Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Һәйкәлләрдә - чәчәк бәйләмнәре, йөрәкләрдә - Җиңү бәйрәме

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 78 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары Әлмәт җирлегендә традицион рәвештә Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланып китте.

Сугышта һәлак булганнарга рәхмәт хисләрен белдергән әлеге чарадан соң халык Ленин мәйданына - Җиңү парадын карарга агылды.

Тантана, елдагыча, Мәскәүдән турыдан-туры трансляцияне карау белән башланып китте. Район башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеген яклаучыларның батырлыгын да әйтеп узды. Калабыздагы Җиңү бәйрәмен карарга ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов та килгән иде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

Бәйрәм барышында Ленин урамы буйлап студентлар һәм укучылар, кадетлар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, янгын күзәтчелеге гарнизоны хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре, запастагы офицерлар колонналарга тезелеп узды, волонтерлар Җиңү байрагын тотып үтте. Мәйдан уртасында һәм үзәк сәхнәдә сугыш чоры мизгелләрен чагылдырган күренешләр барышында бик күп сугыш җырлары яңгырады. Быел ни өчендер программада татарча җырларның гына аз булуы күңелдә бераз китеклек калдырды калдыруын. Шуңа да карамастан бәйрәм күңелле узды, әлмәтлеләрнең дә мондый чараларга шактый сусаганнары сизелеп торды - рәсми чара тәмамлану белән алар сәүдә рәтләренә, драма театры артындагы мәйданда киң колач белән җәелгән фотозоналарга агылдылар, мастер-класс-ларда һәм башка төрле чараларда катнашырга һәм солдат җырларын, биюләрен карарга ашыктылар. Совет урамындагы «8 Миля» спорт клубы мәйданында исә хәрби техника күргәзмәсе оештырылды.

 Бу көнне теләге булган һәркем солдатның чын төшке ашыннан - тушенка кушып пешерелгән хуш исле карабодай боткасыннан авыз итеп, баллы чәй татып карый алды.

Шәһәр паркы һәм «Кара-күз» скверы да бу көнне шау-гөр килеп торды. Ретро техника урнаштырылган мәйданда халык аеруча күп иде. Халык бәйрәменә әверелгән Җиңү көне төнгә кадәр шау-гөр килде һәм салют белән тәмамланды.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса