Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Киләчәктән безгә Тукай карый...

Апрель аен һәркем Тукайга тәңгәлләштерә. Күктәге аксыл зәңгәр өрфия болытлар, каеннарның ачылып килгән саф яшел яфраклары, зирекләрнең чуклы алкалары - барысы да Тукай рухы белән сугарыла.

Шәһәр һәм район халкы Тукай туган көнне милли бер тамаша, шигырь, Туган тел көне буларак көтеп ала.

Еламсырап кына башланган көн, шактый җилләп торса да, төштән соң ачылып-яктырып китте. Шәһәр урамына «Яшьлек» инструменталь ансамбле башкаруында татар моңы таралды. Гадәттә Тукай бәйрәме көннең беренче яртысында башланып китә иде. Быел исә ул төштән соңга калды. Традицион вакыты үзгәрсә дә, шәһәр халкы, бакча балалары, мәктәп укучылары шактый җыелган һәм, әйтергә кирәк, түземлекләре җитеп, бик күбесе ахыргача карап бетерделәр.

Яз ул балачак, яшьлек. Шуңа да бәйрәмнең башында бакчага йөрүче балалар, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Аларның самими чыгышлары, ихласлыклары, шатлыклы йөзләре бәйрәмне яктыртып җибәрде.

Бәйрәм тамашасын Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары дәвам итте. Милләтебезнең йолдызы булган Тукай туган көнгә күптәннән инде зур түрәләрнең килгәннәре юк иде. Быел исә әлеге чарада шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов үзе катнашты. Тамашаны алып баручылар - театр режиссеры Ильяс Гәрәев һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Мифтахетдинова сүзне бик теләп аңа бирделәр. Тимур Нагуманов Тукайның татар халкы өчен генә түгел, ә бөтен төрки халыклар өчен дә мәдәният, әдәбият өлкәсендә хәлиткеч роль уйнаган шәхес икәнлеген ассызыклап үтте. Язучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, иҗат уңышлары теләде.

Ә язучыга, шагыйрьгә игътибар да, уңыш та бик кирәк. Язучылар - әлеге шигърият бәйрәменең асыл кунаклары. Халык шагыйре Клара Булатова, С. Сөләйманова һәм Р. Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Рәфкать Шаһиев, Зинаида Захарова, Нәфисә Сабирҗанова, Илүсә Нәбиуллина, Минзифа Әхмәтшина, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзалары Гүзәлия Галләмова, Гөл-синә Сәвганова, Роберт Әхмәдуллин, Сирена Җиһаншиналар әдәбият күгендә якты эз калдырган әдипләребезнең юлын дәвам итәләр.

Хакимият башлыгының сүзләрен куәтләп, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев туган телнең нәкъ менә укучылар, яшьләр кулында булуына, ана телебезне киләчәккә алар саклап алып баруына басым ясады.

Бөек шагыйрьне хөрмәтләп, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Әйе, түрә кеше генә Тукай турында ниндидер ачыш ясамый, ә шулай да хакимият башлыгының татарның бөек улын зурлап килүе күңелләргә канәгатьләнү хисе бирә торган матур күренеш. Милли чараларда катнашуы соңгысы булмас дип өметләник.

Тукай ул шигырь дә, җыр да, тамаша да. Монда аның Мияубикәсе дә, ул аралашкан мохит та, ул җырлаган көй-моңнар да, хәтта Тукай үзе дә бар иде. Быелгы тамашада театр артистлары Тукайны (арт. Фаил Сафиуллин) җырчы буларак күрсәттеләр. Алдагы шәһәр башлыгы шәһәрне «велосипед башкаласы» ясап киткәннән бирле велосипед безнең шәһәр символына әйләнеп бара. Тукай да калыша торганнардан түгел икән, ул да бәйрәмгә шуңа атланып кайтты.

Бәйрәмдә талантлы яшь артистлар белән бергә инде халык ихтирамын яулап дәрәҗәле исемнәр алган Ф. Бикморатова, Р. Фәйзуллина, Д. Әбүнәгыймова, З. Газизо-валарның чыгышлары затлылык, саллылык өстәде.

Тукай бәйрәме ничек шигырьсез булсын. Тамашачыларны З. Захарова. Н. Сабирҗанова, Г. Галләмо-валар үзләренең иҗатлары белән сөендерделәр.

Юк, татар йокласа да, үлмәгән. Тукайлары, Гамилләре, Саҗидәләре, Нурлары, Кларалары булган Әлмәт татарының үләргә хакы юк. Милләт тә, татар шигърияте дә, татар әдәбияты, татар театры да яши! Чөнки киләчәктән безгә Тукай карый...

 

Бәйрәм тамашасы һаман да шул чәчәкле-чуклы теләсә нәрсә язып тутырылган ташландык «Татарстан» янәшәсендә узды. Китапханәчеләр тырышлыгы белән әзерләнгән китап күргәзмәләре, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең Тукай иҗатын яктырткан эшләре әлеге ямьсез күренешне бераз булса да бизәп, каплап торды. Рәхмәт аларга. Хакимияттә булган сөйләшүдә мәдәният идарәсенең креатив сәләтле белгечләре Тукай бәйрәмен яңа форматта уздырачак дисәләр дә, андый әйбер күзәтелмәде. Чөнки мәдәният идарәсе чарага ике көн кала гына бу хакта сөйләшүне кирәк тапты. Кислота сибүгә йон үсмәгәнен белмиләр икән әле алар. Быел амбразурага театр белән китапханәләр «ташланды». Киләсе елга мәдәният идарәсе алдан ук хәстәрен күрер дип ышанып калабыз.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса