Иҗат белән кайнап яшиләр
Тайсуган авылы Мәдәният йортында иҗади тормыш бер минутка да туктап тормый.
Репетицияләр, концертлар, спектакльләр кую, күренекле якташлар белән очрашулар, мастер-класслар, мавыгу буенча түгәрәкләр, хәйрия акцияләре - Мәдәният йортында авылның һәр кешесенә күңеленә хуш килгән шөгыль табыла.
Менә инде биш ел хореограф Гүзәл Сабирова Тайсуган балаларын бию осталыгына өйрәтә. Аның җитәкчелегендә яшь талантлар туган авыллары сәхнәсен генә буйсындырып калмыйлар, төрледән-төрле төбәк һәм республика конкурсларында да уңышлы чыгыш ясыйлар, һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Гүзәл үз кул астында шөгыльләнүчеләр турында бик теләп сөйли:
- Бездә өч яшь төркемендә 26 кеше шөгыльләнә: «Сәйлән» коллективында 7 дән алып 10 яшькә кадәрге балалар, «Ихлас»та 11 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге үсмерләр һәм иң өлкәннәре - 18 яшькә кадәргеләр «Илкәем яшьләре»ндә.
Бөтен балалар да бик тырыш һәм максатчан, бу, гомумән, тайсуганлыларга хас сыйфатлар. Без татар халык биюләрен башкарабыз, шуның белән милли культура тәрбиялибез, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклыйбыз. Татар телендә мини-спектакльләр куябыз, аларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә күрсәтәбез. Сәхнәдә балалар тормышта кирәк булачак бик мөһим күнекмәләрне үзләштерәләр: ничек дөрес хәрәкәтләнергә, курку, оялу хисе белән ничек көрәшергә, ничек дөрес һәм матур итеп сөйләшергә. Шулай ук безнең өлкәнрәк егет-кызларыбыз бию буенча мастер-класслар да үткәрәләр. Балаларга бу бик ошый, аларның күзләре ут яна, аннары якынрак килеп, теге яки бу хәрәкәтне ничек дөрес ясарга кирәклеге белән кызыксыналар. Әлбәттә инде, һәрнәрсәдә ата-аналарның ярдәме бик мөһим. Алар репетицияләргә киләләр, карыйлар, киңәшләр бирәләр. Кешеләр битараф түгел - шунысы сөендерә.
Альберт Абдуллин белән Илнар Сабировлар өлкән төркемдә шөгыльләнәләр. Аларга сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Чын ир-егетләр күпне булдыра алырга, шул исәптән яхшы бии дә белергә тиеш, дигән фикердә алар. Эльвира Әхмәтова да үзен ышанычлырак тота башлавын таный һәм киләчәктә бию белән профессиональ рәвештә шөгыльләнү өчен профильле уку йортына керергә теләвен яшерми.
«Сүнмәс йөрәкләр» ансамбле исә үсеп килүче буын өчен һәрвакыт үрнәк булды һәм бүген дә бу шулай. Менә кайда ул бетмәс-төкәнмәс энергия һәм сүн-мәс-сүрелмәс дәрт-дәрман! Коллектив артистларына 60 яшьтән артык, әмма яшь - иҗатка киртә түгел, киресенчә, яраткан эш белән шөгыльләнү өчен аларның вакыты җитәрлек хәзер. Репертуарларында - халык җырлары, йола уеннары, сәхнә куелышлары. Рәфил Сәүбанов - аккомпаниаторлары, ансамбльнең җитәкчесе - Мәдәният йортының сән-гать җитәкчесе Әлфия Исмә-гыйлева.
- Тайсуганда мәдәният һәрвакыт тиешле югарылыкта булды, халкыбыз җирле артистларның концертларын бик ярата.
«Сүнмәс йөрәкләр» ансамбле дә тулы заллар җыя. «Хәзинә» һәм «Ялкын» театр коллективлары чыгышларын да бик яратып карыйлар. Безне башка авыл җирлекләрендә дә, күрше районнарда да яхшы беләләр, анда без үз концертларыбыз һәм театраль куелышлар белән күп тапкырлар бардык инде.
Һәркайда гаҗәпләнәләр: ничек сез шулкадәр күп яшьләрне җәлеп итә аласыз һәм өлкән буынны да онытмыйсыз диләр. Моның бер сере дә юк: Мәдәният йортының ишекләре беркайчан да ябылып тормый. Бездә бик җылы рухи атмосфера хөкем сөрә. Авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин ярдәме белән бәйрәмнәрдә һәркемгә игътибар күрсәтергә тырышабыз, репетицияләрдән һәм концертлардан соң бергәләп чәйләр эчәбез, аралашабыз.
Әлфия Исмәгыйлеваның сүзләрен Сания Шәмсуллина белән Әнисә Таҗиевалар да хуплый.
- Без барыбыз да бер яшьтә диярлек, биредә җырлап кына калмыйбыз, аралашабыз, яңалыкларны сөйләшәбез, шатлык-сөе-нечләребезне уртаклашабыз, тормышның кыен вакытларында бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Күңел гел бирегә ашкына, чөнки моннан ял итеп һәм яшәреп кайтасың. Әле монда дискотекалар да үткәрәбез, физкультура белән дә шө-гыльләнәбез. Һәрвакыт төр-ле акцияләрдә катнашабыз - кыш көне махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җеп эрләп, оекбашлар-бияләйләр бәйләргә тулы заллар җыела идек, - дип сөйлиләр алар.
Мәдәният йортына күптән түгел Азирә Сафиуллина җитәкчелек итә башлады.
- Яңа Нәдердән килдем. Белемем буенча мин театральләштерелгән тамашалар режиссеры. Бу юнәлешне биредә актив үстерәсем килә, хәзер менә спектакльләр кую өчен пьесалар эзлибез. Тайсуган халкы бик актив, ярдәмчелләр, барлык идеяләрне һәм башлангычларны хуплыйлар, күтәреп алалар. Меценатлар - Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре булышлыгы белән бире-дә иҗатның барлык юнә-лешләрен үстерү өчен дә мөмкинлекләр бар: клуб бик яхшы җиһазландырылган, тавыш көчәйткечләр, костюмнар, музыка кораллары дисеңме. Планнарыбыз зурдан, дус-тату коллективыбыз белән бергә аларны тормышка ашыра алачагыбызга ышанам, - ди ул.
Балалар, яшьләр, өлкән-нәрнең талантын ачу бер дә җиңел эш түгел, ә менә
аны үстерү, авыл шартларында төрле яклап күрсәтә алырлык итеп куллана белү тагын да катлаулырак. Тайсуганда бу бурычны «бишле»гә үтиләр.
Наилә Әл-Әйюби
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа