Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

«Нефтьче» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бу чыннан да мәдәният белән яшәүче, шәһәрнең үсешенә һәм чәчәк атуына кыйммәтле өлеш керткән, үз иҗаты һәм үз һөнәренә мәхәббәте белән йөрәкләрне кабызган, матурлык дөньясына кадерле ишекләр ачкан кешеләрнең бәйрәме.

Күренекле мәдәният хезмәткәрләрен Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы советының һәм башкарма комитетының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Мәдәният кешеләрне бербөтен итеп берләштерә, тормышны яктырак һәм байрак итә. Бу -  музыка, кино, китапханәләр, театрлар, музейлар, сынлы сәнгать һәм тормышыбызның башка күп өлкәләре. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса