Исеме милли, асылы нинди?
Татарстан авылларында, районнарда гөрләп Сабан туйлары үтте. Матур, бизәкле, чәчәкле-чуклы булды. Гадәттәгечә.
Сабан туе бит ул ничектер җәйнең асылы, үзәге, бизәге, рәхәте кебек... Кебек иде. Элек. Бөтенесе уптым илаһи үтте дә китте. Быел ул башкача, милли рухта узар дип көтелгән иде. Юк икән, милли рух беркемдә дә калмаган икән бит. Баштагыларда да, астагыларда да. Якутлардан узган ел күреп, кызыгып кайткан хисләр сүрелгән, күрәсең. Сингапур методын өйрәнергә бөтен район түрәсе, замы, помы, гаиләсе белән йөргән кебек, якутларга да шактый зур түрәләр барган иде. Һәм Республика Рәисе Сабан туен спорт ярышына һәм эстрада концертына әйләндермәскә кирәген ассызыклады. Чын татарча, милли бәйрәм булырга тиешлегенә ишарә ясады. Тик район-шәһәрләрдәге, авыллардагы Сабан туе быел да узган елгыларыннан әллә ни аерылмады. Сүз дә юк, матур булды. Тик матур булу ул әле милли дигән сүз түгел. Чөнки татар җаны, татар рухы, сулышы юк иде. Миллилек биючеләребезнең өсләренә кигән киемнәрендә һәм чыгышларында гына чагылды. Миңа калса, хәзерге Сабан туйлары, нинди шәһәрдә булуына карамастан, бөтен җирдә бертөрле уза. Нефтьчеләр, төзүчеләр бәйрәме кебек. Ә миллилек юк. Чөнки аны бер ел эчендә, боерык биреп кенә эшләп булмыйдыр.
Әйе, элек Сабан туен халык үткәрә иде. Чын күңелдән күңел ача, ял итә иде. Сабантуй үткәрү өчен әллә ни зур чыгымнар да тотылмады. Халыктан җыйган яулык-сөлгегә канәгать булып, үзенә уңайлы, җайлы көнне сайлап ял итте. Көрәше дә, аркан тартышу да, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп ярышу кебек уеннарның һәркайсы зур бер мәйданда чират буенча үткәрелә иде. Җыр-бию генә аерым бер читтәрәк булды. Соңыннан исә һәр гаилә, нәсел-нәсәп, дус-иш табын корып, сыйланып, кичкә кадәр күңел ача иде. Хәзер исә авыл җирлекләрендә дә бөтен уеннар эреле-ваклы мәйданчыкларда берьюлы уза. Никтер ашыгабыз, кабаланабыз. Шунысы куанычлы, авылларда әле Сабан туе татарча бара.
Быелгы Әлмәт Сабантуе, Татар конгрес-сының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова язганча, салам эскертләре белән истә калыр. Никтер безнең мәдәният вәкилләре татарлыкны шунда гына күргәннәр. Алып баручылар, җитәкчеләр башында милли түбәтәйләр дә күренмәде. Югыйсә, баш тирләрлек кызу да түгел иде.
Халык күбрәк тәмле ашау артыннан гына йөрде кебек. Сабан туена килгән татарларның үзендә дә милли рух сизелми иде инде. Әнә, шашлык пешерүче азәрбайҗан, әрмән, таҗик һ.б. халыклар булдыралар. Татарыңны, урысыңны күмеп, акыртып үзләренең җырларын кабызып куялар, үз телләрендә сөйләшәләр, үз ризыкларын пешерәләр, саталар. Безнекеләр йөри, урысча сөйләшеп Сабантуй дигән «народное гуляние»да. Кызганыч, бик кызганыч.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа