Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нәүрүз гүзәле һәм татар егете

Кичүчат Мәдәният йортында «Нәүрүз гүзәле - татар егете» дип аталган район бәйгесе булды.

Нәүрүз - төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.

Район мәдәният йорты оештырган әлеге бәйгедә кызларның иң чибәрләре, егетләрнең иң көчлеләре «бил алышырга» килгәннәр иде. Бәйгедә Бишмунча, Габдрахман, Кама-Исмәгыйль, Кәшер, Нәдер, Сөләй, Тайсуган, Югары Мактама авылы чибәрләре һәм Бишмунча, Колшәрип, Тайсуган авылы егетләре катнашты. Алар дүрт төрдә көч сынаштылар: танышу, иҗади талант, сорау-җавап, дефиле (кызлар өчен) һәм егетләр кул көрәштерде. Катнашу-чыларның яше 15 тән 25 кә кадәр дип күрсәтелгән. Егет-кызларның чыгышларына Яшьләр үзәге җитәкчесе Айдар Газизуллин һәм драма театры артистларыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Кызлар да, егетләр дә үзләре турында бик матур сөйләп, таныштырдылар. Иҗади яктан да берсенә дә сүз әйтерлек түгел. Әлбәттә, Югары Мактама чибәре Лиана Галимованың җырлавы, Нәдер кызы Ралина Шакированың биюе, Бишмунча авылыннан Ринас Нуриев һәм Лилия Әюповаларның актерлык осталыклары башкаларныкыннан аерылып то-ра иде. Гомумән, сәнгать, иҗат ягыннан кызларга да, егетләргә дә сүз әйтерлек түгел. Кемдер үз авылларында эшләп килүче хореография түгәрәгенә йөри, кемдер шәһәрдәге сәнгать мәктәпләрендә белем ала. Димәк, әле шул ягы да бар, билгеле бер мәдәният йорты әзер «продукция» белән килә, икенчеләр үзләре әзерли.

Сорау-җавап ярышы исә күбрәк халкыбызның го-реф-гадәтләренә йөз тотып әзерләнгән. Бу өлкәдә инде яшьләребез артык тирәнгә кереп йөзә алмадылар. Күбрәк яр читендә генә чәбәләнделәр. Бик гади генә сорауларга да залдан, җитәкчеләренең әйтеп торуы нәтиҗәсендә генә җавап бирүчеләр дә булды.

Гадәттәгечә, мондый төр чаралардан безнең егетләр читтәрәк йөри. Шулай да үз авылы яшьләренең данын, авылларының татарлыгын якларга өчәү булса да килгән иде. Яше, эше, көче белән дә арада Тайсуган егете Альберт Абдуллин аерылып торды.

Дефиле дигәнен инде булдырмаган кыз юк. Селкетәсен селкетеп, боргалыйсын боргалап, матурлыкларын күрсәтеп үттеләр кызлар.

 

Яшьлек - яшьлек инде. Үзе матурлык, үзе бер бәйрәм. Шулай да... Бал мичкәсенә тамчы гына булса да дегет тамызмый булдыра алмыйм. Бәлки бу чараның максаты кызлар-егетләрнең матурлыгын гына күрсәтү булгандыр. Тик, матур киенеп, матур атлап, җырлап-бию генә төрки халыкларның матурлыгын күрсәтәме икән? Егетләр кадак кагып, утын ярып, кисеп, осталык ягыннан да үзләрен күрсәтә алган булырлар иде.

 

Чибәр кызлар исә бәрәңге әрчеп, аны я бәлеш эчлеге өчен яисә ашка салырга дип турап, пешкән йомырканы кабыгыннан чистартып күрсәтсәләр яхшырак булмас идеме
икән?!

Татар халкы һәрвакыт уңганлык белән алдырган. Матурлык туйда кирәк, уңганлык көн дә кирәк, димәсләр иде. Хәер, бүген әле аның кызлары да кияүгә чыгам дип, егетләре өйләнергә атлыгып тормыйлар.

Әлбәттә, болар чараны оештыручылар колагына.

 

Нәүрүз булгач, инде мин урамда казан белән пылау, мәтрүшкәле сөтле чәй белән кайнар коймаклар булыр дип көткән идем. Чарада Нәүрүз рухы бик сизелмәде.

 

Килгән кунакларны хуҗа-ларның фольклор ансамбле каршы алды алуын. Тик, район масштабында уза торган чара булгач, башкача күзаллаган идем. Хуҗа буларак Кичүчат авылыннан, терәлеп торган Мәмәт, Чупай, Миңлебай авылларыннан катнашучы булмавы күңелдә тагын бер төер булып калды. Ә нинди матур, кояшлы язгы көн иде.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса