Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бәлки фәрештә берәр эш кылыр

Татар моңы диюгә, безнең күз алдына Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров килгән кебек, Әлмәт районының мәдәни тормышы турында сүз чыгуга, ул Таһирә Шәйдуллина булып күзаллана.

Ул - ярты гасырга якын райондагы мәдәни тормышның казанында кайнап яшәгән кеше. Заманында нинди генә чаралар үткәрелми дә, нинди генә бәйрәм концертлары узмый иде. Әлмәт районы һәрвакыт мәдәни яктан республикада алдынгылар рәтендә булды.

Районның мәдәният хезмәткәрләре кайда көн күрә, Таһирә Таһирҗан кызы бү-ген нинди планнар белән яши икәнен белешергә мин «Нефтьче» Мәдәният сараена киттем. Чөнки район мәдәният йорты Мәдәният сараеның бер почмагында «өй-дәш» булып гомер итә. Ялт итеп торган «Нефтьче» Мәдәният сараеның ул почмагы шулкадәр дә ташландык хәлдәдер дип башыма да килмәгән иде. Ялгыш кердем дип уйлаган идем, ялгыш түгел икән.

Көннән-көн матурая шәһәр, евростандартларга якыная. Нефтьчеләр ярдәме белән яңа мәдәни мәйданчыклар барлыкка килә. Төрле күргәзмәләр оештырыла, академик музыкага нигезләнгән затлы классик концертлар оештырыла. «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә нефтьчеләр көче бе-лән этносәнгатькә караган очрашулар, күргәзмәләр югары кимәлдә үтә.

- Таһирә апа, әйдә-гез, үткәннәргә кайтып килик әле. Шул гомерләр эчендә нәр-сәләр үзгәрде?

- Мин үзем мәдә-нияткә 1977 елның июнь аенда килдем. Әлмәттә моның кадәр матурлык, моның кадәр байлыклар да, хозурлыклар да юк иде ул вакытта. Әмма ләкин аның мәдәнияте, рухи дөньясы бөтенләй икенче иде. Гөрләп торган җырчыларыбыз, режиссерларыбыз, язучыларыбыз бар иде. Урам яңгыратып милли көйләребезне уйный торган гармунчыларыбыз, баянчыларыбыз бик күп иде. Соңгы елларда безнең мәдә-ниятебез чәчәк атмый гына түгел, яңа яфрак та чыгармый башлады. Мин инде бу өлкәдә озак еллар эшләгән кеше буларак, алай дип әйтергә бәлки хакым да юктыр, әмма әйтмичә дә булмый. Гөрләп торган район мәдәният учагыбыз бар иде. Мин эшкә килгән вакытларда кәкрәеп беткән бер агач бина иде. Ләкин аның эче гөрләп тора иде. Ул вакытта район мәдәният бүлеген җитәкләгән, инде мәрхүм Марсель Нуриевич йөри-йөри, Мәскәү юлларын таптый-таптый, менә дигән район мәдәният йортын салдырды. Ул мәдәният йортының да без нигәдер озак рәхәтен күрә алмадык. Коммуналь хезмәтләргә түләргә акча җитми дигән сәбәп табып, ул бинаны саттылар. Шул көннән бирле район мәдәният йорты йорттан-йортка йөри. Бүгенге көндә әлеге без утыра торган эш урыны тугызынчысы.

Шулай 2006 елдан йөриләр. Үрәледә бер кич, Шүрәледә бер кич кунып дигәндәй, «киң халык массаларына мәдәният нуры өләшеп йөриләр».

- Шуннан бирле без теләсә кайсы почмакта йөрибез дә йөрибез. Менә шундый урыннарда утыргачтын, ничек итеп мәдәниятне гөрләтәсең инде, - диде ул, әрнеп.

- Димәк, безнең Әлмәт муниипаль районында ике мәдәният оешмасы. Аларның берсе район белән, икенчесе шәһәр белән эшли?

- Элек ул шулай иде. 1993 елда район һәм шәһәр мәдәният бүлекләре кушылды да мәдәният идарәсе барлыкка килде. Идарәнең беренче начальнигы Лидия Рәхимовна Старшинина иде. Унбиш ел ул эшләде. Бүген безнең район мәдәният йортын Наталья Беляева җитәкли.

- Сезнең төп эшегез нәрсәдән гыйбарәт?

- Без райондагы 51 мәдәният учагын берләштереп, шуларның бөтен мәдәниятен, әдәбия-тын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен яңартып, саклап тоту өстендә эшлибез. Һәрбер мәдәният йортында төрле бер-ләшмәләр эшли. Ан-да иҗат эше белән шөгыльләнәләр. Фольклор, театр сәнгате.

- Таһирә апа, элек һәрбер авыл иҗат отчетлары әзерли иде. Хәзер бармы андый эшләр?

- Иҗат отчетлары безнең районда беренче тапкыр Җиңүнең 40 еллыгына үткән иде. Шуннан бирле бер дә калдырмыйча 2018 елга кадәр уздырылды. Ул район башкарма комитеты утырышында каралып, бертавыштан кабул ителеп, планлы төстә эшләнә иде. Аны авыл Советы башлык-лары дәррәү күтәреп алып, бөтен авыл бер булып әзерли иделәр.

- Хәзер авылда мәдәният торышы ничек? Элекке еллар белән чагыштырсак, нәрсә әйтә аласыз?

- Битарафлык нык сизелә. Менә бу ямьсез чирдән соң (коронавирус) халыкны мәдәният учагына тарту нык кыенлашты. Халык мәдәният йортларына йөрми, килмиләр. Клубка халык гөрләп килеп тормаса, кешесе булмагач, кызыксындыру чарасын да эшләп булмый бит.

Әйе, гомере буе кеше арасында кайнап яшәгән, гөр килеп кеше арасында кайнап эшләгән кешегә бүгенге эш рәвеше, эш тәртибе аңларга да, кабул итәргә дә авыр. Бүген бит рейтинг, социаль челтәрләр заманасы. Өч-дүрт кшене дәшеп, шуларны матурлап бизәп, чәчәкләп-чуклап, фотога төшереп, социаль челтәрләргә куеп, янына матур итеп берәр текст та язып куйсаң шәп була. Үзеңнең тел байлыгың җитеп бетмәсә, матур шигырь, я бер акыллы фикер «ябыштырып» кую озак түгел. Менә шушындый эш алымы, эш тәртибе ошамый аңа. Дөресрәге, җаны кабул итми. Син куйган «пост»ка ничә кеше лайк куйган, ничә кеше караган, шулар буенча, имеш, эш нәтиҗәләрен билгеләп отчет бирергә. Татарча бу - «чүбек мендәре» дип атала. Шул чүбек мендәре буенча «ат чуты» ясап үтә кайсыберәүләрнең эш көннәре.

Ә бит сәнгать гел башка нәрсә. Анда бит җан, күңел, моң, сагыш, шатлык. Ул бит җанлы аралашуга, үзара җылы мөнәсәбәткә корыла. Карале, дисең инде, бу мәдәният йортында нинди матур эшләр башкарыла...

Сүз дә юк, район авылларында бөтен күңелләрен биреп, булсын дип, халык белән эшләүче мәдәният хезмәткәрләре дә юк түгел.

 

- Шундый көнгә калдык, «әннә» дип теле ачылмаган бала да телефон тоткан бүген. Бөтен ямьсезлек шуннан. Әлбәттә, яхшы ягы да юк түгел. Тик аның яхшысына тартылмый адәм баласы, начарына үрелә. Халыкка шуның йогынтысы да көчледер дим мин.

- Таһирә апа, менә болар эшли ичмасам, дип әйтә торган мәдәният учаклары бармы? Кайсыдыр авылны атап күрсәтә аласызмы?

- Бар, бүген дә гөр китереп эшли торган мәдәният учаклары бар. Рус Акташы бер дигән итеп эшли. Соңгы елларда Тайсуган бик яхшы эш алып бара. Чупайга менә үз авылларының биюче егетләре кайтты. Китапханә белән бергә бик матур эшлиләр. Бар, бар бик матур эшләүче авыллар.

Матур эшләүче авылларны, мәдәният йортларын мактый ул. Ә күзләрендә вакыт-вакыт сагыш, га-җизлек. Әйе, кайбер әйберләрне ул әйтми калдырды, йотты.
Ә мин яхшы, хәтта бик яхшы беләм. Аның әйтәсе килеп тә әйтми калдырган авыл җир-лекләрендә мәдәният йортларының ничек, ни дәрәҗәдә һәм ни өчен макталырлык эшләмәгәннәрен. Кемдер берәү баш, кемдер - түш. Берәүләргә бердәмлек, икенчеләргә татулык, өченчеләргә те-ләк җитми. Бер авыл  җирлегендә яшәп, бер түбә астында эшләп тә уртак эш нәтиҗәләрен күрсәтә алмаган авыл җирлекләре бар. Югыйсә авылдагы мәдәни тормыш шул җирлекнең йөзен, булмышын, көн күрмешен билгели.

- Район мәдәният йорты алга таба нинди планнар белән эшли?

- Быелгы ел кысаларында «Театр язы» дигән фестиваль үткәрәбез. Ул 26, 27, 28 апрель көннәрендә үтә. Районнарны өчкә бүлдек.

Ничек кенә булмасын, кайчандыр тирә-як районнар тәҗрибә өйрәнергә килгән булсалар, бүген районның мәдәни тормышына күпләр сәерсенеп карыйлар Әлмәткә. Ә бит безнең мөмкинлекләр җитәрлек. Бары тик мәдәниятне аңлый, тоя белгән оештыручы җитәкче кирәк. Менә инде ел ярым мәдәният идарәсе «башсыз» яши. Ә чаралар үтә тора, һәм бөтенесен нефтьчеләр тартып бара. Болай булса, безнең районга мәдәният идарәсе кирәкми дә. Ләкин бит бөтенесен бер не-фтьчеләргә аударып калдыру да килешеп бетә торган эш түгел. Алар бит бөтен яклап булышырга әзер торалар.

Безнең як талантларга бик бай. Режиссер, филолог булган Таһирә Таһирҗан кызы үзе дә үзәкләрне өзеп җырлый торган иде.

- Сезне бик күпләр оста җырчы буларак беләләр. Хәзер җырларга вакытыгыз, җаегыз каламы, Таһирә апа?

- Юк инде, җырласам да, хәзер үзем өчен, күңелемне басар өчен генә. Сәхнәгә чыгу өчен репетицияләр ясарга кирәк бит. Тавышны һәрвакыт көйләп торсаң гына. Аның өчен баянчы кирәк. Безнең мәдәният йортында да баянчыбыз юк, - диде ул, сагышлы елмаеп.

Сөйләшәбез, ул һаман мактарлык коллективлар, мәдәният хезмәткәрләрен барлый, эзли. Районда ничә клуб-мәдәният йорты эшли, ничәсенең ишегендә йозак эленгән, кайсы сәнгать җитәкчесе тырыша, кайсы авылда яшьләр эшли - ул барысын да биш бармагы кебек белә.

Эшләргә, оештырырга, халыкны тартырга, җәлеп итәргә тырышалар. Көзге якка үзешчән сәнгать отчет концертларын да яңартып җибәрергә исәпләре. Тик моның өчен җитәкчеләрнең эшеңне күрүләре, син тәкъдим иткәннәрне куәтләп, эшләр өчен канат куюлары кирәк. Моның өчен Ленин бабай басып торган мәйданда урнашкан матур биналарда утырган түрәләрнең (һич югы кайберләренең) сәнгатьне, бигрәк тә милли сәнгатьне аң-лый, санлый, яклый, кайгырта белүе кирәк. Ә безнең халык талантсыз түгел. Тик бүген әрсезләр, ертлачлар заманы шул.

Мин китәргә кузгалдым. Район мәдәният йорты урнашкан әлеге «урын»га Татарстанның иң караңгы районыннан берәрсе килеп керсә, үзләренең иң якты бинада урнашканнарына сөенә-сөенә кайтып китәр иде.

 Ә Таһирә ханым әллә нинди матур планнар кора. Ул бит матурлыкны күрергә, матурлыкны тудырырга өйрәнгән. Шулай, Клара Булатова сүзләрен азрак үзгәртеп, «иблис йоклаган арада, бәлки фәрештә берәр эш кылыр» диясе генә кала.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса