдәниятен, милли киемнәрен саклау-чы булып тора. Ә русларның, татарларның, чувашларның, мордваларның һәм башка милләт халыкларының дус-тату яшәве безнең төп байлыкларыбызның берсе булды һәм шулай булып кала да, - дип басым ясап әйтте Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин.

Хак әйтелгән сүзләр бит. Авыл яшәсә - азык-төлеге дә булыр, телебез дә сакланыр, Сабантуй кебек күркәм бәйрәмнәребез дә гасырлар буе дәвам итәр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса