Дүрт буын хатирәләр барлады
Туган иленең үткәненә битараф булмаган, тарихны белгән, бүгенгесен кадерләгән шәхес Ватан баласы була, мөгаен. Андый шәхесне тәрбияләргә дә кирәк шул.
«Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс!» - дип бик дөрес әйткән якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин.
Әлмәт физик культура көллиятендә искиткеч күркәм чарада катнашып, гүзәл тәрбия бирү үрнәгенең шаһиты булдым. Миннур Латыйпова үзе үткәргән чарага дүрт буын вәкилләрен чакырган иде. Бала килеш сугышның эчендә, фашист оккупациясендә булган
Софья Янина 88 яшендә дә әлеге вәхшилекне оныта алмый. Әтиләренең, туганнарының батырлыгы, илне азат итүдә куйган көчләре бәяләп бетергесез икәнен сөйләде. Күргәннәрен бәян иткәндә аның күзендә яшь иде, безнең дә күңелләр тетрәнде.
Татарстанның атказанган укытучысы
Софья Матвеевнаның әле дә «Знамя труда» газетасында басылган язмаларны күзлексез укуы сокландырды. Сәламәт яшәү рәвешенә игътибар бирүе барыбыз өчен дә үрнәк булырлык! Ул шулай ук Әлмәтебезнең данлыклы кешеләре турында мәгълүмат бирде. Көллият укучылары аны игътибар белән тыңладылар, герой шагыйрьләребез М.Җәлил, К.Симонов, А.Твардовский шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Төрле җыр бәйгеләрендә җиңүче булган 3 нче курс студенты Илдар Килмәмәтовның җырлавын аеруча яратып кабул иттек. Удмуртиядән килгән егет тырышып укый да, камил итеп татарча сөйләшә дә.
Чакырылган кунакларның икенчесе – шәһәребезнең танылган нефтьчесе Шаһит Лотфулла улы Таипов та тормышында әһәмияткә ия булган истәлекләре белән бүлеште. Ул да сугыш чоры баласы, кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнгән, укуга да җитди караган. Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген ассызыклап, бу уңайдан үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның 86 яшендә дә яшьләрчә җитезлегенә, укучылар белән тиз арада дустанә мөнәсәбәт урнаштыруына, сәләтенә таң калырлык. Фотога бик оста төшерә, аны шул арада редакцияли һәм тиз арада эшләп почта аша җибәрә. Мавыктыргыч чыгышын тын да алмыйча тыңладык.
Урта буын укытучылар, остазлар да үзләренең киңәшләрен бирделәр. Тарих укытучысы Лариса Сергеевна Ильченко укучылар белән эшләгән күргәзмә һәм видеоматериаллар турында сөйләде. Бик күп эзләнүләр алып барганнар, бабалары, әтиләре батырлыгын ачыклаганнар, тарихи истәлекләр туплаганнар. Тыңлаганда күзләр яшьләнде, йөрәкләр сыкрап куйды. Сугыш елларында булган вакыйгаларны тыныч кына тыңлап та, карап та булмый. Бүген дә сугыш бара бит! Шул сугыштан кайткан, көллиятне тәмамлап чыккан укучылар Артем Ванюков һәм Николай Авиловның чыгышлары вакытында егетләр өчен горурланып утырдык. Икесе дә бөркет кебек, өч ел контракт белән хезмәт итеп, «кайнар нокта»ларда булып, яраланып кайтканнар. Артем «Патриот» клубын җитәкли, яшь буынны тәрбияли. Николайның тәненнән снаряд кыйпыл-чыкларын алып бетерә алмаганнар, әле дә үзләрен сиздерә икән. Илебезнең батыр уллары башкаларга да үрнәк.
Көллиятне тәмамлау-чылар соңыннан да үзләре белем һәм тәрбия алган уку йорты, укытучылары белән тыгыз бәйләнештә торалар, аралашып яшиләр. Сугыштан ялга кайткан арада да килеп, рәхмәт әйтеп чыгалар, укучылар белән очрашулар үткәрәләр. Физкультура көллиятенең укытучылары, остазлары фидакарь хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып тора.
Гореф-гадәтләр һәм милли мәдәниятләр елында чараның ике телдә баруы күңелгә сары май булып ятты. Әлеге очрашуның Остазлар һәм укытучылар елына туры килүе дә, көллияткә багышлап китап чыгу да куандырды. Дүрт буын кешеләре бердәм булып, бер-берсен тыңлап аралаштылар, туган илебезне якларга, сакларга кирәк, яңадан очрашулар насыйп булсын дип таралыштылар.
Гөлия Җамалиева, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа