Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ул безнең белән

Татарстанның халык артисты, режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең мактаулы гражданы Зәкия Хафиз кызы Туешевага истәлек тактасы куелды.

Аның эше дә, тавышы да, исеме дә онытылмый. Чөнки ул онытылырлык кеше түгел иде. Ул чын мәгънәсендә шәхес-легенда.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көнне шәһәребезнең Җәлил урамындагы 41 нче йорты аерым игътибар үзәгенә әверелде. Парад тәмамланганнан соң, театр коллективы, шәһәр зыялылары, Зәкия Туешева иҗатына, аның шәхесенә битараф булмаганнар ул яшәгән йорт янына җыйналдылар.

Тантананы ачып, театр артистлары Ф. Бикморатова, Р. Фәйзуллина, Г. Кәшипова, З. Газизовалар Зәкия Туешева турында истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга аның тере тавышын ишеттерделәр.

Сүз шәһәр башлыгы Тимур Нагумановка бирелде. Ул Зәкия ханымның фидакарь хезмәтен, сугышларны кичкән солдат буларак таләпчәнлеген, һәр эшкә хәрбиләрчә каравын ассызыклады. Театр коллективының үз ветераннарына һәрвакыт хөрмәт белән карауларына басым ясады. З. Туешеваның мондый хөрмәткә, ихтирамга чыннан да лаек икәнен әйтте, коллективка рәхмәтен җиткерде.

Зәкия ханым белән озак еллар дус булган, ул елларда шәһәрнең мәдәният бүлеген җитәкләгән Лидия Старшинина да үзенең истәлекләре белән уртаклашты, аның нинди якты, сәнгатькә фанатларча бирелгән кеше булуы турында сөйләде.

- Әйе, андый шәхесләрне белергә, хәтерләрдә сакларга кирәк. Зәкия Туешева исеме онытылырга тиеш түгел. Әлеге истәлек тактасының нәкъ менә мәктәп янәшәсендә ачылуы да символик мәгънәгә ия, - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Хәтер ул яңартканны ярата. Менә инде дүртенче буын артистлар режиссер З. Туешева куйган «Их, Уфа кызлары» спектак-лен уйныйлар. Истәлек тактасы ачарга да берсеннән-берсе чибәр, яшь «Уфа кызлары» килгән иде. Алар тамашачыларны Зәкия Туешеваның яшьлегенә  алып кайттылар.

Көн салкынча иде. Табигать берәүгә дә артык туарылып китәргә ирек бирмәде. Мәрмәр тактадан таләпчән, ләкин серле елмаеп Зәкия ханым карап тора. Ул әле һаман артистларны да, тамашачыларны да күзәтеп тора кебек.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса