Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Димәк, без начар актерлар түгел - безгә ышаналар әле

Соңгы берничә елда Әлмәт татар дәүләт драма театры шәһәрнең брендына әйләнде, театр дөньясында рәсәйкүләм танылу алды.

Дәрәҗәле кунаклар кабул итәргә күптән күнекте Әлмәт.

Төзек, матур, заманча шәһәр. Бәлки шуңадыр да, быел «Тантана» театр премиясен бирү тантанасын оештыру җаваплылыгы Әлмәт театрына тапшырылган иде. Шулай итеп, Бөтендөнья театр көнендә нефтьчеләр башкаласы бер кичкә театраль башкалага әверелде.

Тамашачыларны, кунакларны урамнан ук «Легкие крылья» урам театры артистлары каршылады. Бәйрәм рухы театр эченә генә сыешмыйча, Әлмәт урамына таралды. Барысы да тиешенчә, бәйрәмчә, чама һәм зәвык белән. Ихтирамлы тамашачы, затлы кунаклар, зәвыклы артистлар.

Тантана ABIEM Project эксперименталь музыкаль проекты белән башланып китте.

Заманча музыка, утлар балкышы астында әлеге төр тантаналарның даими алып баручылары - Татарстанның атказанган артистлары Мәдинә Гайнуллина белән Динар Хөснетдинов һәм затлы тавышлы яшь артист Рамазан Йосыповлар тамашаны бер тында тамашачы хозурына ирештерделәр.

 

Кичәне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде.

- Бүгенге вакыйга безнең шәһәр, безнең театр тарихына язылачак. Теләсә кайсы муниципалитет театраль элитаны кабул итәргә әзердер. Театр феериясе - ул тылсымлы дөнья, син аны гомерең буе якты бер вакыйга итеп искә алырга мөмкинсең. Бу - ниндидер сериал түгел, югары сәнгать. Безнең горурланырлык Əлмәт татар дәүләт театры бар, - диде үз чыгышында район башлыгы.

Республиканың мәдәният министры тамашачыларны, театр әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик-ләде. Шушындый зур чараны уздыру мөмкинлеге тудырган өчен әлмәтлеләргә үзенең рәхмәтен җиткерде.

- Тормыш - үзе сәхнә. Без дә актерлар кебек сәхнәгә чыгабыз. Спектакльнең уңышы «ышану-ышанмау» белән тикшерелә. Әгәр дә безгә кул чабалар икән, димәк, без начар актерлар түгел - безгә ышаналар әле, - диде ул.

Әйе, министрның сүзләрен төрлечә аңларга, төрлечә кабул итәргә була. Кул чабу да төрле мәгънәгә ия. Ышанмыйча да кул чабарга мөмкин.

«Тантана» исә чын мәгъ-нәсендә тантана булды. Театр премиясенә 17 номинациядә барлыгы 23 театр, 69 спектакль дәгъва кылды. Театр премия тапшыру өчен дә Әлмәтнең бөтен затлы кешесен дәшкән иде: атаклы табиблар, спортчылар, укытучылар, нефть сәнәгате җитәкчеләре, үзи-дарә башлыклары һ.б.

Беренче премияне - «Дебют» лауреатын игълан итәр өчен Әлмәт районы эчке эшләр идарәсенең эксперт-криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция капитаны, «Яңа татар пьесасы»ында II һәм III урыннарны алган яшь драматург Артур Ибраһимов чыкты. Әлеге премия Тинчурин театрыннан Әдилә Хәсәновага һәм А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт театрыннан Тимур Абдрахмановка бирелде.

«Иң яхшы эпизодик роль», «Курчак театрының иң ях-шы актеры» һәм тагын бик күп музыкаль спектакльләр номинацияләрендә урын алучылар бүләкләнде.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» но-минациясенә татар хал-кының яраткан артисты, Камал театры йолдызы Алсу Гайнуллина лаек булды.

Номинацияләрне атый тордылар, залдан йөгерә-атлый премия алырга сәх-нәгә менә тордылар. Алкышлар, чәчәк бәйләмнәре, сертификатлар...

 

Әлмәтлеләр кайда соң? Эч поша башлады. Безнекеләр кайда, ник һаман премия алырга чыкмыйлар? Инде 10 га якын махсус премияләр дә тапшырылды.

Әнә Буа театрының үзе сөйли, үзе көлә торган атаклы режиссеры Раил Садриевка да «Кече шәһәр театрлары» федераль проектларының махсус призы тапшырылды. Үзенең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә урын алмавына ул:

- Безнең театр бит нефтьчеләр шәһәренең Ленин урамында урнашмаган, - дип шаяру катыш, канәгатьсезлек белдереп куйды.

Шәһәр хакимиятенең, «Татнефть» ААҖ «Рухият» хәйрия программасының махсус бүләкләре Әлмәт татар дәүләт драма театрына тапшырылды.

Менә «Эксперимент» номинациясе игълан ителде. Ниһаять, бу сүз Әлмәт теат-рына бик тә якын тора, алар параллель яшиләр. Бу премия һичшиксез безгә булырга тиеш. Безнекеләр кадәр эксперимент ясаучы театр Татарстанда юк бүтән. Әле генә Рәсәй Президенты кулыннан махсус стипендия алып кайткан яшь драматург, кич буе тамашачыларның күңелен күреп йөргән ике фәрештәнең «атасы» Айрат Җаббаров Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Дөм» («Власть тьмы») спектаклен җиңүче дип игълан итте. Аллага шөкер! Бик сөендем. Ни әйтсәң дә, әлеге спектакльдә азмы-күпме минем дә өлешем бар бит.

«Зур форматтагы иң яхшы спектакль», «Кече форматтагы иң яхшы спектакль» «Тантана»лары камаллыларга эләкте.

Әйе, сәнгать ул зур ихтыяр көче, ныклык, сабырлык, иҗатыңа бирелгәнлек сорый. Менә «Намус һәм тугрылык» номинациясен игълан иттеләр. Сәхнәгә үзебезнең Фоат абый Зарипов менде. Бүген Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшләсә дә, сәхнә гомеренең күп өлеше Әлмәттә узды аның. Әлмәт сәхнәсенең үзе өчен ни дәрәҗәдә якын икәнен ул яшереп тә тормый. Без бик шат аның өчен.

Тамашада Гүзәл һәм Владимир Еремеевлар, Илназ Гыймалетдинов, Светлана Малюткина, Олег Якимочев җитәкчелегендәге «Джаз-band» төркеме, «Фристайл» заманча бию студиясе, «Мириданс» халык биюләре ансамбле, Ф.Яруллин исемендәге музыка көл-лиятенең «Забава» халык җырлары ансамбльләре чыгыш ясады. «Кадим Алмет» этник музыкаль кол-лективының чыгышлары да кунаклар күңеленә хуш килде.

Тамаша тәмам. Ике фәрештә яңа «Тантана»га старт бирде. Хәерле сәгатьтә!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса