Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бөтенроссия конкурсында Әлмәт балалары җиңде

3 июньнән 5 июньгә кадәр Мәскәүдә XVIII Бөтенроссия балалар медиасы фестивале «Включайся» узды.

Анда илнең 148 шәһәреннән 800гә якын бала катнашты. Алар конкурста 587 эш тәкъдим иттеләр.

Фестивальдә балалар өчен белем бирү программасы оештырылды: телевидение метрларыннан мастер-класслар, «йолдызлы кунаклар» белән очрашулар, конкурс эшләрен карау һәм фикер алышу һәм федераль каналларга экскурсияләр.

Конкурс җиңүчеләрен «Останкино» концерт залында бүләкләделәр. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Аларның тапшыруы «Мин барысын да белергә телим!» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса