Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачты авыллар
Узган ялларда Әлмәт районының барлык авыл җирлекләрендә дә сабан бәйрәме - Сабантуйлар гөрләде. Тайсуган һәм Габдрахман авыллары, традиция буенча, бәйрәмне бер мәйданчыкта билгеләп үттеләр.
Биредә бер генә чара да аксакаллар катнашыннан башка узмый, бу юлы да алар милли бәйрәмне уңыш өчен дога кылу белән ачып җибәрделәр.
Авылларның үзешчән сәнгать коллективлары бәйрәм кунаклары өчен те-атральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Җырларда һәм биюләрдә татар халкының мәдәнияте һәм милли йола-традицияләре чагылыш тапты.
Авыл халкын һәм кунакларны ике авыл җирлеге җитәкчелеге сәламләде. Габдрахман авыл җирлеге башкарма комитеты җи-тәкчесенең беренче урынбасары Ренат Мифтахов һәм Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин бәйрәмгә җыелучыларны Сабантуй белән тәбрикләгәннән соң, авыл кешеләренең төп казанышларына тукталдылар һәм җирлекләрдә тор-мыш-көнкүрешнең югары дәрәҗәдә булуы меценатлар - Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләренең игелекле ярдәме нәтиҗәсе икәнлеген билгеләп үттеләр. Сабантуйга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та килгән иде. Ул үзе белән кунаклар - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыклары вәкилләрен дә алып килгән.
Сабантуйның төп геройлары - «Ярыш» хуҗалыгы алдынгылары. Быел һава шартлары уңайсызрак килү сәбәпле, хуҗалык җитәкчесе Равил Шәяхмәтов билгеләп үтүенчә, игенчеләргә 400 гектардан артык мәйданда кабат чәчү эшләре башкарырга туры килгән. Шулай булуга да карамастан, җитәкче яхшы уңыш алачакларына өмет белдерде.
Бу көнне хезмәт алдынгылары Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр, ә Сабантуй өчен традицион булган призга - тәкәгә «Ярыш» хуҗалыгы механизаторы Андрей Барсуков лаек дип табылды.
Бәйрәмгә җыелган халыкны танылган «Мунча ташы» театры артистлары үз чыгышлары белән көлдерделәр.
Сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм җирле үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаган арада мәйданда балалар өчен спорт ярышлары һәм мавыктыргыч уеннар башланып китте. Тамашачыларның төп игътибары батырлар көрәшенә юнәлде. Башта келәмгә яшь габдрахманлылар һәм тайсуганлылар чыкты. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнде. Сабантуйның абсолют батыры булып Тайсуган авылыннан Румил Семкичев танылды. Батырга бүләккә тәкә тапшыру мизгеле тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Ат чабышлары исә, елдагыча, Сабантуйның чын бизәге булды. Данлыклы «Тайсуган» ат спорты клубы ярышларны югары дәрә-җәдә оештыра. Дүрт заездда җирле клубтан, Әлмәт ат спорты мәктәбеннән, Лениногорск, Әлмәт районнары шәхси хуҗалыкларыннан татар, җирле токымлы атлар, юртаклар, понилар көч сынашты. Барлык чабышларда да Тайсуган ат спорты клубы шәкертләре җиңүче дип табылды. Җитез җайдаклар үз көчләрен борынгы төрки «алдарыш» уенында да сынап карый алдылар.
Сәүдә рәтләрендә бәйрәм кунакларына төрледән-төрле сый-нигъмәтләр һәм күңел ачу чаралары тәкъдим ителде. Габдрахман авылының туган якны өйрәнү музее оештырган интерактив экспозиция үзгә бер урын алып торды. Татар йортында фотога төшәргә, традицион милли ризыкларны татып карарга мөмкинлек тудырылган иде.
Музей директоры Эльмира Исмәгыйлова узган елның августында ачылганнан бирле биредә нинди үзгәрешләр булганын сөйләде.
- Узган вакыт эчендә музейга ике мең ике йөздән артык кеше килде. Музей фондлары кызыклы экспонатлар белән тулыланып тора: халык егерменче гасыр башындагы көнкүреш әйберләрен - гаилә ядкарьләрен алып килә. Бу ел эчендә музейда истәлекле даталарга багышланган төрле тематик күргәзмәләр, авылыбыздагы кул эшләре осталарының чигү һәм бәйләү буенча мастер-класслары уз-ды. Һәм, әлбәттә инде, музейның иң мөһим максаты - килгән кунакларны Габдрахман авылының бай тарихы белән таныштыру. Безнең хакта ишетеп, экскурсиягә Әлмәттән һәм якын-тирә авыллардан укытучылар һәм укучылар, «Ветеран» үзәгендә ял итүчеләр еш килә, күп-тән түгел музейга «ТАНЕКО» ветераннары килде. Теләк-тәкъдимнәр кенәгәсе рәхмәтле кунакларның язмалары белән тулыланып кына тора. Авылыбызда туган, әмма биредә инде бер туганнары да калмаган кешеләр дә музейга еш кагыла. Безнең музей алар өчен иң якын туганнары кебек каршы алу урыны булып тора. Монда алар авыл тарихының яңа сәхифәләрен өйрәнәләр, үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар. Балалар өчен дә бик күп чаралар үткәрәбез. Кешеләргә бик ошый. Без - тарих, мәдәният һәм гореф-гадәтләребез сагында торучылар. Үз миссиябезне үтәргә тырышабыз.
Сабантуй - очрашу-күрешүләргә, якты хис-тойгыларга, онытылмаслык тәэсирләргә юмарт бәйрәм. Быелгысы да бер елга җитәрлек уңай кәеф, иге-лекле эшләргә дәрт, көч-куәт биреп тәмам булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа